16+

«Шәһри Казан» кулланучылар хокукларын яктыртучы иң яхшы газета дип танылды!

Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясендә журналистларны ел нәтиҗәләре белән таныштырдылар. “Атарга ярамый коткарырга” дигән җөмләдә өтерне кая куярга дигән гыйбарә бармы әле?

Журналистларның кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы законнарны дөрес, грамоталы итеп аңлатуыннан күп нәрсә тора. Бу тормышта үз хокукларыңны белү мөһим. Дәүләт алкоголь инспекциясендә бу өлкәдә ярдәм итү өчен махсус кулланучылар хокукларын яклау бүлеге булдырылган”,– диде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов. Кулланучылар хокукларын яклау бүлеге икенче ел журналистлар арасында бәйге уздыра. Бу юлы телевидение, радио, басма матбугаттан барлыгы 41 гариза, 6 меңгә якын эш кабул ителгән. Бу темага берничә ай эчендә 50дән артык материал әзерләгән редакцияләр дә бар.Бу тема халык арасында зур кызыксыну уята.

“Татарстанда басма матбугатта Кулланучылар хокукларын яклау темасын яктырту буенча иң яхшы” язма номинациясендә “Шәһри Казан” газетасы журналисты Эльвира Мозаффарова беренче урынга лаек дип табылды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading