16+

“Шәһри Казан. Язмыш” - Казан киоскларында иң күп сатыла торган газета

Бу хакта Казанның вакытлы матбугат сату нокталары сатучылары белдерде. Яшь басма - “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы - бик тиз арада популярлык казанды, укучылар да көннән-көн арта бара.

“Шәһри Казан. Язмыш” - Казан киоскларында иң күп сатыла торган газета

Бу хакта Казанның вакытлы матбугат сату нокталары сатучылары белдерде. Яшь басма - “Шәһри Казан. Язмыш” газетасы - бик тиз арада популярлык казанды, укучылар да көннән-көн арта бара.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үзенең басмаларын тарату, сату буенча соңгы вакытта максатчан эш алып бара башлады. Бу уңайдан төрле чаралар комплексы эшләнде. Бигрәк тә вакытлы басмаларны киоскларда сатуга игътибар бирелә, башкалабызның газета сату нокталары белән эшлекле элемтә урнаштырыла. Бу эш үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә башлады инде: сәүдә нокталарында “Татмедиа”  газета-журналларын сату күзгә күренеп артты. Бу хакта җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Садыйков Казан киосклары арасында газета-журналлар сатуны арттыруга бәйле сатучылар белән очрашуда белдерде: 

“Безнең үзара хезмәттәшлегебез, сезнең тынгысыз хезмәтегез нәтиҗәсендә соңгы ярты елда “Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә чыга торган газета-журналлар сату күрсәткече 92 %ка артты. Бу әле җәмгыять тарихында беренче тапкыр”, — диде ул.

"Татмедиа" Казан киосклары арасында газета-журналлар сатуны арттыруга бәйле конкурс та игълан итте. Сатучыларны стимуллаштыруга ният итеп оештырылган бәйге “Шәһри Казан. Язмыш” газетасын сату нәтиҗәләренә багышланган иде. Әлеге тәҗрибә үзен аклады дияргә буладыр. Яшь басма - “Шәһри Казан. Язмыш” - бик тиз арада популярлык казанды, укучылар да көннән-көн арта бара. Моны киоскерлар да билгеләп үтте, башкала газета-журналлар сату нокталарында яңа газетага ихтыяҗ  зур, аның белән кызыксыну һәм сату күрсәткечләре дә арта бара. Кешеләр киоскларга махсус килеп газетаны сорый, диделәр алар. Моны конкурс нәтиҗәләре дә раслады. “Язмыш”ның татар басмалары арасында иң күп сатыла торган газета икәне дә билгеле булды.

Киоскерлар әлеге конкурсның кирәклеген, кызыксындыру чарасы буларак ролен югары бәяләде. Акционерлык җәмгыятенең дә бу юнәлештә эшчәнлегенә уңай бәя бирделәр тантанага җыелганнар.

Бәйгедә җиңүчеләргә акчалата премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конкурс “Агентство торговли” ҖЧҖ һәм Мельников шәхси эшмәкәр газета-журналлар сату нокталары арасында үткәрелде. Җиңүчеләр буларак түбәндәге сәүдә нокталары билгеләнде: 1  урын – Казанның Максимов урамындагы  30 нчы киоскы, Чуйков урамындагы 167 киоскы, Фучик урамындагы 69 нчы сәүдә ноктасы, Мусин урамындагы Корзинка сәүдә йортындагы киоск; 2 урын – Беломорская урамындагы 127 нче киоск, Гагарин урамындагы 144 нче киоск, Тула урамындагы 145 нче киоск, Әмирхан урамындагы “Эдельвейс” кибетендәге киоск; 3 урын – Мәүлетов урамындагы  143 нче киоск, Адоратский урамындагы 29 нчы киоск, Фучик урамындагы “Ала Дим” Сәүдә йортындагы киоск, Адоратский урамындагы Сәүдә йортындагы киоск.

Бүләкләү тантанасы җиңүчеләрне тәбрикләү белән генә чикләнмәде. Ул үзара фикерләшү, тәҗрибә алмашу урыны да булды. Киоскерлар газета-журналларны сатуны арттыруга бәйле үзләренең тәкъдимнәрен дә ирештерде. Иң беренче чиратта, басма кызыклы, мавыктыргыч, халыкның теләк-ихтыяҗына туры килә торган язма-мәкаләләргә бай булырга тиеш. Халык яратып укый торган, кызыксынган темаларны да әйтеп үттеләр. Әйтик, бакчачылар һәр бакча сезоны алдыннан Ай календарен көтеп ала икән. Сәламәтлеген кайгырткан кешеләр магнит көннәрен көтеп ала. Шулай ук газета битләрендә Танышулар сәхифәсе урын алса да бик отышлы булыр иде диде алар.

Мондый конкурс киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип белдерде Шамил Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading