16+

"Шәһри Казан"ның ветеран журналисты Дамир Бәдриев: “Могиканнарны” күреп калдым"

Вакыт үлчәме фәлсәфи төшенчә. Җан ияләренә, төгәлрәге Җир шарындагы тереклеккә, мәңге яшәү кодрәте бирелмәгән. Кешеләрнең һәм башка тереклекнең гомер берничә сәгать тә, һәм 100 ел да булырга мөмкин.Шәһәрләр һәм корылмалар бу яктан бәхетлерәк. Аларның төзелешләре мең, хәтта, берничә мең еллар белән исәпләнә.

"Шәһри Казан"ның ветеран журналисты Дамир Бәдриев: “Могиканнарны” күреп калдым"

Вакыт үлчәме фәлсәфи төшенчә. Җан ияләренә, төгәлрәге Җир шарындагы тереклеккә, мәңге яшәү кодрәте бирелмәгән. Кешеләрнең һәм башка тереклекнең гомер берничә сәгать тә, һәм 100 ел да булырга мөмкин.Шәһәрләр һәм корылмалар бу яктан бәхетлерәк. Аларның төзелешләре мең, хәтта, берничә мең еллар белән исәпләнә.

Хәтерне дә буыннардан-буыннарга күчереп, мәңгелеккә алып барып була. Хәтер тамырына “балта” чабылмаса, әлбәттә. Мәдәни мирас та озын гомерле. Татарстанда аксакал газеталар һәм журналлар бар. Шулар сафында “Шәһри Казан” да үз исемен тарихка кертте, дип, лаеклы төстә әйтергә мөмкин. Берничә сан яки берничә ел чыкканнан соң, туктап калган газеталарны беләбез. “Шәһри Казан” матбугат диңгезе дулкыннарында 30 ел тирбәлә. Алай гына да түгел, кыю төстә алга йөзә.

“Шәһри Казан” 1990 елларда татар милләтенең рухи яңарышы тәэсирендә дөньяга аваз салды. Газетаның легендар баш редакторы Хәлим Гайнуллин әйдаманлыгында редакциянең иҗат төркеме газетага “Шәһри Казан” исеме уйлап таба. “Шәһри” яки “шәһре” сүзләре “шәһәр-город” төшенчәсенән бигрәк “данлы, абруйлы” дигән мәгънәне аңлата. 

 “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә 1995 елдан эшлим. Ул вакытта коллективның күбесен “могиканнар” (туры мәгънәсе җирле халык) тәшкил итә иде әле. Могиканнар дигәнем – яңа газетаны беренче саннарыннан башлап чыгаручы журналистлар һәм хезмәткәрләр. “Шәһри Казан” 1990 елларда татар тарихын барлаучы, татар телен һәм мәдәниятен үстерү өчен тырышучы, милли рухлы газета сыйфатында танылу алды. Редакция бүлмәләре һәм коридорлары республиканың җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм журналистлар, актив хәбәрчеләр, газетаның гадәти укучылары белән гөрләп торды. Көн саен 100дән артык хат килә иде. Кызганыч, хатлар заманын электрон почта алмаштырды, хатлар компьютердан һәм кәрәзле телефоннардан гына җибәрелә хәзер. 

“Шәһри Казан” да 30 ел дәверендә дистәләгән язучылар, шагыйрьләр эшләде. Мөдәрис Әгъләмов, Госман Садә, Шамиль Рәкыйпов, Таһир Нурмөхәммәтов, Әхмәт Гадел, Илфак Шиһаповлар инде арабызда юк. 

Газетаның кыйбласы үзгәрешсез: татарларга һәм татарча белгән халыкка мәгълүмат тарату, рухи баету – төп максат. Цифрлы технологияләр бездән күпкә алданрак нык үсеш алган Япониядә, АКШта газеталардан баш тартып, электрон сайтлар аша гына мәгълүмат тарату турында уйланган булганнар. Ләкин алар кешене тере газетадан һәм китаптан аеруның психологик яктан зарарлы икәнлегенә төшенгәннәр. Япониядә хәзер электрон китап-дәреслекләрдән кабат чын китапка күченәләр. Америка Кушма Штатларында газеталар миллионлаган тиражда басыла. Без башкаларның гамәленнән сабак алып, кагәзь рәвешендәге газеталардан һәм китаплардан ваз кичмәсәк иде. Газеталар тамырына балта чабылган “тарих-хәтер” хәлендә калмасын иде. 

Кешеләр бакыйлыкка күчә, ә шәһәрләр һәм мәдәни мирас мәңгелеккә бара. Казан каласы нигез салынуыннан соң мең елын узды. Мең ел ул инде үзенә күрә “мәңгелеккә кандидатлык” документы. Казан үзенең мәдәни мирасының берсе булган “Шәһри Казан” газетасын да тормыш арбасыннан ташлап калдырмасын, мең елларга алып барсын иде. “Шәһри Казан” ул артык йөк түгел, ә аң-белем һәм киңәш-табыш чыганагы. Рухи байлык алтын-көмешләрдән һәравкыт кыйммәтрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading