Шәһри Казан

Әмир Мифтахов: «Тренерларымның өметләрен акладым шикелле»

«Ак Барс» командасы капкачысы, Казан егете Әмир Мифтахов белән карьера, тормыш һәм татар кызлары турында сөйләштек. Казан тамашачысы аның КХЛдагы беренче уеннарын, яшьләр арасындагы Дөнья чемпионатында уңышлы чыгышын куанып тамаша кылды, карьерасын океан артында уздырырга ниятләгәч тә, хәерле юл теләп озатты. Бу сезонда 22 яшьлек капкачы кабат «Ак Барс» капкасын саклый.

«АРТЫК САЙЛАНЫРЛЫК БУЛМАГАН»    

Әмир Мифтахов – «Ак Барс» хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән талантлы капкачыларның берсе. Алай гына да түгел, клуб тарихында башкала мәктәбенең иң талантлы капкачысы исеменә дә дәгъва кыладыр әле.

– Әмир, «Ак Барс» составында төрле елларда нәсел тамырлары татар булган капкачылар бар иде инде. Николай Хәбибуллин, Станислав Галимов, Эмиль Гарипов, Тимур Билялов... Шулар арасыннан иң танылганы – «Булин стенасы» кушаматын алган Николай Хәбибуллин, сиңа 4-5 яшьләр тирәсе булганда, Казанда уйнады. Алай-болай кумирыңа әйләнмәдеме ул?

– Николай Хәбибуллин Казанда уйнаган вакытта әле кумир билгеләр өчен кечкенә булганмындыр. Ә инде аңлы рәвештә капкачылар уенын күзәтә башлаган вакытта, әлеге легендар капкачы турында да ишеткән булды. Россия җыелмасы составында уйнаганын, НХЛда Стэнли кубогын яулаганын беләм. Бер сүз белән әйткәндә – легенда инде.

Әмма кумирлар, мөгаен, соңрак пәйда булгандыр. Әйтик, «Ак Барс»та Петри Веханен, Мика Норанен уйнаганда. Менә алар уеннары, техникалары һәм капка саклаганда үзгә хәйләләре белән игътибарны җәлеп итә иде. Аннан килеп, Эмиль Гариповка сокланып үстем. Гомумән, «Ак Барс»та уйнаган капкачыларның уеннарын даими карап бардым.

Ә кумирым НХЛда уйнаучы – Сергей Бобровский. Аның тизлегенә, иң катлаулы хәлдән чыгу юлын табуына таң кала идем. Шулай ук фин капкачылары Пекка Ринне белән Юусе Сарос, канадылы Кэри Прайсның уены да сокландыра. Юкка гына дөнья­ның иң көчле лигасында чыгыш ясамый инде алар.

– Димәк, капкачы булу – балачак хыялың иде?

– Әтием Рөстәм дә профессиональ рәвештә хоккей белән шөгыльләнгән бит. Шулай ук капкачы. Җитди имгәнүләре генә карьерасына нокта куярга мәҗбүр иткән.
Хоккейга алып килүче дә әтием булды. Мине инде 3-4 яшьтә тимераякка бастырганнар, аннары «Ак Барс» хоккей мәктәбенә биргәннәр. Башта уенчы булсам да, 7 яшь тулганчы, инде капкага баскан идем. Әти баштарак моңа каршы да булды кебек, әмма теләгем һәм үҗәтлегем көчле иде.

Әти-әнинең сөйләвенә караганда, безнең өйдә бөтен нәрсә хоккей мәйданчыгын хәтерләткән. Уенчык машиналар алкага әйләнгән, теләсә нинди таяк инде ул кәшәкә булган. Кыскасы, артык сайланырлык башка юнәлешләр булмаган.

«ШҮРӘЛЕ»МЕ? ИСКӘ ТӨШТЕ»

Казанның Болак буенда урнашкан 1нче мәктәбендә белем ала ул. Ул вакытта булачак хоккейчылар өчен махсус класс та булдырыла. Бер яшьтәге малайлар командасы – бер класска туплана.

– «Ак Барс» сезонда беренче мәртәбә үз мәктәбендә тәрбияләнгән капкачылар белән генә чыгыш ясый. Бу капкачылар мәктәбенең көче турында сөйлиме?

– Дөрестән дә, бик көчле мәктәп. Чөнки анда иң кече яшьтән үк бик көчле тренерлар күнекмәләр бирә (бу урында капкачылар белән эшләүче беренче тренерым – Алмаз Илшатович Якуповка рәхмәтләремне җиткерәм).

Хоккей мәктәбенең тренеры Айрат Тәлгатович Мирхановка да рәхмәтем зур. Ул һәрчак миңа ышаныч белдерә иде. Шуңа да үземдә дә ышаныч арта гына барды. Аның өметләрен акладым шикелле.

Бераз үсә төшкәч Доника Анатолий Григорьевич, Бажухин Сергей Николаевич һәм Литвинов Михаил Васильевич кул астында шөгыльләндем. Бүген команданың капкачылар тренеры – Александр Вячеславович Агопеев белән эшләп осталыгымны арттырам. Кайсы гына тренерны телгә алсак та, барысы да миңа ышанды, уенда үземне күрсәтергә мөмкинлек тудырды.

Шуңа да бүген ниндидер хоккей осталыклары күрсәтәбез икән, бу безнең белән эшләгән тренерларның лаеклы хезмәт нәтиҗәсе. Минемчә, “Ак Барс” мәктәбе – КХЛ һәм НХЛда уйнаучы хоккейчылары булган көчле мәктәп. Әлеге мәктәптә тәрбияләнүем белән үземне бәхетле саныйм.

Казан хоккей мәктәбе аша узган капкачыларның осталыгы шик тудырмый. Әнә Эмиль Гарипов инде командага Кубок отарга булышты.

– Эмиль димәктән, син аның күз алдында үскән капкачы. Казаннан киткәндә, Эмиль синең хакта яхшы фикерләр генә җиткергән иде. Аралаша­сызмы?

– Ул бик ачык, аралашырга рәхәт кеше. Җай чыкса, әлбәттә, аралашабыз. Бер-беребезне бик яхшы беләбез.

– Бүген аның өчен бик үк рәхәт вакытлар түгел. Борчыласыңмы?

– Аның имгәнгәнен беләм. Берәүгә дә, хәтта дошманыңа да имгәнү теләп булмыйдыр ул. Борчыласың, әлбәттә. Тизрәк сафка басып, матур хоккей күрсәтүен дәвам итсен.

– Әмир, син бөек татар шагыйре Габдулла Тукай белән бер көндә туган. Аның берәр әсәрен беләсеңме?

– Габдулла Тукайны ишеткән бар, әлбәттә. Әмма хәзер кинәт кенә сорагач ниләр язганын гына искә төшерә алмыйм.

– Хәтта «Шүрәле», «Су анасы»н да оныттыңмы?

– «Шүрәле»ме? Беләм-беләм. Искә төште.

– Татарча сөйләшмисең бугай?

– Кызганыч, өйдә татарча аралашмыйбыз. Гаиләдә әти ягыннан әби генә татарча яхшы сөйләшә иде. Әни – рус милләтеннән. Шуңа да татарча аралашырга туры килмәде.

– Ә нинди дингә өстенлек бирдең?

– Мәчеткә йөрим. Даими рәвештә түгел. Күңелем белән Ходайга ышанам.

«КАЯ БАРГАНЫМНЫ БЕЛЕП БАРДЫМ»

Узган сезонны Әмир Мифтахов Төнь­як Америкада – «Тампа-Бэй Лайтнинг» клубы системасында уздырды. Дөрес, НХЛда уйнарга насыйп булмады – Америка хоккей лигасында (АХЛ) чыгыш ясады.

– Океан артына китеп, НХЛда бер уенга да бозга чыкмыйча, кире Казанга кайту карьераңда артка чигенү кебек. Беренче коймак төерле булды, дип әйтү урынлымы?

– Төерле булды, димәс идем. Чөнки килешүне үз теләгем белән өздем. Мин бит НХЛга дип китмәдем, кая юл тотуымны белеп бардым. Фарм-клубта уйнаячагымны да яхшы аңладым. Мондый юл аша узучыларның мин беренчесе дә түгел, соңгысы да булмам.

Америкадагы сезон җиңел булмады. Бигрәк тә җайлашу ягыннан. Кайдадыр проблемалар белән ялгыз калган чаклар да булды. Гомер буе Казанда гына яшәгән кеше бит мин. Ә монда гаиләдән еракта – ялгызың, комфорт зонасыннан чыгу да бу. Кешеләре – башка, менталитет – үзгә. Шуңа да, ияләшү өчен вакыт кирәк булды. Шулай да бу проблемаларны җиңә алдым.

Клубка кире кайтуны артка адым димәс идем. Бу минем профессиональ үсеш өчен яхшы. Гаиләдәгеләр һәм агентым белән сөйләшкәч, күп кенә тренерларның фикерен сорашкач, шундый карар кабул иттем. Һәм моның дөрес булуына шикләнмим дә.

– Шулай да НХЛда уйнау теләге сүнмәгәндер бит?

Реклама

– Юк, әлбәттә. Беркайчан да анда ишекләрне япмыйм. Хыялны чынга ашыру өчен туктаусыз эшләргә, тырышырга кирәклеген беләм. Тагын да ныграк әзерлекле, өлгергән капкачы булып, яңа килешүгә өмет итәм. Әмма бу хакта уйларга иртәрәк әле. Бүген мин – «Ак Барс»та, монда үзебезнең бурыч-максатлар бар. Океан артына китү түгел, уйларлык та түгел.

«АКЧА ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЯРАТМЫЙМ»

Әмир Мифтахов Казанның «Ирбис», «Барс» һәм «Ак Барс» командалары капкасын гына саклап калмады, ил җыелмасына да чакырылганы булды. Дөрес, әлегә үз яшьтәшләре арасында. Яшьләр арасында 2020 елгы дөнья чемпио­наты финалында Канада җыелмасына каршы уйнаган (3:4) капкачы ул Әмир.

– 2019 елда КХЛда тәүге уеның, Дөнья чемпионаты финалы, Америкага сәяхәт... Карьераңда иң истә калган уеның кайсы?

– Андый матчлар берничә. Иң беренче итеп ил җыелмасы өчен уен искә төшә. Әйе, әле ул 16 яшьлекләр арасында (U16. – Ред.) гына иде. Шулай да җыелма команда майкасын киюемә күңелем белән ышанып бетә алмадым. Чөнки бу – балачак хыя­лы бит. Һәм менә син старт сос­тавында бозга чыгып барасың.

Аннары үз клубымда ышаныч белдереп, КХЛда үземне күрсәтергә мөмкинлек бирделәр. «Сочи»га каршы уен иде ул. Капкага басачагымны матчка ике көн кала әйттеләр. Башта ышанмыйча да йөрдем әле. Шулай да, аңга килергә кирәклеген аңлап, ныклап әзерләндем. Дөрес, җиңелдек  – 0:1.

Һәм, әлбәттә, иң истә калган уен – 2020 елда яшьләр арасындагы Дөнья чемпионаты финалы. Монысында инде эчке эмоцияләр дә башка. Моңа кадәр Чемпионат уеннарын гаиләм белән телевизордан караган булсак, монда инде төп көндәш – Канада җыелмасына каршы финалда үзең уйныйсың, очрашудан рәхәтлек алып, җиңүгә өлеш кертергә тырышасың. Бу хис-кичерешләрне берни белән дә алыштырып булмый.

– Илнең төп җыелмасына чакыруны озак көтәсе калды микән?

– Озакмы, түгелме – нидер әйтә алмыйм. Хәзер бит ситуация дә башка төрле. Реаль күзлектән карыйм. Мин бүген монда икән, клубка файда китерергә тиешмен. Чакыру булса, әлбәттә, рәхәтлек кичерәчәкмен. Юк икән, алга таба эшләүне дәвам итәм.

– Хоккейчыларның хезмәт хакы аз түгел икәнен беләбез. Акчаны кая тотасың?

– Акча турында сөйләшергә яратмыйм. Бу хакта уйламыйм да. Хезмәт хакын, гадәттә, гаилә чыгымнарына, ашарга тотам.

«ЯХШЫ КЫЗ ЭЗЛИМ»

Профессиональ спортчының буш вакыты чамалы инде ул. Шулай да Әмирнең балык тотарга яратуын ишеткән бар иде. Шөгыльләре хакында сорамый кала алмадык.

– Хоккейдан тыш буш вакытыңны ничек уздырасың, Әмир?

– Буш вакыт елның кайсы вакыты булуга да бәйле бит әле ул. Сезон вакытында, мәсәлән, тренировкалардан соң өйгә йок­лау нияте белән генә кайтам. Гадәттә, гаиләм белән булырга тырышам, кая да булса барып ашап кайтырга мөмкинбез.

Этем дә бар минем. Аңа да шактый вакытымны багышлыйм.

– Яшь капкачының йөрәге бушмы әле?

– Әлегә – буш.

– Өстенлекне татар кызларына бирәсеңме?

– Юк-юк. Гаиләдә дә, башка урында да милләт буенча бүленеш юк минем өчен. Иң мөһиме – яхшы кеше булсын.

– Америкадан «үзгәреп» кайттың әле, Әмир – 35нчене сан астында уйныйсың. Элегрәк 1нче номерлы капкачы идең...

– Америкада 1нче номер буш түгел иде, 35нчене сайладым. Океан артында уздырган сезон үземә ошады, шуңа кире кайткач та номерны үзгәртмәскә булдым. Әйткәнемчә, карьерамдагы бу үзгәрешләргә үкенмим – дөрес юлдан барам.

– Команданың җанатарларына сүзең бармы? Алар «Ак Барс»ның уеннары өчен нык борчыла.

– Беренчедән, көч биргән өчен аларга рәхмәт белдерәм. Һәр матчта – тулы трибуна. Андый ярдәм белән без иң яхшы уенны күрсәтергә тиеш. Тырышабыз да. Һәр матчка җиңү нияте белән чыгабыз. Кызганыч, әле кайдадыр нидер җитеп бетми. Рәхмәт тамашачыларга, яхшы вакытта гына түгел, авырлык­лар килгәндә дә безнең белән булганнары өчен.

БЛИЦ-СОРАШТЫРУ
– Кайсы авыррак: команда һәм тамашачылар алдында җаваплылыкмы, әллә капкачының амунициясеме?

– Җаваплылык бар, әмма бу хакта уйларга теләмим. Уеннан рәхәтлек һәм канәгатьлек кенә аласы килә. Нидер уйлап баш катыра башласаң, теләгәнчә килеп чыкмый.

– Нәрсә куркынычрак: гарасатмы, алка тизлегеме?

– Чынлап әйтәм – берсе дә куркытмый.

– Капкачы буларак кайсы исәпне сайлыйсың – 8:7, әллә 0:1?

– Җиңү китергәнен.

– Кәшәкәме, смартфонмы?

– Кәшәкә.

– Өчпочмакмы, бургермы?

– Өчпочмак! Америкада яшәгәндә, өй ризыкларын сагындым. Өйгә шалтыратып, иң җиңел әзерләнә торган ризыклар турында сораша идем. Пешердем, ничек булса да килеп чыкты.  Иң мөһиме – өй ризыклары бит.

– Уенмы, тренировкамы?

– Уен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: