16+

Шулай да кешечә яшисе килә бит!

Әллә Путин тагын акча бирергә йөри инде? “Давос атналыгы”нда чыгыш ясаганда, төп максатыбыз хәзер ярлылыктан чыгу, диде бит Россия җитәкчесе!

Шулай да кешечә яшисе килә бит!

Әллә Путин тагын акча бирергә йөри инде? “Давос атналыгы”нда чыгыш ясаганда, төп максатыбыз хәзер ярлылыктан чыгу, диде бит Россия җитәкчесе!

– Бөтендөнья банкы мәгълүматлары буенча, 90нчы елларда Кытайда аз керемле 1,1 млрд кеше исәпләнгән. Хәзер аларның саны 300 млн тирәсе. Билгеле инде бу Кытайның зур уңышы. Россиядә 1999 елда шундый категориягә керүчеләр 64 млн булган, хәзер 5 млн тирәсе. Без моны алга китеш дип саныйбыз. Бу безнең төп юнәлешләрнең берсе, – ди Владимир Путин.

Президент фикеренчә, ярлылык проблемасы бер бездә генә түгел. Гомумән, дөнья хәзер социаль-икътисади проблемалар каршында тора. Бу исә халыкта ризасызлык тудыра. (Путин халыкның аш бүлмәсендә үзара сөйләшү белән генә чикләнмичә, урамнарга чыга башлауны күздә тота булса кирәк. Узган атнада митингларга җыелучыларның шактые нәрсәгә килгәннәрен аңламаса да, тора-бара бу халык чуалышларына китерергә мөмкин бит.)

Илнең бер аналитик оешмасы Россиядә яшәүчеләр арасында сораштыру уздырган һәм бәхет өчен аларга ай саен ничә сум акча кирәклеген ачыклаган.

Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бәхет өчен хатын-кызларга уртача 146 мең, ир-атларга 187 мең сум акча җитә икән.

Үзен бәхетле тояр өчен иң зур сумма Мәскәү халкына кирәк булып чыккан – 220 мең. Икенче урында Владивосток – 200 мең, өченчедә Ростов Дон – 190 мең сум. Ә менә Санкт-Петербург халкын 176 мең, Чиләбедә яшәүчеләрне 175 мең, Хабаровск, Түбән Новгород, Екатеринбург, Новосибирск, Саратов халкын 170 мең сум бәхетле итәргә сәләтле булуы ачыкланган.

Бәхетнең иң арзан «бәясе» Оренбургта теркәлгән – 124 мең сум. Кировта – 132 мең, Пензада 136 мең.

Сораштыруда Россиянең төрле төбәкләреннән 22 мең кеше катнашкан, дип яза «Российская газета».

Кемнең нәфесе ничек бит инде! Кемгәдер хан сарае да аз, икенче берәү өенә су, газ кергәнне зур байлыкка санап, тыныч кына гомер итә. Шулай да кешечә яшисе килә бит! Яшисең килсә, эшлә диярсез инде. Кемдер көнне-төнгә ялгап, икешәр-өчәр җирдә эшләп тә әллә ни алга китә алмый шул. Анысы инде бәхет эшедер!

Бәлки Путин дөрестән дә хезмәт хакларын арттыру турында уйлыйдыр? Әнә бит, яз айларында көтмәгәндә күпме акча бирделәр халыкка. Кемдер велосипед алды. Икенче берәүләр Төркиягә кадәр барып ял итте! Ярлылыктан болай гына, дәүләт ярдәменнән башка чыгып булмас. Ул ярдәм итә башласа, ярлылары да артыр инде аның.

Кыскасы, ярдәм көтәбез әле без!

Лилия Локманова

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading