16+

Ә шулай да юкка яшәлмәгән...

Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдиновага 90 яшь тулу уңаеннан «Шәһри Казан»да язма чыккан иде. Без аны Сезгә кабаттан тәкъдим итәбез.

Ә шулай да юкка яшәлмәгән...

Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдиновага 90 яшь тулу уңаеннан «Шәһри Казан»да язма чыккан иде. Без аны Сезгә кабаттан тәкъдим итәбез.

Өлкән яшьтәге театр сөючеләр Рауза Хәйретдинованың сәхнә эшчәнлеге белән яхшы таныш. Ә яшьрәк тамашачыларга мин болай дип әйтер идем. Ул татар театр сәхнәсендә йөзләрчә образлар иҗат иткән, яшьрәк елларында – драматик һәм лирик җырлы образлар, ә иҗатының икенче яртысында ачы телле, усал, юморга бай, үткен, җитез, йөргәндә бөтен өйне дер селкетә торган төрле характердагы хатын-кыз рольләрен дә зур осталык белән уйнаган атаклы артист.

Йөз елдан артык тарихы булган татар театр сәнгатенең төрле чорларда сәхнәдә үзләрен чын каһарманнардай күрсәткән сәхнә осталарыбыз байтак безнең. Үткән гасырның урталарында Татар дәүләт академия театрын Мәскәү театр тәнкыйтьчеләре дә көчле актерлар театры дип атый. Беренче нәүбәттә актерларның көчле составына, аларның башкару осталыгына, сәхнә образларының ышандыргыч башкаруына югары бәя биргән. Ә театрның ул вакыттагы труппасында искиткеч сәхнә осталары эшли иде.

Ул чор актерларын без сәхнә эшчәннәре генә түгел, ә өлкән буын тамашачылары да сагынып искә ала. Чыннан да, онытылмас сәхнә осталары – Зәйни Солтанов, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйма Ильская, Хөсәен Уразиков, Габдулла Шамуков, Фуат Хәлитов, Галимә Ибраһимова, Мәрьям Сульва, Ибраһим Гафуровлар башкарган образлар бүгенгедәй күз алдыбызда тора. Мин атап киткән артистларның гөрләп чәчәк аткан дәвердәге исемлегендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Котдус кызы Хәйретдинова да бар. 

Өлкән яшьтәге театр сөючеләр Рауза Хәйретдинованың сәхнә эшчәнлеге белән яхшы таныш. Ә яшьрәк тамашачыларга мин болай дип әйтер идем. Ул татар театр сәхнәсендә йөзләрчә образлар иҗат иткән, яшьрәк елларында – драматик һәм лирик җырлы образлар, ә иҗатының икенче яртысында ачы телле, усал, юморга бай, үткен, җитез, йөргәндә бөтен өйне дер селкетә торган төрле характердагы хатын-кыз рольләрен дә зур осталык белән уйнаган атаклы артист.

Рауза Хәйретдинова Татарстанның Балык бистәсе районы, Яңа Ырга авылында 1928 елда дөньяга килә. Әти-әнисе – укытучылар. Әнисе Бибисара моңлы тавышлы, татар, башкорт халык җырларын башкара торган булган. Әтисе Котдус авылда бик оста гармунчы булып саналган. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ында төп роль – Галиябануны уйнавы әнисенең бик сәләтле кеше булуын раслый. Кечкенә Рауза әти-әнисе белән концертларда катнашып шигырьләр сөйләгән, җырлаган. «Мине биш яшьләремдә сәхнәгә чыгарып биетә, җырлата башладылар», – дип искә ала балалык елларын ул. Авылда укытучылар куйган Мирсәй Әмирнең «Үги кыз» пьесасында үги кыз ролен Раузага бирәләр. Ул рольне кечкенә Рауза шундый хис белән бирелеп уйнаган ки, хәтта залда утыручылар да үги кызны кызганып елашканнар. Кызның уенын һәм моңлы итеп җырлаганын ишеткән авыл хатыннары әнисенә: «Ай, кызың моңлы җырлый инде, ятим калмагае», – диләр.

Менә шулай әти-әни кочагында күңелле генә яшәп яткан бер мизгелдә, илдә сугыш башлана һәм Раузаның бәхетле балалык еллары да бетә. Әтисен сугышка җибәрәләр. Әнисе өч бала белән ялгыз кала. Озак та үтми, 40 яше дә тулмаган әнисе, өч сабыйны ялгыз калдырып, мәңгелеккә китеп бара. Җиде яшьлек энесе, тугыз яшьлек сеңелесе 13 яшьлек Раузаның карамагында кала. Һәркемнең үз кайгысы, үз мәшәкате. Әмма бу хәлгә битараф булмаган кешеләр дә табыла. «Үзебезнең авылдагы Шәмсүнә, Шәмсеруй, Фаизә апаларның да ярдәме күп булды», – дип искә ала Рауза апа. Алай да бөтен хуҗалык эшләре 13 яшьлек бала җилкәсендә бит.

Бәхетенә, тиздән сугыш бетә, әтисе авылга исән-сау әйләнеп кайта. Беркөнне, көтмәгәндә, Рауза Казандагы туганы Зөбәрҗәттән театр студиясенә укучылар кабул итәләр дигән хәбәр ала. Ул, туганнарын әтисенә калдырып, Казанга чыгып китә. Анда театр студиясенең комиссиясе алдында имтихан тота.

Сәхнә өчен кирәкле буй-сын, кыяфәт, ачык сөйләм, өстәвенә табигать биргән саф, көчле тавыш – болар барысы да студия җитәкчесе Нәҗип Гайнуллинны һәм башка укытучыларны да канәгатьләндерә. Раузаны Галиәсгар Камал театры каршында ачылган студиягә кабул итәләр. Менә шулай итеп кыз сәхнә юлына аяк баса. 

Читтән караганда, сәхнә кешесенең тормышы шатлыклы мизгелләрдән генә тора кебек. Ләкин сәхнәдә уйный башлагач, үз йөзен, уйнау рәвешен тапкан кешеләр бик сирәк. Рауза апага да театрда үзен тапканчы, Ходай биргән тавышыннан һәм иҗат җимешләреннән көнләшүчеләр дә, аяк чалырга тырышучылар да булмый калмады заманында. Театрда эшләгәндә, аңа күп тырышлыклар куярга туры килә. Бу турыда ул болай ди: «Студиядә укыганда да, эшли башлаган елларда да нинди авырлыклар белән тормыш иткәнемне үзем генә беләм».

Әйе, беркемнең дә тормыш юлы шома гына бармыйдыр. Тормыш –көрәш мәйданы, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Рауза апаның бер юбилеенда театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов: «Рауза ханымның тормышы гел көрәштән торды: эш өчен көрәш, гаилә бәхете өчен көрәш», – дип бик хак сүзләр әйткән иде.

Әйтергә кирәк, Рауза ханым – бәхетле артист, кечкенә генә татар авылында туып, авырлыкларга бирешмичә, нинди генә уңайсыз шартларга да карамастан, барыбер сәхнә биеклегенә һәм халык күңеленә барып ирешкән олуг шәхес.

Бүгенге язмада аның рольләрен санап бетерү дә мөмкин түгел. Алай да берничәсен генә атап китү урынлы булыр: Гөлбану («Татар хатыны ниләр күрми?»), Айсылу («Миркәй белән Айсылу»), Сания («Качаклар»), Гөлчирә, Мөршидә («Ташкыннар»), Нәҗибә («Монда тудык, монда үстек»), Рәхимә («Вөҗдан газабы»), Кәләмзә («Зифа»), Гөлбикә («Таң атканда»), Илмас («Сүнмәс йолдызлар») һәм башкалар. Бу рольләр дә аның иҗат биографиясен бизәп, баетып тора. Уйнаган рольләре 130дан артык. Рауза апа бары тик татар театр сәнгатенең җәүһәрләре булган «Галиябану»да – Галиябану, «Зәңгәр шәл»дә – Мәйсәрә, «Татар хатыны ниләр күрми?»дә Гөлбану рольләрендә генә уйнаган булса да, татар театры тарихына, халык күңеленә мәңгегә кереп калган булыр иде. Иҗат – аның яшәү рәвеше булды. 


«Бергә гомергә» спектаклендә – Ринат Таҗетдин белән

Талантлы хатын-кызлар фидакарьлеге татар театры тарихына гаҗәеп матур исемнәр теркәгән: Сәхибҗамал Волжская, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Гөлсем Камская, Нәфига Арапова... Театрга, сәнгатькә тугры булулары бу талант ияләрен үлемсез иткән. Алар исемлегендә, театр тарихында Рауза Хәйретдинованың да урыны булыр дип ышанып калыйк, Иншалла!

«Зәңгәр шәл»дә – Азат Аббасов белән

Шәхси тормышында да Рауза апа бәхетле кеше. Әнисе: «Кызым, Ходай Тәгаләдән бәхет сора!», – дип әйтә торган булган. Ходайның «Амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. Ул Нури дигән егеткә кияүгә чыгып, бәхетле тормыш корып җибәрәләр. Рауза апаның уңышларында Нури абыйның да өлеше булгандыр. Рауза Хәйретдинова Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсенә гомеренең 56 елын багышлаган һәм шәхси тормышында да менә инде Нури абый белән 64 ел тормыш кичерүләре дә зур бәхет түгелмени? Мондый бәхет күпләргә татымый бит!

Ире Нури абый белән

Рауза Хәйретдинованың үзенчәлекле булуының сәбәбе нидә дигәндә, монда сайлану факторы да зур роль уйнагандыр инде. Безгә килеп җиткәннәре – алар сәхнәдә табигый сайланып, сыналып килгән шәхесләр. Әлеге сәхнә осталары үзләренең күркәм сыйфатлары нәтиҗәсендә шундый югарылыкка күтәрелгәннәр дә.

Мин Рауза апаның яшәешен, сәхнә тормышын, бүгенгесен Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендәге унынчы дистәсен ваклаган, әмма күңел сафлыгын, шуклыгын югалтмаган, хөр күңелле булуыннан туктамаган карты белән тиңләр идем.

Халкыбызга рухи тәрбияләү гамәлендә гаять зур өлеш керткән Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза Котдус кызы Хәйретдинова 2018 елның 31 гыйнварында 90 яшен түгәрәкли. иҗаттан гомере буе туктамаган, бөтен барлыгын сәхнәгә, сәнгатькә фидакарьләрчә багышлаган олуг артистыбызга сәламәтлек, күңел хөрлеге теләп калыйк.

Әйе, Рауза апа татар театры сәнгатендәге үзенең фидакарь хезмәте белән кешеләргә тормыш сабагы биргән затларның берсе булып тора. Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин әйтмешли: 
«Ә шулай да юкка яшәлмәгән, 
Нидер кала җирдә бездән дә...»

Раил Сәйфуллин, Татарстанның атказанган музыка укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X