16+

Шәймиев агай һәм йомырка тәбәсе

Әллә яшебез шундый вакытка җитте, әллә башка сәбәпләре бар, күңел гел балачакка ашкына. Әти-әниле, әбиле, бер хәсрәтсез балачакка кайтасы килә. Безнең өчен хәсрәтсез булса, әти-әниләр өчен алай булмагандыр инде ул. Алар да безнең шаянлыкларга түзә алмыйча, бу балалар кайчан үсеп, кеше булыр, дип көткәндер. 

Шәймиев агай һәм йомырка тәбәсе

Әллә яшебез шундый вакытка җитте, әллә башка сәбәпләре бар, күңел гел балачакка ашкына. Әти-әниле, әбиле, бер хәсрәтсез балачакка кайтасы килә. Безнең өчен хәсрәтсез булса, әти-әниләр өчен алай булмагандыр инде ул. Алар да безнең шаянлыкларга түзә алмыйча, бу балалар кайчан үсеп, кеше булыр, дип көткәндер. 

Әйе, төрле чаклар булды. Әнкәй әйткәнне генә тыңлап үсмәдек. Барысы да истә дә түгел кебек... Ләкин күңелне тырнап торган бер хатирә саклана...
Авылыбыз зур булса да, газ бик тиз генә кермәде. 1994-1995 еллар, дип хәтерлим. Шушындый матур җәй айлары иде. Авылда зур вакыйга – газ җибәрәләр. Тантаналы чарага республиканың ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев тә киләчәк, диләр. Бу көнне ничек итеп көткәннәрен бүгенгедәй хәтерлим. Газ керүдән бигрәк, беренче Президентыбызны күрергә теләгәннәрдер, дим. Миңа 6-7 яшь тирәсе. Хәзерге акылым булса, мин дә Минтимер агайны күрергә теләр идем. Ләкин әбием пешергән йомры икмәк белән йомырка тәбәсе кадерлерәк булып чыккан. 

Алдагы көнне әбиемдә кунарга калганмын булса кирәк. Иртән йокыдан торып, тәмләп чәй эчтек тә, ишек алды тирәсендәге вак-төяк чебиләрне караштырып, ашатып кердек әнкәй әби (без әнкәйнең әнисенә шулай эндәштек) белән. Апам белән кечкенә сеңлемне матур итеп киендереп, мине дә алырга әнкәй килеп җитте. Күрәм: әнкәй әби дә әзерләнә. Вакыт кыса булса кирәк, мине дә киендерә башладылар. Ләкин шул вакытта минем әнкәй әби пешергән йомырка тәбәсен ашыйсы килде.

Әнкәйнең сабырлыгы җитмәгәндер, күрәсең, кечкенә сеңлемне күтәреп теге тантаналы чарага китте. Ә минем сабыр әнкәй әбием, бер каршы сүз дәшмичә, аңа гына хас назлылык, сабырлык, яратуларын кушып, миңа җир йөзендәге иң тәмле йомырка тәбәсен пешереп бирде. “Аша, кызым, Президент беркая да китмәс, газы да булыр. Сезнең генә тамагыгыз тук булсын”, – дип янымда утырды. Нишләптер апам да безнең белән калган иде. Күрәсең, ул әнкәй әбине кызгангандыр. 

Тәбәне ашап, ашыга-ашыга теге тантаналы урынга барып җиткәндә, Президентыбыз Минтимер Шәймиев туган авылымда газны кушкан, халык таралышып беткән диярлек иде. Минем белән нәрсә булып беткәндер, анысын төгәл хәтерләмим. Ләкин әнкәй әбиемнең миңа карата булган бу гамәлен күңелемнең иң түрендә саклап йөртәм. 

Әйе, аның да йортына газ керде, берничә ел шул рәхәтлекләрне дә күреп калды ул. Авыр заманнарда туып үскән, аннары инде матур тормышларда да яшәп калган әбиемне бик сагынам. Ә бу вакыйганы без гел искә алабыз. Аның видеоязмасы әле социаль челтәрләрдә дә саклана. Президенты күрергә киткән әнкәй белән сеңлем дә бик сөенеп басып торалар. Әбием белән апам гына шул матур чарада катнашмыйча калды. Минем йомырка тәбәсе ашыйсы килүем аркасында...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минтимер Шариповичнын авылларга газ керттереп энкэйлэребезне рэхэткэ чыгаруы узе олы тарихи вакыйга,рэхмэт бабайга сэлэмэтлектэ тыныч картлыклар,онык,балаларынын куанычын куреп хэерле гомерлэр бирсен аллаhым узенэ,эмин.

    Мөһим

    loading