Яшел Үзән районындагы бу кечкенә авылны белмәгән кеше юктыр, чөнки биредә татарның зур галиме, бөек мәгърифәтче, барлык фәннәр буенча фәнни эшләр , авыллар тарихын язып калдырган - аның археологик эзләнүләрен, хезмәтләрен саный башласам бик озынга китә - Каюм Насыйри туган.
"... Сиңа дәшәм кабат, Каюм баба,
Син борчылма, авыл яшәрә,
Яңа буын килде, милләтпәрвәр
Гамәлләре шуңа ишарә!", - әлеге шигырь якташыбыз шагыйрь Ирек Сафинныкы. Юкка гына бу мәгънәле, бөек галимебезгә багышланган шигырь юлы белән башлап җибәрмәдем, бик нык үзгәрүгә таба бара бүгенге Кече Шырдан авылы.
Яшел Үзән районындагы бу кечкенә авылны белмәгән кеше юктыр, чөнки биредә татарның зур галиме, бөек мәгърифәтче, барлык фәннәр буенча фәнни эшләр , авыллар тарихын язып калдырган - аның археологик эзләнүләрен, хезмәтләрен саный башласам бик озынга китә - Каюм Насыйри туган. Күренекле якташларының исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның туган авылын яңартып, килгән туристларны да җәлеп итәр өчен торгызып, үстереп җибәрде Кече Шырданлылар. Әлеге эшләрнең башлап йөрүчесе, матди ярдәмчесе, үз авылының милләтпәрвәр кызы, эшмәкәр ханым, Татарстанның атказанган төзүчесе Асия Наил кызы Гобәйдуллина. Биредә ел саен төзекләндерү эшләре бара, чишмә буйлары, Каюм коесы, мәчет бинасы, чәй йорты авылга ямь биреп тора.
Шимбә көнне менә, Туган телләр елы уңаеннан да, Каюм Насыйриның тууына 196 ел булуны да бик зурлап үттеләр. Кече Шырдан әле тагын бер танылган галимәнең, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы профессор Резедә Ганиеваның да туган авылы, ул яшәгән йортка аның исемен язып элмә такта куйдылар. Шулай ук музей-китапханә ачылу да, әдәбият өлкәсендә зур уңышлар, ачышлар ясаган зыялы авылдашларының бай мирасын туплау, хезмәтләрен саклау өчен бик урынлы булды. Ел саен, быел инде җиденче тапкыр, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, "Каюм Насыйри Ватанын торгызу" фонды, бөек мәгърифәтче иҗатына багышлап бәйге уздыра, алдагы елларда авыл, аннары район читләреннән узмаса, соңгы елларда республика күләмендә уза, районнар да бик актив катнаша башлады.
Кече Шырдан бик күп кунаклар кабул итте, безгә телеэкраннар аша, матбугат битләреннән генә таныш булган зыялыларыбыз шактый иде. Галимә Резидә Ганиеваның тормыш иптәше, әдәбият белгече, филология фәннәре докторы, текстолог Зөфәр Рәмиевка сүз бирелгәч, "Мин биредә кияү генә, шулай булуга карамастан, мине бик үз иттеләр , ачык йөзле кешеләр яши, аралашып яшәргә язсын", диде. Казан шәһәрендәге Каюм Насыйри музей-йорты директоры Раушания Шәфигуллинаның чыгышы, элек гимназия директоры булып эшләгән Камәрия Хәмидуллинаның туган телебезгә, милләтебезгә багышлап сөйләгән шигыре, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗановның " Үз телегездә сәлам бирергә оялмагыз, ул сезнең дәрәҗәгезне генә күтәрә, телебезне сакларга кирәк", дигән чыгышлары аеруча истә калды. Менә кайда ул , телебезнең байлыгы, матурлыгы, әдәбилеге, диеп , сокланып тыңлап утырдык.
Кичәнең сценариесе дә бик уйлап, эчтәлекле итеп төзелгән, оста, сәнгатьле итеп алып баручылары шушы авыл егете, укытучы, мәдәният хезмәткәре, туган авылы өчен җан атып йөрүче Рамил Шакиров һәм Олы Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Наҗия Хәсәнова иде. Тагын шунысын да әйтеп үтим, бәйгедә җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләксез калмады, әлеге истә калырлык әдәби чара Идел аръягы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан хәзерләнгән концерт белән бәйләп алып барылды, соңыннан барлык тамашачылар бергә татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкарды. Бөек якташыбыз өйрәнеп калдырган алтынга тиң хәзинәне югалтмыйча саклыйсы иде!
Розалия Ибраһимова
Комментарийлар
0
0
шәп фикер
0
0