16+

Сиңа хыянәт итсәләр дә, син әманәтле бул

Күңелгә ятышлы, бик тә аңлаешлы киңәшләре белән Әбү Хәнифә безне әхлаклы булырга чакыра, рухи яктан камиллеккә өнди. Начар гамәлләрдән һәм эшләрдән, начар кешеләрдән сакланырга өйрәтә.

Күңелгә ятышлы, бик тә аңлаешлы киңәшләре белән Әбү Хәнифә безне әхлаклы булырга чакыра, рухи яктан камиллеккә өнди. Начар гамәлләрдән һәм эшләрдән, начар кешеләрдән сакланырга өйрәтә.

Әлеге киңәшләрнең бер-икесен генә истә калдырсак, күңелебезгә салып куйсак, безнең тәкъвалык ныгып китәр иде.

– Берәр мәҗлестә яки мәчеттә бергә булган чакта берәр мәсьәлә буенча фикер алышу булса һәм синең фикереңә каршы фикерләр әйтелсә, берүзең каршылык күрсәтмә. Ахырда синнән дә сорашсалар, беренче бүтәннәрнең фикеренә кушыл, соңра бу хосуста шундый-шундый караш та бар, аның дәлиле менә болай дип, үз белгәнеңне сөйлә – сине дә тыңларлар һәм синең гыйлем дәрәҗәңне дә сизәрләр. Әгәр болар кемнең сүзләре дип сорасалар, кайбер фәкыйһләрнеке, диген, һәрвакыт шулай итсәң, сине үзсенерләр, синең кадереңне белерләр, синең абруең артыр.

– Сиңа килүчеләрнең һәммәсенә яңа бер мәгълүмат бир – һәркем синнән ни дә булса белеп китсен. Ул мәгълүматлар әһәмиятле булсын, юк-бар белән булышма.

– Дуслык һәм эчкерсезлек гыйльми аралашуны дәвамлы кылыр. Килгәннәрне сыйла, кирәксә, хәлләренә кер. Кадерләрен бел. Җитешсезлекләренә күзеңне йом. Йомшак мөнәсәбәттә, хуш мөгамәләдә бул. Аларның һичберсеннән тарсынма һәм бизгәнлек күрсәтмә. Үзеңне аларның берсе итеп тот.

– Кешеләргә алар кабул итмәслек нәрсәләрне йөкләмә. Алар яраткан нәрсәләрне син дә ярат. Аларга һәрдаим изге нияттә бул.

– Тугрылык күрсәт. Тәкәбберлекне ташла. Сине читләтсәләр дә, син аларны читләтмә, саклан. Сиңа хыянәт итсәләр дә, син әманәтле бул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading