16+

Сихәтле самавыр

Йомыш төшеп Кукмара районына җилдерткәндә, Байлангар авылына җитәрәк юл кырыеннан ерак түгел тау битендә бик зур самавырга күз төште.

Сихәтле самавыр

Йомыш төшеп Кукмара районына җилдерткәндә, Байлангар авылына җитәрәк юл кырыеннан ерак түгел тау битендә бик зур самавырга күз төште.

Якыннанрак күрер өчен машинаны туктатып, аланлыкка юнәлдек. Әлбәттә, самавырның хуҗасы кем икән дигән кызыксыну якында гына булган авыл урамына алып килде. Сораша торгач, аның хуҗасы да табылды. Ул 60 яшьлек Рифкать абый Сәләхов булып чыкты.
– 20 еллар элек су буенда йөри идем, җир астыннан бәреп чыккан суны күрдем дә, актара башладым, су көчлерәк саркый башлады. Табигый ташлар алып килеп, чишмәне файдаланырлык итеп эшләп куйдым. Аннары чишмә барлыгын белеп, тау астына сукмак салынды. Бирегә юлчылар да, күрше-тирә авыл кешеләре дә, җиләккә йөрүчеләр дә туктала башлады. 25 метр астан язгы-көзге пычракларда су ташу җайсызрак бит инде, шуның өчен чишмәне тау битенә күтәрү хыялы белән яши башладым: гид­ротаран дигән механизм ясарга ниятләдем. Яшьтәшләремә фикеремне җиткергәч, булмастай турында хыялланасың дип, кул гына селтәделәр. Җир астыннан су­зыр өчен, торбалар кирәк, финанс ярдәм итсәгез, эшләп карыйм, дидем. Барып чыкмаса, бурычлы булып калмам дигәч, ярдәм иттеләр. Эш барып чыкты. Әлбәттә, интернет та ярдәмгә килде. Математик исәпләүләр дә файдага булды. Хәзер бу механизм тәүлегенә берөзлексез тонна ярым суны өскә кудыра. Электр тогы да кирәкми, бары тик агып чыккан су хисабына эшли, – дип, булдыклылыгын исбатлады Рифкать абый.
Хыялы тормышка ашкач, суның чис­талыгы да мөһим дип, самавыр ясарга да була ул. Кирәк-яракларын юнәтеп, ике ай дигәндә, үзе кадәр самавыр ясап бастырып куя. Суы тагын да шифалырак булсын дип, «Бисмилла» да яздырып элә.
– Чишмәнең биеклеге ярты метр гына, шунлыктан кыш айларында гид­ротаранны сүтеп алырга туры килә, – дип уфтана Рифкать абый.
– Рифкать абый үз максатына ирешүчеләрдән. Әле бит аның артында Рузалия апа белән тәрбияләп үстергән менә дигән уллары, кызлары бар, – дип безгә кушылды узып баручы авылдашы.
Амин дигән сәгатькә туры килсен.

Рәзинә Мәрданова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading