16+

Син әле безгә кирәк!..

Апас районының Әлмәндәр авылында туып, шунда намуслы хезмәт итеп, балалары, кияү-киленнәре, оныклары тәрбиясендә гомер кичерүче тыл ветераны – газиз әтиебез Нурислам Мифтахов – безнең иң кадерле кешебез!

Апас районының Әлмәндәр авылында туып, шунда намуслы хезмәт итеп, балалары, кияү-киленнәре, оныклары тәрбиясендә гомер кичерүче тыл ветераны – газиз әтиебез Нурислам Мифтахов – безнең иң кадерле кешебез!

Гаиләдә биш баланың иң олысы булган әтиебезгә тормышның ачысын-төчесен күреп үсәргә туры килә. Дәү әтиебез Габделхәкимнең, туганый бабаебыз Вәлиуллаларның Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча көрәшеп һәлак булулары сәбәпле, шушы еллар авырлыгы дәү әниебез Фәрһезадә белән әтиебез Нурислам җилкәсенә төшә. Яңа гына мыек чыгып килгән егет эне-сеңелләрен аякка бастырып, аларны ачы сугыш афәтләреннән, ачлык-ялангачлыктан саклап, олы яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар белән беррәттән колхоз эшендә дә эшләп, Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә: җиденче сыйныфны бетергәч үк, тимерче булып эшли башлый. «75 ел узганнан соң да, шул елларны исемә төшерсәм, әле дә тәнемнән «кырмыскалар йөгерешә башлый», – ди ул. Сугыштан соң биш ел десантник булып Армия хезмәтен үтәп, аннан соң да туган илебезне аякка бастыруда тырышып эшли. Аның моңлы тавыш белән «Карурман» көен сузып җибәрүе генә дә шул еллар авырлыкларының бер дәлиле булып тора.

Ул, еллар тынычлангач, тагын тимерче, автомеханик, ферма хезмәткәре, хуҗалык сөте ташучы булып намуслы хезмәтен дәвам итә.

Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, кадерле әтиебез газиз әниебез тыл ветераны Хәмидулла кызы Миңзифа белән иңгә-иң куеп, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Безгә дөрес тәрбия биреп, авырлыкларны җиңеп яшәргә өйрәтеп, олы тормыш юлына очырдылар. Алар безнең таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучы һәм саклаучыбыз да. Әниебез Миңзифа бакыйлыкка күчсә дә, ул һәр көн безнең арабызда кебек. Аның безгә күрсәткән игелекләре үзенә дога булып барып ирешсен иде.

Үзе генә калуга карамастан, киң күңелле әтиебез безне үз канат астына җыеп берләштереп, тормышыбызга ямь өстәп тора. Шушы көннәрдә кадерле әтиебезнең туган көне. Без аны шушы гүзәл бәйрәме һәм бөтен дөнья халкы белән бергә яулап алынган Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, аяз күкләр телибез! Бөек Җиңүгә әнием Миңзифа белән икегезнең керткән өлешегезне оныкларыгыз – дәвамчыларыгыз да мәңге онытмас, кадерлеләребез!

Безнең газиз кешебез сөекле хәләл җефет тә, кадерле әти дә, яраткан дәү әти дә. Аның янында һәрвакыт балаларын, кияү-киленнәрен, онык-оныкчыкларын, киңәш сорап кергән күршеләрен, авылдашларын күрәсең.

Аллаһы Тәгалә илгә-көнгә тынычлык юллап, сиңа хәерле сау-сәламәт гомерләр биреп, һәр туган көнгә сөенеп, барыбызның да рәхәтен күреп яшәргә язсын иде кадерлебез! 

Барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың исеменнән кызың Сөмбелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading