16+

Ә син "Татарча диктант" язасыңмы?

Оештыручыларның быел узасы диктантка өметләре зурдан. Беренче елны 600 кеше катнашса, 2020 елда бу сан 375 меңнән артып киткән.

Ә син "Татарча диктант" язасыңмы?

Оештыручыларның быел узасы диктантка өметләре зурдан. Беренче елны 600 кеше катнашса, 2020 елда бу сан 375 меңнән артып киткән.

Шушы күрсәткечләр нәтиҗәсендә, быелгы акциядә бер миллионга якын кеше катнашырга тиеш, дип фаразлый оештыручылар. Чарага катнашучыларны гаиләләре, дус-туганнары белән бергәләп килергә чакыра.

Быел «Татарча диктант» акциясе алтынчы тапкыр өч көн дәвам итәчәк. Беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/ сайтына кереп, текстны клавиатура ярдәмендә дә җыеп булачак.

Ел саен уздырыла торган бу акция туган телебезне ни дәрәҗәдә белүебезне аңларга ярдәм итә, татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт уята. Ул хәзер дөнья күләмендә үтә.

10 сентябрьдә – Татарстан һәм Башкортстан халкы, 11 сентябрьдә – Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр, 12 сентябрьдә – чит илләрдә гомер итүчеләр татар теле буенча белемнәрен тикшереп карый алачак. Диктантның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә булачак. Моннан тыш, чит илләрдә, төбәкләрдә һәм Татарстан районнарында төрле мәйданнарда диктант язу мөмкинлеге тудырылачак, ди оештыручылар. Алар – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Оештыручыларның быел узасы диктантка өметләре зурдан. Беренче елны 600 кеше катнашса, 2020 елда бу сан 375 меңнән артып киткән. Шушы күрсәткечләр нәтиҗәсендә, быелгы акциядә бер миллионга якын кеше катнашырга тиеш, дип фаразлый оештыручылар. Чарага катнашучыларны гаиләләре, дус-туганнары белән бергәләп килергә чакыра.

Шулай ук быел беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/ сайтына кереп, текстны клавиатура ярдәмендә дә җыеп булачак. «Болай диктант язарга теләүчеләр телефоннарына, компьютерларына татар клавиатурасын йөкләргә тиеш. Алайса без татар хәрефләре урынына рус хәрефләрен генә куеп язарга гадәтләндек. Акциядән соң, бөтен дөнья татар хәрефләре белән дөрес итеп язар, дип өметләнәбез», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Ленария Мөслимова.
Диктант текстын КФУның татар филологлары сайлап ала. Быел Татарстанда һәм чит илләрдә гомер итүче катнашучылар Гомәр Бәшировның әсәрләреннән ике өзекне язачак. Ә Россия төбәкләрендә яшәүчеләр өчен Ибраһим Сәлаховның әсәреннән өзек сайланган. «Диктант язганда, гади генә хата ясаучылар да, игътибарсызлык, телнең үзенчәлекләрен белеп бетермәгәнлек аркасында ясалган хаталар да бар. Кирәкмәгән урында өтер кую очраклары күп. Шулай да, иң күбе – «5»ле һәм «4»ле билгеләре, «3»ле һәм бераз гына «2»ле дә куелган. Быел инде «2»лене бөтенләй куймаска килештек», – диде филология фәннәре кандидаты, доцент Гөлназ Мөгътәсимова.

Диктантларны КФУ укытучылары тикшерәчәк. Нәтиҗәләр акция узып, 30 көн үткәч, diktant.tatar сайтында чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading