16+

Синоптиклар декабрьнең икенче декадасы нинди булачагын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада җылы һәм юеш һава торышы саклана.

Синоптиклар декабрьнең икенче декадасы нинди булачагын фаразлады

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген республикада җылы һәм юеш һава торышы саклана.

Көндез һәм кичен явым – төшем булуы көтелә. Кичә башкалада яңгыр сибәләсә, бүген юеш кар явачак, шулай ук буран булуы ихтимал. Аерым районнарда буран һәм бозлавык көтелә.  

Кичен һәм төнлә һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр, көндез -2дән +2 градуска кадәр булыр дип көтелә. "Юлларда бозлавык", - дип кисәтә метеорологлар.

Кыш әле килергә ашыкмый. Декабрьнең беренче 10 көне аномаль җылы булды, икенче ункөнлектә дә салкыннар килергә  ашыкмый, республикада гадәттәгедән югарырак температуралар көтелә, диелә хәбәрдә. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading