16+

Ситуацион үзәк сайлауларның чисталыгын тикшерәчәк

Ситуацион үзәкнең төп максаты – сайлау көнне республикада уза торган барык вакыйгаларның, күзәтүчеләрнең эшен координацияләү.

Ситуацион үзәк сайлауларның чисталыгын тикшерәчәк

Ситуацион үзәкнең төп максаты – сайлау көнне республикада уза торган барык вакыйгаларның, күзәтүчеләрнең эшен координацияләү.

Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ситуацион үзәге ачылды.  Үзәк 8 нче сентябрь - Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар көнне эшләячәк. Аның максатлары белән төбәк бүлегенең башкарма комитет җитәкчесе Андрей Кондратьев таныштырды.

Ситуацион үзәкнең төп максаты – сайлау көнне республикада уза торган барык вакыйгаларның, күзәтүчеләрнең эшен координацияләү. Андрей Кондратьев әйтүенчә, барлык сайлау участокларында күзәтүчеләрнең катнашуы тәэмин ителгән. Алар 2811 участокта сайлауларның чисталыгын күзәтәчәк һәм бу хакта ситуацион үзәккә хәбәр итеп торачак. “Кирәк булган очракта, без дә, юридик хезмәтләр дә бу эшкә кушылачакбыз”, - ди партиянең төбәк бүлеге башкарма комитет җитәкчесе. 

Ситуацион үзәкнең хезмәткәрләре – “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчеләре. Алар партиянең сайлау кампаниясе барышын яктыртып барачаклар. Күзәтүчеләрнең эше, халык белән очрашулар, районнарда сайлаулар барышы турында мәгълүмат ситуацион үзәккә җыелачак. Биредә шулай ук экзитпол (сайлау участокларыннан тавыш биреп чыгучы гражданнардан сораштыру) мәгълүматлары да тупланачак. Кондратьев әйтүенчә, экзитполлар ярдәмендә партия республикада узучы сайлауларның торышын күреп булачак. 

“Хәзер ситуацион үзәктә безнең төп проектлар координацияләнә, - дип билгеләп узды Андрей Кондратьев. - “Минем ишегалды” программасы кысаларында халык белән 650 очрашу уздырылган, сайлауларга хәтле без 750 булыр дип планлаштырабыз, бу эш тукталмый. Мәгълүм булганча, бу проект Президент тарафыннан хуплау тапты һәм 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шулай ук Республика буйлап 4 мобиль сырхауханә эшли – бу да партиянең проекты”. Шулай ук “Минем депутат” онлай-сервисы да үз эшен дәвам итә. Колл-үзәк эшли башлаганнан бирле 7 меңгә якын шалтырату кабул ителгән, порталда 12 кеше теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading