16+

Сәхәр боткасы белән сөт теше

Минем беренче уразам.

Сәхәр боткасы белән сөт теше

Минем беренче уразам.



Бик күптән булды инде ул. Балачакта ук. Күрше авылда, әби белән бабайда кунакта идем мин ул чакта. Таң беленмәс борын торып, ай яктысындагы сәхәр бик серле, ниндидер әкияти тылсымлы тоела иде. Кулда кашык. Ботка ашыйм. Ә күзләрем ярымйомык. Шуңа сәхәр ашау да төштә дә, өндә дә төсле. Шундый сәхәрләрнең берсендә әбием күп кенә май салып тәмле карабодай боткасы пешергән иде. Ә мин үземне сәхәргә уятканнарына сөенеп, зур итеп кабуым булды, авызда нидер шырт итте. Таштыр дип уйлаган идем. Ул минем сөт теше булып чыкты. Гадәттә, ул сөт тешләре селкенеп торгач бик авырталар. Тешне җепкә, җепне ишеккә бәйләп тартып алырга туры килә. Ә монда сәхәргә торып ботка ашаган өчен авыртмый-нитми генә сөт тешеннән котылганым истә. Бабай-әбиле ул серле балачак матур төш кебек хәзер дә хәтердә.


Алсу Сафина, Буа

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading