16+

Әсгать Сәфәров: "Үстереп, җыйнап алган икмәкләрне эшкәртү, саклау да мөһим"

Актанышта 200 млн сумга элеватор төзелгән.

Әсгать Сәфәров: "Үстереп, җыйнап алган икмәкләрне эшкәртү, саклау да мөһим"

Актанышта 200 млн сумга элеватор төзелгән.

19 август көнне Актаныш районы “Әнәк” агрофирмасының Иске Айман бүлекчәсендә 15 мең тонна сыйдырышлы элеватор кулланышка тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Челтәр компания»се  ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев,  "Әнәк" агрофирмасы акционеры Альберт Мостафин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты. 

"Әнәк" агрофирмасының 20419 гектар сөрү җирләре бар. Биредә зур күләмдә бөртеклеләр игелә. Аларны урнаштыру өчен шушы элеваторны төзү идеясе барлыкка килә. Аны узган елның июль аенда төзи башлыйлар. Инде менә  быел ул яңа ашлыкны кабул итә башлады.
– Әлеге элеваторның сәгатенә 50 тоннага якын киптерү, 100 тоннага кадәр чистарту мөмкинлеге бар. Аллага шөкер, икмәкләребез мул күренә. Күпчелеге өченче, дүртенче класска туры килә. Аларны югалтуларсыз җыеп алсак, 45-50 мең тонна тирәсе тулай җыем булыр дип өметләнәбез. Икмәкләрне үзебезнең, Актанышның, Илешнең элеваторына илтәбез,- диде район башлыгы.

Әлеге элеваторны үзләренең хисапларына төзегәннәр. 200 миллион сумнан артыкка басты, диделәр. Биредә заман таләпләренә җавап бирә торган лаборатория дә эшли. Анда икмәкләрне барлык параметр буенча да тикшерәләр.
- Сезнең якларга килгән саен үзгәрешләрне карап, сокланып йөрим. Бу республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы тармагына күрсәткән игътибары нәтиҗәсе дә. Ә бу элеватор бик кирәк. Чөнки быел рекордлы уңыш җыелыр дип көтелә. Сезнең районның да бер гектарга уртача уңышы әлегә кырык центнерга якынны тәшкил итә. Бу зур хезмәт. Үстереп, җыйнап алган икмәкләрне эшкәртү, саклау да мөһим, - диде Әсгать  Сәфәров.

- Безнең элек электән Актаныш игенчесе дигән исемебез бар. Игенчеләребез әлеге исемгә тап төшерми хезмәтләрен дәвам итәләр. Без республикада иң күп уңыш алучы районнар рәтендә йөрибез. Быел да сынатмабыз, һава торышы трек бирсә, 200 мең тонна тулай җыем алырбыз дип ышанабыз. Безнең районга инвестицияләр керткәне өчен "Агро көч" җәмгыятенә зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде Энгель Фәттахов.

Альберт Мостафин үз чиратында "Әнәк" агрофирмасы хезмәтчәннәренә куйган тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Әлеге элеватор Татарстанның Атказанган агрономы Милес Мәүлиев исемен йөртәчәк.

Рузиля Хәсәнова

"Актаныш Информ"
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading