16+

Чехов базарын нәрсә көтә?

31 август көнне Казан үзәгендә урнашкан данлыклы Чехов базары ишекләренә дә йозак эленде.

Чехов базарын нәрсә көтә?

31 август көнне Казан үзәгендә урнашкан данлыклы Чехов базары ишекләренә дә йозак эленде.

Шулай да бушап калган базар тирәсендә ара-тирә халык йөри. Күбесе “Базар кая китте соң?” - дип аптырый. Ябык ишекләрне тарткалап караганнан соң, авыз эченнән нидер мыгырдап үз юлы белән китәләр.

Гадәттә, нинди дә булса бина ябылса, аны каршысына ябылу сәбәпләре, кайчанга кадәр эшләмәячәге язылган белдерү куела. Монда анысы да юк. Базарның төп бинасын бары тик бикләп куйганнар. Ә арттагы павильоннар, гомумән, җир белән тигезләнгән. Чехов базары янындагы машина кую урыны гына үз урнында калган.

Базарның алгы өлешендә җиләк-җимеш һәм яшелчә сатучы бер кибет, чәчәк сатучы ике кибет эшли әле. Беренчесенә кереп сораштырган идем, “бал сылап куйганнар мени, көн дә журналистлар йөри” дип ишеген борын төбемдә ук ябып куйды. Янәшәсендә генә булган чәчәк кибетенә кердем. Сатучы ханым исем фамилиясен язмыйм дигәч кенә үз фикерен әйтте. (Әллә базарда эшләүчеләрне куркытып куйганнар инде: йә комментарий бирүдән баш тарталар, йә исем фамилиясез генә җавап бирәләр).

- Без дә сез белгән кадәр генә беләбез. Ник сез бездән сорыйсыз соң? Әнә шәһәр администрациясенә барыгыз! Алар хәл итергә тиеш бит бу мәсьәләне. Сез безгә ни дә булса аңлаттылар дип уйлыйсыз мәллә?! Юк шул. Берничә көн алдан базарны ябабыз, кая телисез шунда китегез, дип әйттеләр дә, шуның белән бетте. Мин бары кибетче генә. Хуҗа “куып чыгарганчы сату итәбез”, диде. Аннан соң чәчәкләрне башка кибетләргә таратачаклар. Бу сату өчен яхшы җир иде инде, кеше күп йөри бит монда. Базар эчендә бәдрәф бар иде, без шунда йөрдек. Хәтта анда да кермиләр хәзер. Күршедәге кафеларга “кертегез әле” дип ялынып йөрибез. Базардан күченүче сәүдәгәрләр яңа адресларын язып калдырган иде, хәтта аларны да кемнәрдер килеп йолкып, җыртып китте, - ди чәчәк сатучысы.

Чехов базары ябылырга мөмкин дигән сүз 2011 елларда ук чыккан иде инде. Хәзер аның урынына өч катлы сәүдә үзәге төземәкчеләр. Базар ябылуга кагылышлы сораулар белән Казан шәһәре мэриясенә мөрәҗәгать иткән идек. “Базар да, җир дә шәхси милек булып санала. Аның безгә бер кагылыш да юк” - диделәр. Базар хуҗалары элемтәгә керми, әлбәттә. Халык борчуында аларның эше юк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading