16+

«Сәлам, канишны!», яки Ләбиб Лерон нигә шундый рәхәт кеше?

Була бит шундый рәхәт кешеләр: аның барлыгын белү дә тормышыңны ямьлерәк итә. Җен-пәриләр килешәме шунда... Ләбиб абый шундый рәхәт кешеләрнең берсе ул.

«Сәлам, канишны!», яки Ләбиб Лерон нигә шундый рәхәт кеше?

Була бит шундый рәхәт кешеләр: аның барлыгын белү дә тормышыңны ямьлерәк итә. Җен-пәриләр килешәме шунда... Ләбиб абый шундый рәхәт кешеләрнең берсе ул.

Аралаша башлавыбыз минем «Гаилә һәм мәктәп» журналына килгәч булгандыр. Безнең әле яңа журнал чыгарып яткан көннәр, эчтәлеген дә бай итәсе, гаиләдәге тәрбиянең никадәр кыйммәтле икәнен дә укучыларга тагын бер инандырасы килә. Үрнәк гаилә буларак әңгәмәгә, ике дә уйламый, Лероннарны чакырдым. Һәр гаиләнең үзе генә белгән серләре, кагыйдәләре була. Бәхтияр һәм ике асыл кыз: Айсылу белән Ләйләнең әти-әнисе. Ләбиб абый белән Фидания апа – ачык кешеләр, ничек бар – шулай сөйләштек. Шулкадәр ихлас аралашу килеп чыкты. Тышлык өчен ярты көн фотосессия үткәргәннән соң, уллары Бәхтиярнең нәкъ менә шушы олы йөрәкле гаиләдә генә үз урынын таба алыр иде дигән фикер калды. Бәхет бит ул – бәхетне ничек аңлавыңнан да тора. Ләбиб абый «Юморкалар» дигән китабын бүләк итте. Рәхәтләнеп бер сулышта көлә-көлә укыдым.

Ләбиб Лерон иҗатын мин әкренләп ачтым. Анысы «Идел» журналы белән бәйле. Журналның туксанынчы еллардагы архивын караган саен, яңа ачыш табам. Менә ул «Бәллүр төн» дигән кыйссасына (1994, март) мондыйрак кереш сүз яза: «Ошбу кыйсса – татар һәм чит ил сигаретларының («Илбар», «Сабантуй», «Шәһри Казан») уртак иҗат җимеше. Әгәр дә әсәрдән әче төтен исе «слишком каты» килә икән, «Күзгә төтен өрүче» дип мине гаепләмәгез инде, җәмәгать!» Шулай шаяру катыш, нечкә юмор белән «Идел»дә нинди генә әдәби тәҗрибәләр үткәрмәгән ул буын язучылары! Ак шигырь дә калмаган, верлибры да... Яңа геройлар, яңа сүзләр уйлап чыгарган, эпиграмма, пародияләрне бәргәннәр генә! Аларның иҗат хөрлегенә кызыгып үлмәле...

Югыйсә, хәзер дә «Идел» – иҗат мәйданчыгы, языгыз, кызыклы тәҗрибәләрегез белән уртаклашыгыз дип әйтә киләм, тик үз тавышым үземә генә ишетелә бугай – булган авторларны да, нигездә, социаль челтәрләреннән чүпләп утырган көн... Ә Ләбиб Лерон бүген дә актив иҗат итә, «Идел»дә дә кимен куймый. Ничә ел дәвамында «Ләбиби хәтер» сәхифәсен алып барды ул: олпат язучылар турында үзе генә белгән серләр белән уртаклашты, беркайда да чыкмаган, фәкать Ләбиб Лерон архивында гына булган сирәк фотолар белән дә уртаклашты. Әмирхан Еникинең Коръәне турында ни белә идегез? Булат Сөләйманов балыклары турында язганда автор нәрсәне күз уңында тоткан? Роза Хафизова фатыйхасын алу җиңел булганмы? Тулы бер китаплык хатирәләр, башлап язучылар өчен идея-илһам чыганагы! Анысы да монысы, студент еллары истәлекләре белән дә бүлеште Ләбиб абый: абитуриент көндәлеген көлеп тә, кызыгып та укыдык. Чөнки ул чор шәкертләре авылларыннан Казанга килгәндә үк язучы булам дип килгән һәм максатларына ирешкән дә.

Моннан өч-дүрт еллап элек баш мөхәррир Радик Сабиров җитәкчелегендә татар әсәрләрен русчага аудару буенча шактый гына кимәлле эш башкарылды. «Идел» журналының рус басмасында Ләбиб Лерон шигырьләренең русча тәрҗемәсен дә бастырдык. Иҗатка шулкадәр җитди караганын күреп, сокланганым хәтердә. Тәрҗемә бит ул русчага аударудан гына тормый, һәр сүзнең мәгънәсен җиренә җиткерү мәслихәт. Башка авторлар да аның шикелле булсамы? Соңыннан ул тәрҗемәләрен туплап, китап итеп чыгарды. Тышлыгына кызык кына сурәтләр ясаткан Ләбиб абый, шуңа сабыйларча сөенеп, мактанырга алып кергән. Бер аңа, бер азрак эротика сирпелеп торган сурәткә карап, ни әйтергә белми карап торабыз бит. Шул арада гаип булды тагын. Тик китабы башка сурәт белән басылып чыкты, сәбәбен сорап тормадык инде.

Мин аның яшьләр иҗатына битараф булмавын да беләм. «Идел»не даими укып бара, өметле автор күренсә, менә бу баладан шагыйрь чыгачак, дип фикерен җиткереп тора. Әдәби суд утырышларыннан да калганы юк – адвокат вазыйфасын җиренә җиткереп башкара, тел-теш тидерә торган түгел. Әдәбиятка килүче яшьләргә кул биреп, үсендереп торырга кирәк дигән миссия белән яши кебек. Алай гына да түгел, бер күчмә суд утырышында ул казый да булды инде – әлеге образ да килешә үзенә. Аксакал буларак, тагын бер 20 елдан шул язмыш көтсә иде үзен.

Ләбиб абый белән юлда йөрү дә искиткеч. Анысын да язмый калалмыйм: чөнки юлчының ярты бәхете юлдашыннан тора. Командировкаларга чыксак, миннән дә бәхетле кеше юк: юлы буе әдәбиятчылар тормышын кинода караган кебек хис итәсең, татар каләм ияләренә сокланасың (ничек ул аларның барысын да зурлап ирештерә беләдер), шундый олпат татар әдәбиятында кайный алуыңа шатланасың. Әгәр кызу урак өстендә (журнал тапшырган көннәр кызу урак өстен хәтерләтә инде бездә) Ләбиб абый ишектән кереп, шунда-шунда барабыз әйдә, дисә, чыгасың да китәсең. Чөнки Ләбиб абыйның юллыгы әйбәт, журналың да вакытында басмага китәчәк, әллә ничаклы бай материаллар белән йөреп тә кайтачаксың. Берсендә шулай Батулланың торган авылына – Чыршыга ияртеп китте ул, рәхмәт яугыры. Халык язучының көнкүреше, яшәеше бер кызык булса, биредә үзе җыйган хәттин күп кызыклы экспонатлы музее да бар икән ич: яңа йортка күченгәч, иске йортыннан музей ясаган. Анда ни генә юк, чиккән сөлгеләр, өй кирәк-яраклары, төрледән төрле уен кораллары... Батулла бабай аларда уйнап та күрсәтә, тарихын да сөйли: кайчан ачылыр иде ул миңа гына? Ә Ләбиб абый белән уртак сүзләре күп, сүз иярә сүз китә: икесе дә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел. Яздырып, төшереп кенә өлгер! Хәер, бу яктан ул үзе дә маһир: «Таныдыгызмы әле?» «Җирнең фәләненче чакрымында торган мәлем...» ишерәк гыйбарәләр белән социаль челтәрләрен манчый гына. Барысын танып та бетереп булмый, аның кайда йөргәнен интернеттан карап та җитешеп барам димә – ә ул барына да өлгерә! Кайчак шулай берәр сәяхәтеннән бүләкләр дә алып кайта, Алтайдан ияреп кайткан хикмәтле күчтәнәч чәй тәме әле дә тел очында. Әле саллы гына журнал да чыгара: «Безнең мирас» – өстәл басмам, тарихчы-журналист буларак, табышлары байтак.

Аның белән бергә эшләргә насыйп иткән язмышыма рәхмәтлемен. Ләбиб абый, туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз! «Сәлам, канишны!» дигән фирменный сәламеңне тагын бик күп еллар ишетергә язсын, яме!

Гөлүсә Закирова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading