16+

Сәламәт булыйм дисәң, магнийлы ризык аша!

Сәламәтлек өчен иң мөһим микроэлементларның берсе – магний. Әлеге элемент кандагы шикәр күләмен контрольдә тота, кан басымын көйли, аксым синтезы өчен җавап бирә.

Сәламәтлек өчен иң мөһим микроэлементларның берсе – магний. Әлеге элемент кандагы шикәр күләмен контрольдә тота, кан басымын көйли, аксым синтезы өчен җавап бирә.

Шуңа да магнийга бай ризыклар ашарга тырышыгыз. Әйтик, банан. Бер уртача зурлыктагы бананда (118 грамм) 32 мг магний бар. 85 гр скумбрия балыгында ул – 82 мг. Йөрәк өчен файдалы булган магний шпинат белән кәбестәдә дә бар. Кабак төшендә (28 гр) 150 мг магний исәпләнә. Бер кисәк кара шоколадта (29 гр) – 95 мг, кипкән инжирда (75 гр) – 51 мг, уртача зурлыктагы авокадода – 58 мг.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading