16+

“Сәләт” аланнарына языла башларга була

Бүгеннән “Сәләт”нең җәйге аланнарына гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелде. Быел 22 профильле лагерь оештырылуы көтелә. Быелгы яңалыкларның берсе булып Кырымда “Сәләт – Ак Барс” сменасы ачылу тора.

“Сәләт” аланнарына языла башларга була

Бүгеннән “Сәләт”нең җәйге аланнарына гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелде. Быел 22 профильле лагерь оештырылуы көтелә. Быелгы яңалыкларның берсе булып Кырымда “Сәләт – Ак Барс” сменасы ачылу тора.

– “Сәләт” – уртак эшебез. Бу уңайдан әти-әниләргә рәхмәт әйтәсебез килә. Меңләгән балалар өчен мөмкинлекләр мәктәбе бу, алар шуны аңлап балаларны “Сәләт”кә алып киләләр.  Җәйге аланнар, җәйге лагерьлар  – иң зур игътибарга  лаек булган проектларыбыз, – дип белдерде журналистлар белән аралашу чарасында Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

“Сәләт” аланнарының күбесе республика районнарында урнашкан. “Осталар бистәсе”,  “Олимп”, “Имәнкәй”, “Рухият”, “Санак”, “Галәм” – аларның һәрберсе аерым юнәлешне күз уңында тота. “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова әйтүенчә,  “Сәләт”кә актив балаларның эләгү мөмкинлеге быел да зур булачак.
–“Сәләт – Ак Барс” сменасына да, башка аланнардагы кебек, укучылар зур марафон, бәйгеләр аша үтәләр, портфолио әзерлиләр. Әлегә Кырымга кабул итү кампаниясе башланмады. Якын бер ай эчендә мәгълүматлар “Сәләт” сайтында пәйда булачак, – диде ул.

“Сәләт”тә тел өйрәнеп буламы?
“Сәләт” татар телле мохит булдырырга омтылып яши. Татар телен камил белгән һәм туган телен өйрәнеп кенә килүчеләр өчен дә “Сәләт” аланнары барлык мөмкинлекләрне тудыра. Балаларга төрле чаралар вакытында тел буенча күнекмәләре алу, дәресләрдә, остаханәләрдә катнашу барышында туган телләрен чарлау мөмкинлеге күп булачак.

“Сәләт” яшьләр үзәге директоры урынбасары Игорь Смирнов әйтүенчә, “Сәләт”кә татар телен камил белгән әйдаманнар гына алына икән. Бер үк вакытта балаларны лагерьга алу аларның милләтенә яки диненә бәйле түгел, дип белдерде ул. Аннан “Сәләт” бүген 1994 елдагы кебек бер генә аланны үз эченә алмый. Монда төрле тематик юнәлештәге аланнар бар. Шул ук вакытта, мәсәлән, “Раушан” кебек туган телне өйрәнүгә нигезләнгән аланнар да эшли.
– Безнең өчен беренче чиратта баланың казанышлары тора. Ә ял, кичке чаралар вакытында җырлар, уеннар аша, аланнарның юнәлешләре йогынтысы нәтиҗәсендә балалар татар теле мохитенә чума, – ди Игорь Смирнов.

Ә менә “Сәләт”нең Кырымдагы аланына татар телен белгән балалар гына җибәреләчәк, диләр.
– Лагерьның „Раушан“ һәм Кырымдагы „Ак Барс“ аланнарында ял итәргә теләгән балалар өчен әңгәмә узарга туры килә. Монда алар татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтә алалар. Баланың телгә карата мөнәсәбәте безнең өчен мөһим. Әгәр дә бала татар телен белергә дип „Сәләт“кә килә икән, моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. “Сәләт”нең үз мохите. Баланың биредә телгә карата мөнәсәбәте үзгәрә. Аланга эләккәнче татар телен камил дәрәҗәдә белмәскә дә мөмкин, биредә исә ул кызыксына башлый. Аның үзе кебек сәлкешләр белән аралашасы килә. Телне үстерү өчен татар телен генә белгән балаларны җыю гына максат булып тормый. Телне белеп үк бетермәгән сәлкешләрне бергә  аралаштыру, тәҗрибә уртаклашу һәм телгә карата мәхәббәт уяту бу күпкә авыррак, бу безгә бурыч  булып тора. Моның өчен әйдаманнарны махсус ел дәвамында әзерлибез,  – сөйли “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

“Сәләт” аланы 5 меңнән башлана
“Сәләт” аланнарының бәяләре һәм үткәрелү вакыты белән кызыксынучыларга бар мәгълүмат сайтта күрсәтелгән. Юлламаларның бәясе биш мең сумнан башлап 20 меңнән артып китә. Ул аланның төрлелегенә һәм сменаның озынлыгына да бәйле.  Лагерьда түләүсез ял итү мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, “Сәләт” күп форумнар уздыра. “Болгар – туган тел” форумында һәрвакыттагыча  республика Президенты ярдәме белән 500 ләп бала ял итә. 
– Быел 6 форум үткәрелү күздә тотыла. 1997 елдан башланган традицион “Биләр” форумы, барлык сәләтлеләр җыела торган җыен булачак. Шулай ук IT юнәлешендәге форум, лидерлык сыйфатларын үстерә торган, командада эшләү мөмкинлеклекләрен булдыра торган “Лидер–Биләр” сменасы булачак. Кул эшләре, техник иҗатка белән кызыксынган “Юниорскилс Биләр” форумы һәм шулай ук медиа юнәлешендә дә форумнар уздырылачак. Җыр һәм бию юнәлешендә махсус иҗат лабораторияләре булачак.

“Сәләт”, җәен генә түгел, ел әйләнәсе эшли торган мәктәп. Шушы уңайдан сәләтлеләр “Асылташ-Сәләт” мәктәбенә бина булдыру юнәлешендә дә эшлиләр. Монысы инде ел дәвамында уку һәм төрле юнәлешләрне берләштергән укыту процессын үз эченә алачак. Хәзерге вакытта «Асылташ» “Сәләт” мәктәбе Казандагы 51нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында эшли.  Анда беренче һәм икенче сыйныфлар бар.  1Ә һәм 2Ә сыйныфларыннан аерым „Асылташ“ мәктәбе үсеп чыгар дигән өмет тә зур. Һәрхәлдә, “Сәләт”нең бер урында таптанмыйча, үсешен күзәтү дә рәхәт.

Уңышлар гына телисе килә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading