16+

Сноубордта һәм чаңгыда кайда йөрергә була?

Хәбәрчебез актив ял өчен популяр булган урыннарны барлады. Сез дә барыгыз, гаиләгез, дусларыгыз белән ял итегез, саф һава сулагыз.

Сноубордта һәм чаңгыда кайда йөрергә була?

Хәбәрчебез актив ял өчен популяр булган урыннарны барлады. Сез дә барыгыз, гаиләгез, дусларыгыз белән ял итегез, саф һава сулагыз.

«Медная гора» тау чаңгысы базасы
Тау чаңгысы базасы Кукмарада урнашкан. 600 метрга кадәрге озынлыкта дүрт трассасы һәм сноуборд өчен берничә сикерә торган урын бар.  
Бәяләр: чаңгы һәм сноубордны 1 сәгатькә алып тору – 350 сум. Балаларга – 150 сум. Инструктор кирәк булса, 1 сәгатькә – 500 сум. Күтәргеч: эш көннәрендә – 250 сум, ялларда – 300 сум. Балаларга – 150 сум.  
Тюбинг 1 сәгатькә – 100 сум.

«Казан» тау чаңгысы комплексы
Югары Ослан районының Савиново авылында урнашкан.
Тау чаңгысы һәм сноубордны (комплект) 2 сәгатькә прокатка алу бәясе: ял көннәрендә – 900, эш көннәрендә – 700 сум. Аннары соңгы сәгатьләр: 400 (ял көннәрендә) һәм 300 сум (эш көннәрендә).
Әмма шуны да истә тотыгыз: 12 мең сумны залог итеп калдырасы була.
Канат юлы: 7 тапкыр менү – 800 сум (балаларга 600 сум). ялларда – 1400/900 сум. Инструктор хезмәте: эш көннәрендә – 1900 сум, ялларда – 2300 сум.

“Ян” тау чаңгысы комплексы
Әлмәт районының Поташная Поляна авылында урнашкан.
Комплекс территорисяендә 7 яктыртылган төрле авырлыктагы трасса эшли.
Прокат: олылар өчен тау чаңгысы һәм ботинка бер сәгатькә – 200/300 сум (эш көннәрендә/ялларда). Балаларга – 100/150 сум.
2 сәгать: олыларга – 300/400 сум, балаларга – 100/200 сум.
Чаңгы һәм ботинка: 200 сум
Күтәрелү өчен ски-пасс – 200 сум.

«Каскад» тау чаңгысы комплексы
Биектау райоының Дөбьяз авылында урнашкан.
Прокат 1 сәгате, кайсы көн булуына карап, 200 сумнан башлап. Балаларга – 100 сум. Күтәргеч – бер сәгате 300 сум.

«Федотово» комплексы  
Зәй районының Федотово авылында урнашкан.
Бер сәгатькә чаңгы прокаты – 300/400 (эш көннәрендә/ялларда) сум.  
Сноуборд – 400/500 сум.
Тюбинг – 200/400 сум.
Бер тапкыр менү – 150 сум. Биш тапкыр менү – 300 сум. Ун тапкыр менү – 500 сум.
Инструктор хезмәте – бер кешегә 1600 сум.

«Печищи» тау чаңгысы курорты
Югары Ослан районының Печищи авылында урнашкан.
Инвентарь – 1 сәгатькә 400 сум. Балаларга – 250 сум.
Күтәрелү – 1 сәгатькә 500 сум, балаларга – 250 сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading