16+

Соңга калырга ярамый: бәрәңгене кайчан һәм ничек утыртырга?

Әлеге язманы язар алдыннан нигәдер бала чактагы бер җыр юллары искә төште: «Тышта ап-ак кар әле, суык көннәр бар әле». Гадәттә, май бәйрәмнәрендә бакчада казына идек, быел әлеге мәшәкатьләр шактый артка чигенде.

Әлеге язманы язар алдыннан нигәдер бала чактагы бер җыр юллары искә төште: «Тышта ап-ак кар әле, суык көннәр бар әле». Гадәттә, май бәйрәмнәрендә бакчада казына идек, быел әлеге мәшәкатьләр шактый артка чигенде.

Республиканың төньяк районнарында әле кар яңа эреп бетеп килә. Синоптиклар алай була, болай була дип фаразлый торалар, табигать шуның киресен эшли дә куя. «Мин үзем белермен ни кыласын», – дип әйтә, күрәсең. Татарстан авыл хуҗалыгы тикшерү институтының фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов: «Апрель коры килергә охшаган. Апрель коры булса, май-июнь дә коры килә, 2010 ел ук кабатланмаса да, быел корылык булыр», – дип әйткән иде «Татар-информ»га биргән интервьюсында.

Күрәбез: апрель ае шактый яңгырлы килде. Май ае да дымлы булырга охшап тора. Алла боерса, корылык дигәнең булмас та әле. Авыл агайлары исә үзләренчә фаразлый, май ае уразага туры килә – Аллаһ рәхмәтеннән ташламаячак.
Әнә шулай янып-көеп, борчылып, күк читеннән болыт көтеп, авыл кешесенең җәе дә үтә. Хәерле, тыныч җәйләр килеп, хезмәтенә күрә уңышы булса иде инде. Соңгы елларда бик күпләр, юньле-рәтле бәрәңге булмый, дип зарланалар. Йодрык-йодрык бәрәңге булсын өчен нәрсә эшләргә соң?

Симәнә әзерләү

Тагын бер әйләнеп элекке заманнарга кайтсак, авылларда халык телендә ак һәм кызыл дигән ике төрле «сорт» бар иде. Ак дигәне безнең илдә иң киң таралган «Лорх» сорты булса, кызылын кайбер районнарда «әмерхән бәрәңге» дип йөртәләр иде. Озаграк кайнаса изелеп-таралып бетә торган искитмәле тәмле бәрәңгенең тәмен кем генә онытты икән? Республикада күп төрле сортлы бәрәңгеләрне «Алчак» җәмгыяте тәкъдим итә. Алар белән элемтәгә кереп, иң яхшы сортларны белештек.

– Тиз өлгерә торган сортлардан «Ред Скарлет»ны тәкъдим итәргә була. Бу сорттагы бәрәңге озынча формада, үзе алсу төстә, ашар өчен бик тә тәмле. Кабыгы да юка түгел, сакларга да була, авыруларга да каршы торучан. «Жуковский ранний» сорты бик тиз өлгерә, корылыкка каршы тора ала. Алсу төстә, күзләре кызыл, эче ак. Составындагы крахмал 10-15 процент. Бүгенге көндә иң күп таралган сортларның берсе – «Невский». Бу сорт бер елда да сынатмый, – ди «Алчак» җәмгыятенең генераль директоры Фарид Измайлов.

Иң күп крахмаллы сортларның берсе «Регги» икән. Аның составындагы крахмал 14,8-18,8 процент. Зур уңыш алып сөенсеннәр дип, шәхси хуҗалыкларга иң югары сорттагы орлыклар гына тәкъдим итәбез, диделәр. Ләкин бәрәңге утырту белән бүгенге көндә бик аз хуҗалыклар кызыксына икән. «Алчак» җәмгыяте әзерләгән симәнәнең күбесе чит өлкәләргә китә, аны зур хуҗалыклар ала. Шулай да шәхси хуҗалыкка дигән маяны бетермиләр, теләгән кеше «Казан» агропромпаркына барып алырга мөмкин.
– Төрле авылларга барып 90 һәм 85 яшьтәге ике әби белән күрешеп, элек нинди симәнә утырта идегез, дип кызыксындым, – ди Балтач районы агрономы Нәсих Гыйниятов. – Икесе дә, бәрәңгенең күзен алып утырта идек, диләр. Икесе дә бәрәңгедән күзне алып кисеп тә күрсәтте. Хәйран калырсың, икесенең дә бәрәңге күзләре 8 грамм авырлыкта иде, үлчәгән кебек. Кул шулай җайланган, димәк. Элек күзен алып утыртканнар, калганын ашаганнар. Мин сигез генә түгел, күзләрне 18 грамм итеп кисеп, тәҗрибә өчен чүлмәкләргә утырттым әле. Нәрсә күрсәтер.

Ничек һәм кайчан утыртырга?

Иң яхшысы – бәрәңгене борынлатып утырту, бу очракта бәрәңге җиде-ун көнгә алданрак өлгерәчәк һәм ул фитофтороз, макроспориоз кебек авыруларга каршы тора алачак. Борынлату дүрт-биш атна аз гына яктылыкта башкарыла, беренче ике атнада температура – 12-15 градус, ә аннан соңгы ике-өч атнада 8 градус булырга тиеш. Шундый режим белән сакланганда, бәрәңге ныклы борын җибәрә. Бер күздән ике бәрәңге чыга дип исәпләнә. Шуңа күрә бәрәңгенең һәр күзен саклау мөһим. Утыртканда, бәрәңге борыны 0,2-0,5 сантиметрдан озын булмаса, ул сынмаячак. Утырту тулысынча туфракның өлгерүеннән, җылынуыннан тора. Туфракның температурасы 7-8 градус җылы булганда гына бәрәңге утыртырга ярый. Халык сынамышлары буенча, каен яфрагы тәңкә хәтле булганда, бәрәңге утыртырга вакыт дип санала. Туфрак җылынмаган булса, бәрәңгенең бүлбеләре ризоктониоз белән зарарлана. Гадәттә, бәрәңге утырту өчен иң кулай вакыт дип майның икенче яртысы санала. Соңга калырга да ярамый. Июнь башларында гына утыртылган «икенче икмәк»нең уңышы азрак була.

Соңгы вакытта бәрәңгене күтәртеп өскә утырта башладылар. Бу очракта туфрак тизрәк җылына һәм бәрәңге дә 12-18 көндә тишелеп чыга. Бик өскә дә утыртмагыз, җирне кисәк кенә туңдырса (иртә язда бу гадәти хәл), бәрәңге өшергә мөмкин. Бәрәңге утыртуның тирәнлеге симәнәнең диаметрына карап та билгеләнә.
Бакчалары зур булмаган шәхси хуҗалыклар бәрәңгене салам күмеп кенә дә үстерә башладылар. Әлеге очракта чүбен утыйсы, арасын эшкәртәсе юк, дым күп саклана. Үземә татып карарга туры килгәне юк, болай итеп үстергәндә, бәрәңгедән салам тәме килә, дип әйтүчеләр бар.

Чүп үләннәре белән көрәш

Бәрәңге бакчасы диюгә, нигәдер, күз алдына эт эчәгесе килә. Кайчак алар бер тамырдан үсә кебек.
Теләсә кайсы культура өчен басу әйләнеше бик мөһим, ә авылларда бәрәңге гомер буе бер урынга утыртыла, шуңа күрә аны акрынлап чүп баса, диләр белгечләр. Эт эчәгесеннән ашлама кулланып та, тәпке белән көрәшеп тә котылып булмый. Бары тик чәчү әйләнешен алмаштыру гына ярдәм итәчәк. Аның тамыры 50 см тирәнлеккә китә. Бәрәңге утыртканчы әле вакыт бар, алдан планлаштырып, бәрәңге бакчасын ике өлешкә бүлеп куйсагыз, иң яхшысы булыр. Люцерна утыртсагыз, өч-дүрт елда ул җирне ял иттереп дәвалаячак. Мондый теләгегез юк икән, бакчагызның бер өлешенә солы һәм вика яки клевер чәчегез. Ни генә утыртсагыз да, игътибарлы булыгыз, чүп үләннәре төп культураны басып китмәсен, чәчәк атып орлыгын җитештергәнче чабып алыгыз һәм моны берничә тапкыр кабатларга кирәк булырга мөмкин.

Бер кызыклы фактны да әйтергә кирәк. Чүп үләннәре бакча туфрагына «диагноз» куярга да сәләтле. Әгәр дә моңа кадәр үскән үлән бакчагызда күренми башласа, димәк, туфрак составы үзгәргән, аңа нидер җитми башлаган. Бака яфрагы һәм наратбаш үскән бакчаның туфрагы ачы була. Үги ана яфрагы, сарут, билчән үскән бакчаларда ачылык тиешенчә дигән сүз. Бәрәңге бакчагызда алабута күпләп үсә икән, димәк, бәрәңге урынын үзгәртергә вакыт җиткән, туфракның «хәле беткән».

Агуларгамы-юкмы?

Соңгы елларда бик күпләр бәрәңгене «Престиж» дигән агу белән эшкәртеп утырта. Ул колорадо кортыннан һәм авырулардан саклый диелә. Бәрәңге сабагына колорадо афәте килми, ә агу 40 көн дигәндә юкка чыгарга тиеш. Икенче бер төркем, агулаган бәрәңгенең сабагына корт килмәслек булгач, аның бәрәңгесе нинди булырга тиеш соң дип, бәрәңгенең сабагын гына агулый. Бик тә акыллылар, бөтенләй агу кулланмыйча, зур булмаган мәйданда үзләре өчен генә бәрәңге үстерәләр, кортларны җыялар, биологик препаратлар белән эшкәртәләр. Андыйлар, әлбәттә, бик сирәк. Кайсы ысул иң кулае соң? Әлеге сорауга төгәл генә җавап юк. Белгечләр дә бер төсле генә җавап бирми. Чын дөреслекне табу өчен, үзебез тәҗрибә ясап караячакбыз. Агулап утыртылган бәрәңгене 40 көннән соң лабораториядә тикшереп караячакбыз. Ничек кенә булмасын агу – агудыр инде ул.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading