16+

“Соңгы күлмәк” сүзтезмәсенең мәгънәсен 60 яшьтә генә аңлыйсың...

Үлем-китем күп вакыт. Әллә ияләшеп барабыз, кешенеке бер колактан керә, икенчесеннән чыгып та китә кебек. Үзеңә килеп кагылса гына, үлем белән очрашу бөтен күңелеңне айкап-чайкап ташлый...

“Соңгы күлмәк” сүзтезмәсенең мәгънәсен 60 яшьтә генә аңлыйсың...

Үлем-китем күп вакыт. Әллә ияләшеп барабыз, кешенеке бер колактан керә, икенчесеннән чыгып та китә кебек. Үзеңә килеп кагылса гына, үлем белән очрашу бөтен күңелеңне айкап-чайкап ташлый...

Мәрхүм туганыңны ахирәткә озату мәшәкатьләре булмаса, беренче мизгелләрдәге кичерешләрнең авырлыгыннан басылган җилкәң дә, кысылган йөрәгең дә, исәрләнгән башың да чыдамас иде. Озатасы бар шул, озатасы...

Узган гасыр азагында вафат булган әбине, әтине җирләү әлеге кебек күз алдында. Еллар узса да, якын кешеләреңне салкын җир куенына салу күренешләре җанны өшетеп ала. Ләкин яшьлек үлемнән ерактарак торгангамы, җаваплылыгы безнең өстә булмагангамы, мәрхүмнәрне төн саклау, юу, кәфенләү, гүргә иңдерүләр, әзер бер сценарий буенча барган кебек истә калган. Әбигә кәфен теккән вакытта “соңгы күлмәге” дип сөйләшүләре дә колакта гына. “Соңгы күлмәк” сүзтезмәсенең мәгънәсен 60 яшьтә генә бөтен барлыгың белән тоясың, котылгысыз икәнлеген ике икең дүрт булган кебек аңлыйсың, үз кулларың белән “күлмәклек” сатып аласың да, башка кирәк-яраклар белән түргә урнаштырып куясың. Куркыныч та түгел, нишлисең, якты дөньяларга бер килгәч, китәсе дә көн кебек ачык.

Бер ел элек вафат булган кыз туганымны саклап утырганда, ике әбинең бер-берсенә кәфенлек әзерләп куюлары турында шаяртып сөйләшүләренә сокланып куйган идем. Алдан алган үлемтекләре искереп, саргаеп беткәнгә яңаларын сатып алып, үзләре үк кисеп тә куйганнар. Бер-берсенең буйларын басып үлчәгән алар, аннары кисер алдыннан гына ятып ятып үлчәргә кирәк дигән уй килгән башларына, шулай эшләгәннәр дә. “Кыска булыр да, җәннәткә кертмәсләр, дип курыктык”, – диешеп кете-кете көлештеләр...

Иртәнге намазларын укып, бөтен шартын туры китереп туганыма соңгы күлмәген кистеләр, тектеләр. Юып кәфенләгәндә дә төгәл хәрәкәтләре белән, барысын да белеп, курыкмыйча башкардылар.

Алардан соң безнең буынга каласы эшләр инде югыйсә, ләкин җаваплылыгының зурлыгы шүрләтә. Аннары озату эшләрен мәчетләрдә дә, мәчеттән кеше чакыртып, акча түләп эшләтеп булгангадыр күңел тыныч. Акча җыйнаштырып куйсаң, озатучылар табылыр кебек. Саклап утырырга балалар, оныклар бар дигәндәй. 

“Саклау” дигәннән, әбиләр сөйләгән, кеше ышанмаслык хәл турында да әйтеп узмыйча булмый, гыйбрәт өчен. Шәһәрдәге ахирәтенең үлгәнен ишетеп, икенчесе аның фатирына китә. Озак кына ишек ачучы булмагач, үлгән әбинең улына шалтырата. Баксаң, алар әниләрен ялгызын гына калдырып, үз фатирларына кайтып киткәннәр. “Менә шундый хәлләр бар, балалар, андыйга ук барып җитмәсәк иде инде”, – дип үгет-нәсихәтләрен биреп, сырлар белән бизәлгән нурлы йөзләрен сыпыргалап, яулыклары кырыеннан чыккан ак чәчләрен тәртипләп, тәсбих тартуларын дәвам иттеләр алар. 

Әйе, һәр әйбернең үз вакыты, үз җае, үз тәртибе бар шул. Үлем генә вакытсыз килә. 57 яшендә бакыйлыкка күчкән кыз туганымның елы җиткәндә бертуган апам да үлеп китәр дип башка да килмәде: ун көн авырып бакыйлыкка күчте. 65 яшенә җитеп бер дә авырмаган кешенең кисәк үлеме белән килешәсе килмәде. Әле дә ышанып булмый. Җәй көне Казаннан сатып алган матур күлмәкләрен кияргә дә насыйп булмаган апама. Әни мәрхүмә, апагыз Кадер кичәсендә туды дип әйтә иде. Җомга көнне күзләрен мәңгелеккә йомды... Әле никадәр эшлисе эшләре нияттә генә калды: эшчән, сабыр, пөхтә, чиста иде. Соңгы ак күлмәкләргә төренеп китеп барды апабыз. Искә төшә дә, үзәктә ниндидер, пычаксыз гына киселгән яра яңара, үзәкнең зур гына өлеше өзелә, ярасы сызлый. Иртәрәк, һай иртәрәк киделәр ахирәт күлмәкләрен икесе дә! Урыннарыгыз оҗмах түрләрендә булса иде...

Гөлфия Солтанова, Лаеш, Имәнкискә.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading