16+

Солдат коронавирустан курыкмый

Казанда 21 майда “Патриот” җыелу пунктында, санитар-эпидемия таләпләрен катгый төстә үтәп, егетләрне Россия Кораллы Көчләренә чакырылыштагы хәрби хезмәткә озату тантанасы булды.

Солдат коронавирустан курыкмый

Казанда 21 майда “Патриот” җыелу пунктында, санитар-эпидемия таләпләрен катгый төстә үтәп, егетләрне Россия Кораллы Көчләренә чакырылыштагы хәрби хезмәткә озату тантанасы булды.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин әйткәнчә, республика Үзәк хәрби округта беренче булып чакырылыштагы егетләрне хәрби частьләргә озатырга кереште. Санитар-эпидемия ягыннан иминлек чаралары күрелгән. Булачак солдатлар коронавируска тест узган.

-Җыелу пунктында егетләр медицина битлекләре һәм дезинфекция әйберләре белән тәэмин ителде. Хәрби частьләргә аерым пассажир вагоннарында баралар. Хәрби частькә килеп җиткәч тә, әле 2 атна карантинда торачаклар,-диде генерал-майор Сергей Погодин.
Тәүге партиядәге егетләр ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Татарстаннан быелгы язда 3 меңнән артык ир һәм егет армиягә чакырылыштагы хәрби хезмәткә җибәрелә, ә 17 мең кешегә медицина комиссиясе уздырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading