16+

Солтаннарга көн бетә, яки мигрантларга 2020 елда кайсы өлкәләрдә эшләү тыелачак?

Россия Хөкүмәте чит ил гражданнарын эшкә алуда чикләүләр кертә.

Россия Хөкүмәте чит ил гражданнарын эшкә алуда чикләүләр кертә.

Россия Хөкүмәте карарары нигезендә, төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәүдә һәм транспорт өлкәсендә эшләүче мигрантларның саны кимергә мөмкин. 

Мисал өчен, мигрантларга кабаттан стационар булмаган сәүдә объектларында һәм базарларда, даруханәләрдә, кибетләрдән, палаткалардан һәм базарлардан читтә сату тыелачак. Безнең авылда моннан 10-15 еллар элек Үзбәкстаннан апайлар килеп, сату итеп йөргәләде. Карт әбиләр шуларның килгәнен бигрәк тә көтеп ала иде инде. Арзанлы чүпрәк-чапракларын ярыйсы гына бәягә саткан апайлар да бик канәгать булып китә иде. Хәзер андыйлар миңа сирәгрәк очрыймы, әллә инде авылда әбиләр азайдымы, кыскасы "үзбәк апалар" безнең якта еш булмый башлады. Быел исә килгәннәренә дә сатарга ярамаячак...

Алкоголь һәм табак белән сату итә торган махсуслашкан кибетләрдә Россиягә акча эшләргә килүчеләрне эшкә алырга мөмкиннәр. Әмма аларның саны оешмада эшләүчеләр саныннан 15 проценттан артмау шарты куела. 

Спорт өлкәсенә килгәндә, хезмәткәрләрнең 25 проценты, ә коры җир транспорты һәм йөк ташу автомобильләре предприятиеләрендә эшләүчеләрнең 26 проценты  гастарбайтерлар булырга мөмкин. Шуңа да Казаныбыз автобусларында чит ил кондукторлары һәм машина йөртүчеләре кискен кимесә, гаҗәпләнмәгез, җәмәгать!

Төзелеш һәм яшелчә үстерү өлкәсендә ә чит ил гражданнары хезмәтен файдалануга чикләүләр кертелә. Төзелештә, мисал өчен, мигрантлар 80 процент кына була ала. Дөрес, Бурятия, Амур өлкәсе һәм Мәскәү бу исемлеккә керми. Аларда чикләүләр юк. Мәскәү - резина түгел, дисәләр дә, сыйдыра әле, бичара. Барын да сыйдыра. Ә менә Дагетсанда төзүчеләрнең бары 50 проценты гына мигрант була ала. 

Яшелчә үстерү белән шөгыльләнә торган оешмалар да  күп дигәндә 50 процент мигрантларны гына эшкә алырга хокуклы була. Бу уңайдан безгә борчылырга кирәкми кебек. Әмма Татарстандагы кайбер кечкенәрәк теплицаларда Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан килеп эшләгән һәм яшелчә үстерү белән алар гына шөгыльләнгән хуҗалыкларны да очратырга була. 

“Виза”лы мигрантлар өчен квотаны киметү дә күздә тотыла. Быел Россиягә 104 мең чамасы шундый чит ил кешесе акча эшләргә килә ала. Узган ел аларның күләме 40 меңгә күбрәк иде. 

Билгеле булганча, “визасыз” мигрантлар квотасыз гына килә.
 
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading