16+

"Sos! Sos! Sos! Хөрмәтле татар журналистлары, барыгыз да бер булып күтәрелегез әле..."

Ветеран журналист Люция Фаршатова үзенең шәхси блогында, проблема күтәреп, татар журналистларына мөрәҗәгать иткән. Сүз эштән киткән авыл фельдшеры турында бара.

Ветеран журналист Люция Фаршатова үзенең шәхси блогында, проблема күтәреп, татар журналистларына мөрәҗәгать иткән. Сүз эштән киткән авыл фельдшеры турында бара.

"Sos! Sos!  Sos! Хөрмәтле татар журналистлары, барыгыз да бер булып күтәрелегез әле..."

Соңгы вакытта Татарстанда татар авылларына (республикада урыс авыллары юк диярлек бит инде), димәк, татар милләтенә янә бер һөҗүм башланды бит. Ниндиме, хәзер анлатам.

Күпләр белә булыр, без  инде шактый еллар Биектау районының Өбрә авылында яшибез. (Салих Сәйдәшевнын бабаларынын туган авылы бу. Биредә аның музее да бар). Авылыбызда 60 лап йорт бар, 130 лап кеше яши. Балалар да хәйран. Безнең кебек пропискада Казанда булып, авылда яшәүчеләр дә шактый. Шул халыкка 0,5 ставкага эшләүче авылыбызда яшәүче фельдшер хезмәт күрсәтә иде. Билгеле инде, төрле хәлләр булып, ана еш  мөрәҗәгать ителә. Февральдән анын ставкасын 0,25 кә калдырганнар, һәм ул гариза язып эштән китүен хәбәр итте. Халык хафада.

Бездә болай да бернинди социаль оешмалар юк. Хат ташучы булмау сәбәпле, газета-журналлар да алдырмыйлар диярлек. Инде фельдшерны да кыскарттылар. Йә инде, дәүләт анын 8-10 менлек хезмәт хакына калганмы? Интернет әнә җырчы И.Кобзонга 42000000 менлек һәйкәр куярга җыеналар дип шаулый. Ә татар авылына хәерче акчасына эшләүче фельдшер да жәл. Бүгенгедәй авыр вәзгыятьтә бит әле бу. Мин бу проблема Татарстандагы һәр кечкенә авылга хастыр дип уйлыйм. Шуна күрә сезгә мөрәҗәгать итәм дә, коллегалар", диелә аның мөрәҗәгатендә.

Фото: https://saydash.tatmuseum.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading