16+

Социаль челтәрдәге видеодан соң эшеннән куылган Азнакай мәктәбе укытучысы гафу үтенде

Мәктәпкә кайту теләге турында сорагач, мөгаллим: “Бу могҗиза булыр иде”, – дип җавап биргән.

Мәктәпкә кайту теләге турында сорагач, мөгаллим: “Бу могҗиза булыр иде”, – дип җавап биргән.

Азнакайның 7нче мәктәбендә технология укытучысы булып эшләгән Радик Гарипов үз гамәле өчен гафу үтенгән. Аны социаль челтәрдә пәйда булган видеодан соң эшеннән азат иткәннәр иде. Укытучы һәм аның хезмәттәшләре, шулай ук укучылар белән видео-әңгәмә “Татарстанда” YouTube-каналында урнаштырылды.

“Бердәнбер әйбер – балалар, хезмәттәшләрем, әти-әниләр, белем бирү юнәлешендә бергә эшләргә туры килгән кешеләр алдында гафу үтенергә телим. Булдыра алсагыз, сез мине гафу итегез”, - диде Радик Гарипов.

Технология укытучысы буларак, Радик Шамилевич мәктәпнең хуҗалык эшләрендә дә зур эш башкарган. Мәктәпкә кайту теләге турында сорагач, мөгаллим: “Бу могҗиза булыр иде”, –  дип җавап биргән.

“Теләр идем. Башкарылмаган күпме эш калды, планнар күп иде”, – дигән ул.

Аның хезмәттәше, география укытучысы сүзләренчә, Радик Шамилевич - бик аралашучан кеше, барлык кешеләр белән уртак тел таба торган укытучы, шәп психолог. Аның әйтүенә караганда, хезмәт укытучысы мәктәп һәм балалар өчен күп нәрсә эшләгән.

“Үз кулларың белән нәрсәдер эшләргә өйрәнү – бала өчен зур шатлык. Мәктәпкә технолог мәктәпкә кирәк”, - дип ышаныч белдергән мөгаллим.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading