16+

Социаль ипотека: икенче тапкыр да алып булачак

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча фатирны икенче тапкыр алу мөмкинлеге бирү турында уйлана башлаган.

Социаль ипотека: икенче тапкыр да алып булачак

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча фатирны икенче тапкыр алу мөмкинлеге бирү турында уйлана башлаган.

Узган атнада торак фонды башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортны файдалануга тапшыру тантанасында «Кабаттан ипотека» турында да сүз кузгатты. Беренче фатирларын алганнан соң берничә балалары туып, фатирлары кысан булып киткән күп кенә гаиләләр бу яңалыкны сөенеп кабул итте.

Дәүләт торак фондының матбугат үзәгенә шалтыратып, без аның кайчан эшли башлаячагы һәм кемнәргә кагылачагы турында сораштык.

– Республика хөкүмәтендә шундый проект чынлап та эшләнә. Аның кайчан эшли башлаячагы турында әйтергә әле иртәрәк, һәрхәлдә, быел түгел, – диделәр безгә матбугат үзәгендә. – Кабаттан ипотеканы беренче фатирларын социаль ипотека программасы буенча алып, түләп бетергән һәм гаиләләре ишәеп, яшәү шартларын яхшыртуга ихтыяҗ булганнар алачак. Әйтик, бер кеше бер бүлмәле фатир алган, аны түләү барышында өйләнеп балалары туган кеше икенче тапкыр фатир алырга мөмкин. Яки булмаса ике балалары булган гаилә бер бүлмәледә яши, өченче балалары тугач, иркенрәк фатир кирәк. Бу категорияләр өчен социаль ипотека программасында икенче тапкыр катнашу хокукы биреләчәк. Фатир алу һәм түләү шартлары шулай ук калачак.
 
Ел башында Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында күп балалы гаиләләргә ипотека өчен 450 мең сум бүлеп бирергә кирәклеген әйткән иде. Әлеге сумманы өченче һәм аннан да күбрәк бала туган очракта компенсациялиләр. Социаль ипотека программасында катнашучылар бу мөмкинлектән әлегә файдалана алмый икән, әмма Дәүләт торак фондында бу юнәлештә эшлиләр.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading