16+

«Созвездие-Йолдызлык» суперфиналының өченче көнендә 227 иҗади номер каралачак

«УНИКС» концертлар залында бу минутларда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган XXII ачык республика яшьләр фестивале суперфиналы старт алды. Бүген жюрига Татарстанның ерак районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән егет-кызларның 227 чыгышын карарга туры киләчәк.

«Созвездие-Йолдызлык» суперфиналының өченче көнендә 227 иҗади номер каралачак

«УНИКС» концертлар залында бу минутларда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ел саен уздырыла торган XXII ачык республика яшьләр фестивале суперфиналы старт алды. Бүген жюрига Татарстанның ерак районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән килгән егет-кызларның 227 чыгышын карарга туры киләчәк.

Балалар үзләренең талантларын «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләре», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты» һәм «Иң яхшы видеоклип»  номинацияләре буенча күрсәтәчәк.

"Минем өчен монда булу һәм катнашу зур дәрәҗә. Мин бу сәхнәгә чыгарга тиешле һәркемгә уңышлар телим. Ул сезгә уңыш китерсен", - дип теләде катнашучыларга "Россия-Культура" телеканалы директоры урынбасары Виктория Кривицкая.
Шунысы кызык, бүген проект берьюлы ике мәйданчыкта, шул исәптән, "Йолдызлык" Арт-резиденциясендә дә узачак. Ул фестиваль уздыру өчен быел беренче тапкыр альтернатив киңлеккә әйләнде. Монда «Вокал-соло» номинациясендә кече һәм урта төркемнәр үз осталыкларын күрсәтә. Моннан тыш, бүген үк биредә проектта катнашучылар өчен һөнәри вокалистлар һәм хореографлардан мастер-класслар үтәчәк.

«Мин катнашучыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә һәм педагогларына, шулай ук республика районнары башлыкларына аерым рәхмәт белдерәсем килә. Алардан башка сәхнәдә бу матурлык тумас иде. Проектны оештыручыларга рәхмәт, биредә катшанашучы һәркем туганлашып бетте, алар барысы да тулы бер гаилә сыман", - дип ассызыклады Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.

Исегезгә төшерәбез, барлык катнашучылар да проектның ун зона этабында җитди сайлап алу узды инде. Сайлап алу турларында катнашучы 20 меңгә якын баланың алты меңнән артыгы Казанда очрашачак.

Балаларга «УНИКС» концертлар залында (14 апрель) һәм «Пирамида»да (22 апрель) узачак Гала-концертларга чыгу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры киләчәк. 
22 апрель көнне Гран-при ияләре һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан быел гына гамәлгә куелган милли традицияләрне саклап калу өчен “Республика байлыгы” дигән махсус приз ияләре мәгълүм булачак.

Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәте Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading