16+

«Спорт комплексларында концертлар оештыруны аңламыйм һәм кабул итмим»

Сергей Хәйдәров, тележурналист:

Сергей Хәйдәров, тележурналист:

– Балачактан футбол уйнарга яратам. Хәзер «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең футбол буенча җыелма командасында уйныйм. Республика спартакиадасында катнашабыз. Зур предприятиеләрнең дә футбол командаларын җиңгәнебез бар. Президент Рөстәм Миңнехановның спорт корылмаларын төзекләндерү буенча башлангычын хуплыйм. Авыл районнарында да ел әйләнәсе файдаланыла торган спорт корылмалары булсын.

Алсу Хәкимова, хезмәткәр:

– Спорттан ерак кеше мин, ләкин хәрәкәт җитәрлек. Хезмәтем буенча да җәяүләп күп йөрергә туры килә. Кичләрен һәм ял көннәрендә балабызны каратэ секциясенә алып барабыз. Балалар компьютерга, телефонга ябышып ята, дип зарланабыз. Аларны төрле түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә яздырырга кирәк. Компьютердан рәхәтләнеп аерылалар, «минем секциягә барасы бүген», дип, алдан ук әзерләнәләр. Балабыз, бәлки, танылган спортчы да булмас, ул яңа иптәшләр тапты, монысына да сөенәбез.

Фәрит Яхин, филолог:

– Казанда спорт корылмалары бик күп. Казан – Россиянең спорт башкаласы, дигән сүз күңелдә канәгатьлек хисе уята. Гәрчә бу сүз бернинди статуска ия булмаса да. Спорт белән, һич югы физкультура белән шөгыльләнү кирәк. Борынгылар: «Хәрәкәттә – бәрәкәт», дип әйтеп калдырган. Спорт комплексларында концертлар оештыруны аңламыйм һәм кабул итмим. Спорт белән мәдәният – алар икесе ике әйбер. Спорт комплексында оештырылган мәдәни чараның мәгънәсе һәм тәэсире югала.

Алена Низамова, әдәби хезмәткәр:

– Спорт белән шөгыльләнмим. Вакыт җитми, дип әйтүем дә бер сәбәп табарга тырышу гына инде ул. Хәер, йөзәргә яратам. Балабыз­ны атнасына ике-өч мәртәбә бассейнга алып барабыз. Мәктәптә сыйныфларында унлап бала грипп белән авыр­ды, шөкер, безнеке «эпиде­мияне» авырмыйча уздырып җибәрде. Без моны балабызның спорт белән шөгыльләнеп чыныгу алуының уңай нәтиҗәсе дип кабул иттек. Ишегалларын төзекләндергәндә, һәркайсына спорт мәйданчыклары ясалсын иде.

Нияз Рахман, хезмәткәр:

– Спортның хоккей төре белән шөгыльләнәм. Без үскәндә, авылларда һәм район үзәкләрендә хоккей комплекслары юк иде бит инде. Татарстан Президентының шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да спорт корылмаларын төзекләндерү һәм үстерү программасына сөендем. Авыл балалары да шәһәрнекеләр белән бер дәрәҗәдәге мөмкинлекләргә ия булсын. Авыл балалары бик тырышлар алар. Президент программасы ярдәмендә, киләчәктә «Ак Барс» хоккей командасында гел үзебезнекеләр генә уйнар әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading