Дөнья ыгы-зыгысы спортчыларны да читләтеп үтми, зур спорт күптән инде сәяси уен тәгәрмәче белән бергә әйләнә.
Сәясәтчеләр судан коры чыга алса, яклауга мохтаҗ булган спортчылар корбан булырга мәҗбүр – сәяси тарткалашу аларның карьерасына чик куярга мөмкин. Күптән түгел Бөтендөнья допингка каршы агентлыгы (ВАДА) Россияне 4 елга Олимпия уеннарыннан һәм эре халыкара ярышлардан читләштерде. Бу тырмага бер тапкыр баскан идек бит инде, аяк астын караштырып, алдыңны-артыңны чистартып йөрергә нәрсә комачаулый? Соңгы өч елда Кения спортчылары 40 тапкыр допинг җәнҗалы үзәгендә булып, әләм белән гимннан колак какмаган икән, Россияне дә кичерерләр дип уйлау – зур хата. Башка вакытта бит Кенияга тигезләшергә җыенган юк, спортта да, сәясәттә дә максатлар үзгә, аларга яраган – безгә ярамый. Беренче тырма бу хакта онытырга ирек куймаска тиеш иде.
Зур спорт ул сәламәтлек һәм кемнең югарырак сикерүе, кайсының көчлерәк булуы түгел. Аны, беренче чиратта, дәүләтнең абруе, зур акча һәм реклама дип аңларга кирәк. Спортчылар – яхшы нәтиҗә күрсәтергә, тренерлар – өйрәтергә, табиблар – дәваларга, ә спорт чиновниклары төрле комитетлар һәм допингка каршы хезмәтләр ярдәмендә килеп туган мәшәкатьләрне хәл итәргә, көндәшләр борыннарын бик чөермәсеннәр өчен, боларның бөтенесен кагыйдәләр кысаларында эшләргә тиеш. Кәнәфине биләүчеләр тел тегермәне тартып, дәүләт акчасы исәбенә халыкара ярышларга йөреп, кесә калынайту турында гына уйлап, спортчыларны көрәш мәйданында япа-ялгыз бастырып калдыра икән – бәлки бу үзең булдыра алмаган эш белән шөгыльләнмәскә дигән сигналдыр?
Вакытында спортның төрле дәрәҗәсенә хәтле менеп җитеп, данга күмелгән һәрбер спортчы – ул әле чиновник кәнәфиендә дә башлар әйләнерлек уңышларга ирешә, файда китерә ала дигән сүз түгел. Бөекләр турында гына бармый сүз, өстәгерәкләре «үрнәк» булгач, вирус системаны тулысынча зарарлый – вак-төяк тренерлар да шуннан ерак китмәгән. Үзе мактанырлык нәтиҗәгә ирешә алмыйча, бөтен спорт дөньясына үпкәләп китеп, ата-аналар акчасына җан асраган хәсрәт-тренерның уңышларга ирешә алырлык яшь спортчыларның юлын бикләргә маташуы сирәк күренеш түгел. Ә кемдер шушы киртәләрне ватып-җимереп, потлап тир түгеп профессионал булып җитешкәндә генә, иң югарыдагыларның ваемсызлыгы хакында карьерасын вакытыннан алда тәмамларга мәҗбүр. Шулардан чыгып уйлансаң, халыкара оешмаларны сүгеп, бөтен тирә-юньдәгеләрдән шикләнеп яту гына дөрес түгел: үзеңдәге гаепне башкаларга өеп кенә эш хәл ителми.
Әмма бөтен мәгънәсезлек кабат шул тырмага басу гына түгел, ә әлеге карарга булган мөнәсәбәттә дә чагыла. Кайберәүләр, чынлап та, файдалы тәкъдимнәр белән чыга: арбитраж судына мөрәҗәгать итү, әлеге тыюлар чорында массакүләм спортны үстерү һәм башкалар. Чөнки спорт ул әле күңел ачу, сәяси корал һәм акча капчыкларының ярышы түгел, ә беренче чиратта – сәламәтлек. Кайбер сәясәтчеләр спортчыларга бернинди киртәләр тудырмыйча, кем кайсы әләм астында чыгыш ясарга тели – шунда чыгыш ясасын дип белдерү ясый. Бу да дөрес, чөнки спортчының карьерасы чикләнгән, дүрт ел көтеп ятса, аңа инде зур спортта урын да калмаска мөмкин, дүрт-биш яшеннән башлап, максатына тугры булып калганнар өчен тагын яңа киртәләр корып кую – үлемгә тиң. Әмма күпчелек өлеш ура-патриотлык белән шөгыльләнә, «дөньякүләм каршылык», «сөйләшеп эшләнгән эш» дигән сүзләрне яңгырата. Спортчыларны әлеге ярышларда катнашмаска, җанатараларны телевизордан да карамаска чакырган депутатлар бар, болай эшләү хәтта һәрбер россияленең изге бурычы да икән әле. Алда әйтеп үтелгән системаны үзгәртү белән шөгыльләнәсе, спортчыларны яклыйсы урынга, халыкның «изге бурычы» турында искә төшереп утыру кирәкмәстер, шәт. Кем спорт белән җенләнгән – ул аны барыбер караячак, ә җанатарлар өчен инструкция язылмаган, бу хакта Конституциядә бер сүз дә әйтелмәгән иде... Спорт – гади көч сынаш, уен гына булмаган заманда, ура-патриотлык белән генә ерак китеп булырмы?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар