16+

Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез»

«Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».

Сүрия качкыннары: «Тынычлыкның кадерен белегез»

«Сүриядәге барган вакыйгалар тормышка башка күзлектән карарга өйрәтте безне. Сугыштан да куркынычрак нәрсә юк икән. Тынычлыкның кадерен белергә кирәк».

Әңгәмәбез барышында Бубеслар әлеге сүзләрне дистә тапкыр гына кабатламагандыр. Алар Казанга Сүриядән килгән. Үзебездәге хәлләрдән соң, монда безгә җәннәт кебек, диләр. Бубеслар Дамаск шәһәре читендә үз йортлары белән яшәгән. Гаилә башлыгы Мөхәммәд – табиб, хатыны Маналь математика укытучысы булып эшләгән. Ике кызлары бар. Шамга – сигез, ә Шаимага – биш яшь. Мөхәммәд русчаны яхшы белә. Советлар Союзы вакытында Әрмәнстанның медицина институтында укыган.
– Студент вакытта Россиянең бөтен шәһәрен дә күрдем диярлек. Казанга да килгән вакытларым булды. Минем монда дусларым да бар. Сүриягә киткәч тә, алар янына кунакка килгәләдем. Кайсы илгә барасыз, дип сорагач, Россиягә, дидек. Бердән, монда мөселманнар күп яши, икенчедән, телне беләм, аннары мин Россия гражданлыгы да алган идем. Татарстанда яшәргә уңайлы булыр дидек. «Ярдәм» хәйрия фонды үз канаты астына алды. Бушка яшәргә бер йорт табып бирделәр, продуктлар белән ярдәм итеп торалар. «Зәкят» фонды да булышып тора, – дип сөйли Мөхәммәд.

Маналь да Казанны бик ошаткан. Сүз уңаеннан әйтеп китим: Мөхәммәд Манальга өйләнер өчен, аның туганнарыннан рөхсәтне 15 ел көткән. Шуңа да алар бик соң өйләнешкән. Ул вакытта икесе дә 40 яшьтән узып киткән булган.
– Олыгайган вакытта каядыр чит җиргә чыгып китәргә туры килер дип кем уйлаган инде. Язмышыбыз шулай йөртәдер инде. Ярый әле юлыбызга игелекле кешеләр генә очрап тора. Биредә мәчетләр күп, хәләл туклану белән дә проблема юк. Халык бик кунакчыл, ягымлы, ярдәмчел. Безнең Сүрия качаклары булуыбызны белгәч, ничек тә булышасылары килә. Иң мөһиме – монда тыныч. Татарлар да, руслар да үзара дус яши, – ди Маналь.

– Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк. Сүриядә яшәгән вакытта, бүген өебез ишелмәсме, безне шартлатмаслармы, исән калырбызмы, дип йокларга ята идек. Йокы дип әйтү дә дөрес булмас. Тынычлыгың беткәч, йоклап та булмый. Бөтен булган малыбыз юкка чыкты. Акча җыеп, көч-хәл белән йорт сатып алган идек, машинабыз да бар иде. Бернәрсәсез калдык, – дип сүзгә кушыла Мөхәммәд. – Иң авыры – көн-төн шартлау­лардан, йорт түбәсе өстеннән очып киткән самолетларның каты гүелдәвеннән куркып, олы кызыбыз сөйләшми башлады. Шартлау тавышы ишетелгән саен, йөгереп килеп, йә әнисен, йә мине килеп кочаклый иде. Шуны ишетмәс өчен, куллары белән колакларын каплый. Кызыбыз хәтта елмаймый да башлаган иде. Ул әле дә, вертолет яки самолет очканын күрсә, өйгә кереп кача. Монда килгәч, логопедлар, психологларга йөртә башладык. Хәзер инде әз генә сөйләшә, әмма тотлыга. «Зәкят» фонды Шамга бушка тернәкләндерү курс­лары узарга булышты. Быел коррекция мәктәбенә беренче сыйныфка укырга барды. Аңа инвалидлык рәс­миләштереп йөрибез.
Шушы көннәрдә генә Шамга ­сигез яшь тулган. Аны котларга дип күршеләре дә кергән.

– Күршебездә яшәүче Диләрә Фәтхуллинага аерым рәхмәт әйтәбез. Безнең хәлләрне гел сорап, ярдәм итеп тора. Нинди генә соравыбыз булса да, аңа мөрәҗәгать итәбез. Киңәшләре белән булышып тора. Безгә ярдәм итүне дә ул оештыра. Казан гына түгел, Татарстан районнарыннан да ярдәм итүчеләр бар. Әлегә шул халыктан килгән ярдәм белән генә яшибез. Киләсе елга ординатурага укырга керергә җыенам, ансыз һөнәрем буенча эшкә урнашып булмый, – ди ул.


Кечкенә кызлары Шаима балалар бакчасына йөри. Анда русча, татарча шигырьләр, җырлар өйрәнүләре турында сөйләп, безгә дә берничә шигырь сөйләп күрсәтте. Мөхәммәд үзе дә аз гына татарча аңлый. Әлегә ул олы кызына инвалидлык алырга белешмәләр җыя, анализлар тапшырыр­га йөртә, мәктәпкә алып барып каршы ала, документлар артыннан йөри.

– Кәгазь эшләре белән күп йө­рер­гә туры килә. Бөтен эштә дә күршеләр, танышлар ярдәм итә. Ходай аларга исәнлек бирсен, – ди Мө­хәммәд.
Әйткәнемчә, Бубеслар гаиләсе халыктан килгән ярдәм акчасына гына яши. Газета укучыларыбыз арасында аларга булышырга теләүче булса, редакциябезгә мөрәҗәгать итсен иде.

Сүрия качкыннарына берәр төрле ярдәм күрсәтеп булмыймы, дип без Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Әлеге линия буенча безнең тармактан матди ярдәм каралмаган, дип җавап бирде алар. Кызларына инвалидлык рәсмиләштереп йөрүләрен белгәч, аларга тиешле пособие, льготалар турында мәгълүмат бирделәр.
– «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында»гы федераль закон буенча, инвалид балаларга 2527,06 сум күләмендә айлык акчалата түләү кертелгән. Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә коммуналь хезмәт күрсәтүгә 50 процент ташлама бирелә. Моннан тыш, балага һәм әнисенә транспортта йөрү карталары да тапшырыла. Шул ук федераль закон нигезендә, тормыш шартларын яхшырту максатында, авыру бала тәрбияләүче һәм 2005 елның 1 гыйнварыннан учетка баскан гаилә фатир белән тәэмин ителә. Мондый гаиләгә машина бирү каралмаган. Әлеге льгота-пособиеләр Россия гражданлыгы булучыларга гына кагыла, – дип хәбәр итте безгә министрлык белгечләре.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Мөхәммәдне кабул итәргә һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләсен карарга әзер.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Сүриядән кайткан кыз татарча җырлый

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading