16+

СССР: тәнкыйтьләргә ярамый мактарга

Тарихка 1991 елның 8 декабре Җир шарында коры җирнең алтыдан бер өлешен алып торган иң эре дәүләт – СССР таркалган көн буларак кереп калды. 27 ел эчендә бу хакта бәхәсләр күп булды, бу хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау әле бүген дә дәвам итә.

Тарихка 1991 елның 8 декабре Җир шарында коры җирнең алтыдан бер өлешен алып торган иң эре дәүләт – СССР таркалган көн буларак кереп калды. 27 ел эчендә бу хакта бәхәсләр күп булды, бу хәлгә китергән сәбәпләрне ачыклау әле бүген дә дәвам итә.

Күп кенә тарихчылар, сәясәт белгечләре таркалуның сәбәбен социализмның тормышка яраксызлыгында күрсә, каршы як килеп туган авырлыклар гына көчле державаны тарката алмаганын искәртә. Җиде дистә еллык тарихында аны чит илләрнең хәрби интервенциясе дә, фашистларның агрессиясе дә сындыра алмаган. Социализмның яши алуын гына түгел, чәчәк атарга да хәленнән килгәнен Кытай мисалында күреп була. Ләкин ничек кенә булмасын, кытайныкына караганда, бездәге социализм чәчәгенең җете кызылы тизрәк уңган.

Күпчелек Советлар Союзының юкка чыгуында Горбачев белән Ельцинны гаепли, икенчеләре «суверенитетлар парады»ның нәтиҗәсе дип атый, элеккеге союздашлар, үзләренең беркатлылыгы белән, әлеге таркалуга нәкъ менә алар зур өлеш керткән дип исәпли. «Зур өлеш кертүчеләр» шул ук елның март аенда бөтенхалык референдумында Союзны саклап калырга дип тавыш бирә, ә аннан соң, Беловежск урманында килешү төзелгәч: «Хәзер без үзбаш булып яшәячәкбезмени?» – дип аптырап кала. Еллар үтү белән, тарих дәреслекләренә аларның «бәйсезлек өчен көрәше» турында языла. Кәгазь түзә ул, Казах дәреслекләрендә: «...эре империя – Советлар Союзы җимерелде. Гасырлар буена азатлыкка омтылган республикалар бәйсезлек алды. Бу дәүләтләрнең мең еллык тарихы бар», диелгән. XV гасырда гына барлыкка килгән Казах ханлыгы мең еллык тарихка ия булып куйган. Үзбәкстан дәреслекләрендә дә шуңа охшаш сүзләр: «Үзбәк халкы гасырлар буе бәйсезлеге өчен көрәште, моңа тарих шаһит». Бу турыда бигрәк тә СССРда тумаганнар яки туып та, ул чорда өстәл астыннан яңа гына чыгып туры басып йөри башлаганнар гәп куертырга ярата. «Ә сезнең (татар, башкорт, чуваш, мари, хакас, калмык һ.б.) дәүләтегез юк, сез мәңгелек колониядә» дигән булып, икенчел сортка чыгарырга маташа. Андыйларга союздаш белән автономияле булуның аермасын, 1991 елда алар кебек көтмәгәндә генә бәйсезлеккә ия булу өчен тышкы чикләр булмавын аңлата алмыйсың. «Бәхетем булса – әтием Гайнетдин, туганым Гайфетдин булыр иде» дигән безнең авылның җор телле кешесе Шакир бабай, бердәм һәм зур нәселне күздә тотып. Заманында Гайнетдинлек безнең яктан булганда яраган үзе, әмма болары аларның тарих китапларында юк, яшь буынга моны сеңдермиләр.
Ә СССР таркалуга кагылышлы алда әйтелгән бер-ике җөмләдән тыш искә алырлык берни дә юк бит. Берәү дә, ризасызлык белдереп, урамга чыкмаган, бәйрәм итеп тә йөрмәгән. Югыйсә тимер пәрдә ачылган, Көнбатыштан агылып татлы «Фанта» суы белән «Мальвина» джинсылары, гамбургер белән чизбургер, экзотик җимешләр, дистә еллар буена «сексны күрми тилмергән» совет кешеләренә тыңкыш тавышлы тәрҗемә белән фильмнар килеп кергән. Димәк, халык нәрсә булганын аңламаган, чөнки ул моны көтмәгән. Ул XX гасырның олы вакыйгасы шаһиты булганын белә, әмма акылы кабул итә алмый. Күпчелегендә ул чакта тормыш-көнкүреш мәшәкате, ә реформалар башлангач, россиялеләрдә Союз кайгысы бөтенләй калмаган иде инде, шул ук хәл союздаш республикаларда да булды. Аларның кайберсе әле һаман да арынып бетә алмый, «Юпи»лар эчелде, «Сникерс»лар ашалды, тик алар итле бәрәңге белән такта чәйне алмаштыра алмады.

Реформалар чорын, ваучер, бауллар күтәреп чүпрәк-чапрак ташуларны, такыр башлы егетләрнең атышуларын сагынучы юк. Халыкның күпчелеге хәзер бай булу өчен мөмкинлек күп дип саный, әмма 90 проценты совет чорында коррупция, социаль гаделсезлек бөтенләй булмаган дигән фикердә. Шуңадыр, ахры, СССРны сагынучылар шактый әле, әйтерсең лә алар җәннәтне югалткан. Дефицит, талоннар, чиратларны хатирәләр дулкыны күмеп китә. «Ни өчен Хрущев заманында яшәргә яхшы иде? Чөнки ул чакта хатын-кызлар яшь иде», – дигән берәү. Бөтен хикмәт тә яшьлектә һәм ностальгиядә генә түгел. СССР чоры яхшымы, начармы дип, аны бер яссылыкка гына куеп, бүгенге чор йә булмаса башкалар белән чагыштырып карап булмый. Нинди генә булмасын, совет чоры тарихта киң урынны алып тора, аның иң начар якларын гына казып чыгарып тәнкыйтьләп утыру – мәгънәсезлек. Шул чорда белем эстәп калып, ул вакытта салынган йортларда гомер сөргәндә – икеләтә мәгънәсезлек.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading