16+

Су түгелсә, килен усал яки булдыксызга саналган (йолаларыбыз)

Баулы районы Исергәп авылында яшь киленгә су юлы күрсәттеләр 250 елдан артык бай тарихы булган Исергәп авылында борынгы йолалар, гореф-гадәтләр, милли йөзне, телебезне саклау юнәлешендә күп эшләр эшләнә.

Су түгелсә, килен усал яки булдыксызга саналган (йолаларыбыз)

Баулы районы Исергәп авылында яшь киленгә су юлы күрсәттеләр 250 елдан артык бай тарихы булган Исергәп авылында борынгы йолалар, гореф-гадәтләр, милли йөзне, телебезне саклау юнәлешендә күп эшләр эшләнә.

Шундый чараларның берсе  – “Яшь киленгә су юлы күрсәтү”. Зур Кыйбла чишмәсе янында узды ул. Бәйрәм авыл мәчете өлкәннәре идеясе һәм ярдәмендә тормышка ашырылды.
Исергәп авылына 1958 елда килен булып төшкән Флюра апа Газизова чишмә буена төшү белән чишмә суыннан авыз итеп догасын укып алды.

– Мин дә килен булып төшкәннең икенче көнендә нәкъ шушы чишмәгә килдем бит, – диде ул татар әбиләренә генә хас булганча, яулык чите белән бераз битен каплап.  – Иртән торуга су юлын өйрәттеләр дә, чыгып киттем чиләкләремне көянтәмә асып. Шундый озын кебек тоелган иде юлы. Минем кебек киленнәр, җиңгиләр барысы да көтү куганнан соң, иртәнге таң кояшы белән чишмәгә ашыга иде. Су алып кайтып кую гына түгел, аның әле дәвам да булды. Чишмәдән кайткач, киленне зурлап,  шул су белән өйдә чәй куялар. Мичтә таба чыжлый. Ачы камырдан, чит-читләре кетердәп торган коймак пешә. Аны да килен пешерсә яхшы. Үзенчә киленнең уңганлыгын сынап карау булгандыр инде ул. Су юлы күрсәтү дә бик матур йола, гадәтебез булган. Менә бүген дә яшьләр, балалар күп килгән. Күрсеннәр, тормышыбыз бизәге булган йолаларны онытырга ярамый. Күпләребез хәзер көянтәнең дә ни икәнен онытып баралар. Иншалла, тормышлар җитеш, мин яшьләрне чишмәдән су ташысыннар димим, ләкин онытырга да ярамый. 

– Безнең туй кыш айларында булды. Ул вакытта да чишмә буе үзенә күрә матур, сихри бер ямь эчендә иде,  – дип сөйләде Исергәп авылы егетенә кырык ел элек килен булып килгән Сәлия Мәҗитова.  – Исергәптә чишмәләр гаять күп. Шушы Зур Кыйбла чишмәсенең суы аеруча тәмле, саф. Су – изге әйбер. Шуңа да тормыш башлаган яшь киленгә су юлын күрсәтәләр. Аның әле тагын бер сере бар. Судан кайтканда өлкәнрәк киленнәр, җиңгиләр сынап кайткан – киленнең суы чайпалып түгелергә тиеш булмаган. Шуңа күрә киленнәр вак-вак басып, бер җайга гына атлаганнар. Су түгелсә, килен усал яки булдыксызга саналган. 

Чара барышында киленгә су юлын күрсәтүнең барлык мизгелләрен дә ачып бирергә тырыштылар. Килен белән кияүгә ияреп барган егетләр-кызлар каршы алучы бала-чаганы җиргә чәчеп конфетлар белән сыйлады. Чишмә буена килеп җиткәч, килен булган кеше олы апаларга үзенең чиккән сөлгеләрен, ашъяулыкларын бүләк итте. Тормышлары мул һәм тыныч булуын теләп, яшьләр чишмәгә көмеш тәңкәләр ыргыттылар. Ул гына да түгел, өлкәннәр яшьләрне биетеп тә сынап карады. Яшьләр биюен карап утырган апалар үзләре дә сизмәстән, аларга кушылды. Килен белән кияү башлаган бию күмәк бию төсен алды.

– Кызганыч, мин килен булып төшкәч, су юлы күрсәтү дигән әйбер булмады. Шәһәр җиренә килен булып килдем, – дип үз хисләре белән уртаклашты җиденче дистәсен ваклаучы Зәйтүнә апа Садыйкова да.  – Шунысы күңелдә бераз юшкын калдырган иде. Шуңа күрә үз-үземә сүз биреп куйдым: балаларның туйларын күрергә насыйп булса, туй көннәрендә бөтен кунакларны җыеп,  чишмә юлына төшәргә. Аллаһка шөкер, сүземдә тордым. Балаларны туйдан соң чишмә буена алып килдек. Күңелләрем рәхәтләнеп китте шунннан соң. Бик матур бит. Татар халкының көндәлек тормышының бер бизәге бу. Килен төшкән юлга конфетлар сибү – ул бит барысы да уйланылган. Килен татлы сүзле булсын өчен. Мендәргә бастыру – йомшак булсын өчен. Андый ышанулар бик күп. Аларны онытмыйк.
Чыннан да, йолаларыбызны онытмасак иде!

Индира Сәйфуллина

Фото: https://vk.com/public166736739

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading