16+

«Сугышта башын салганнарга «Мерс»лар да, бавар сырасы да кирәкми, бер минут тынлык, дога һәм исемнәрен каралтмау да җитә»

Тарихны өйрәнү, аның ачылмый калган битләрен барлау – файдалы һәм мактаулы гамәл, тарих сөременнән арындырып, дөреслекне өскә чыгару кирәк.

Тарихны өйрәнү, аның ачылмый калган битләрен барлау – файдалы һәм мактаулы гамәл, тарих сөременнән арындырып, дөреслекне өскә чыгару кирәк.

Әмма бу әле тарих тәгәрмәчен үзең теләгән якка борырга маташу, хыял фантазияңне эшкә җигү дигән сүз түгел. Тарих белән фантазия – беркайчан да янәшә була алмый. Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләрен үзгәртергә маташуны карасак, Христиан Андерсен әкиятләре бер читтә боегып басып торачак.

Көнбатыш маташып кына калмый, ул бу өлкәдә ниндидер нәтиҗәгә дә ирешә. Без укыган тарих дәреслекләре аларныкыннан бик күпкә аерыла, АКШ – җиңүче, СССР да ярдәм иткән дип язылган китапларны күпме буын укып хәтеренә сеңдергән. Аларда Сталинград, Курск сугышларының әһәмияте турында әйтелми, союзникларның Нормандиягә десанты хәлиткеч роль уйнаган, диелә. Башкалар шулай дисә бер хәл, АКШ ике атом бомбасы ташлаган Япония дә шул кубызны уйный. Курил утрауларын югалткангадыр инде. Кайбер Европа дәүләтләрен аңлап та була кебек (без бит һәркемнең хәленә кереп, аларны аңларга тырышырга өйрәнгән), – берәүләре үзләренең территорияләрен югалткан, икенчеләре бүлгәләнгән. Әмма син фашистлар ягында сугышып, алар белән бергә капитуляцияләнгәнсең икән – бу сүзнең мәгънәсен аңларга кирәк. Европада СССРга каршы сугышмаган бердәнбер ил – Болгария. Әүвәл фашистлар ягында булып, соңыннан Советлар Союзы ягына чыккан бу дәүләт көнчыгыш тарафына бер тапкыр да атып карамаган. Дөрес, ул 1941 елның язында ук Рим-Берлин-Токио союзына кергән, Бөекбритания белән АКШка сугыш та игълан иткән. Әмма ул чорда телдән генә «кыйнау» белән шул ук АКШ, Франция һәм Бөекбритания хәтле берәү дә булдыра алмаган. Нацистларга каршы сугышкан 120 мең болгар хәрбиенең «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгәне дә мәгълүм. Ничә дистә еллар узгач Болгария сугыш нәтиҗәләрен кабат карап чыгу, аны үзгәртү максаты белән яшәми, дәрәҗәсен дә төшерми. Аның каравы, үзебезнекеләр бу өлкәдә барысын да уздырырга тырыша.

Элеккеге союздаш республикаларны гына алыйк. Балтыйклылар белән аңлашыла инде, анда «СС Ваффе»чылар шинелен киеп, бүген дә парадта селкенешеп йөриләр. Украина да кимен куймый хәзер, гәрчә бу сугышның михнәтен башкалар белән чагыштырганда күбрәк күрсә дә. Урта Азия республикалары «Бу безнең сугыш булмаган» дип бара. Кайберәүләр славяннар – ариячеләргә якын халык, нацистлар аларга каршы сугышмаган, төркиләрне үз күргән дип тә язып чыктылар. Тегесе кыерсытылмаган, бусына тимәгәннәр, ә СССРдан гына 27 миллион корбан бирелгән. «Нацистлар партизаннар белән коммунистларга гына каршы сугышкан» диючеләр түбәндәге саннарны укып уйланып карасын иде: кайбер мәгълүматлар буенча нацистлар тарафыннан СССРда үтерелгән балаларның саны 500дән алып 700 меңгә хәтле, ә барлык илләрне бергә кушып санаганда, бу сан 13 миллионнан артып китә. Ул балалар коммунист булганнармы икән? Һәркем җавап итеп башка саннарны, вакыйгаларны атый алачак, әлбәттә, Совет власте елларындагы ачлык, репрессияләрне әйтеп үтәрләр. Әмма бер чор белән икенче чорны бутау кирәкми, берәү дә тарихның ул караңгы битләрен агартырга җыенмый, сүз нәкъ менә Бөек Ватан сугышы турында бара. Берәүләрдә ачлык булганда, башкалар да шоколадлы зефир ашап утырмаган. Бәлки фашистлар шоколадлы-мармеладлы якты тормыш алып килгән булыр иде дияләрдер? «Мерседеста йөреп, бавар сырасы эчәр идек» диючеләр юк түгел бит. Кибеткә кереп чык – сырага коена аласың, бөтен бәхетең шул гына булса. Аннан соң миллионлаган корбанның, сугыш михнәтен күргәннәрнең йөзенә карап, шул сүзләреңне әйтеп кара – теге заман фашистларыннан кайсы җирең белән аерылырсың икән?

Сугышта башын салганнарга «Мерс»лар да, бавар сырасы да кирәкми, бер минут тынлык, дога һәм исемнәрен каралтмау гына таләп ителә. Болары да һәркемнең намусында инде, әлбәттә. Заманалар белән бергә намус дигәннәре дә үзгәрәме икән әллә? Аны да яңабаштан карар вакыт җиттеме?..

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading