16+

«Сөям сине, сөям сине...»

Татар җыры өчен яңа темалар табылырмы?

«Сөям сине, сөям сине...»

Татар җыры өчен яңа темалар табылырмы?

Татар эстрадасын үзешчәннәр басты, дип еш сүгәбез. Әмма үзешчән белән үзешчән арасында да аерма була бит! Халык җырларын гына алыйк. Моннан 100, 200, 300 ел элек җыр язган халык хәзер дә иҗат итә ул. Моң кран түгел, ябып куеп булмый ла...

Нәкъ менә шундый иҗади, моңлы шәхесләрне барлау максатыннан, Җәүдәт Гыйльманов узган ел «Яшь йөрәкләр» фестивален оештырган иде. Былтыр 100дән артык гариза кабул иткәннән соң, әлеге эшне дәвам итәргә кирәк, дигән фикергә килгәннәр. Октябрь аеннан алып, үзешчән композиторларның иҗат җимеш­ләрен туплый башлаганнар.

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов фикеренчә, тамашачыларның: «Хәзер сәхнәне өч тиенлек җырлар басты», – дип сүгүе дөрес түгел. Чөнки җыр андый була алмый, ди үзе дә җырлар иҗат итүче Җәүдәт әфәнде.

– Һәр җырның – тамашачысы, һәр җырның җырчысы бар. Бүген – бер төрле, иртәгә исә икенче төрле җыр кирәк. Шуңа да җыр язучыларны әрләргә түгел, ә аларга ярдәм итү мөһим. Безнең авылларда матур җырлар язучылар бик күп. Ләкин алар чыга алмый, чөнки ярдәм итүчеләр юк, – ди продюсер.

Шунысын да искәртә: үзешчән композиторның кайда, кем булып эшләве бөтенләй дә мөһим түгел.

– Төзелештә эшлиме ул, колхоздамы – кичен кайткач, баян ала да җырлар яза. Менә шундый кешеләр безгә кызык. Алар арасында бик талантлылар бар. Беренче тапкыр оештырганда, безнең Әгерҗе районыннан Илһам Мәрданов дигән катнашучы бар иде. Аңа жюри әгъзалары: «Әгәр урын бирсәк, бу кеше беренчене яулар иде», – диделәр. Ул, дөрес­тән дә, бик әйбәт җырлый, әмма без булышмасак, аны белүче булмас иде, – ди фестивальне оештыручы.
Сүз уңаеннан, фестивальдә катнашучылар арасында урыннар билгеләнми. Алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, Казанга чакыру һәм йомгаклау концерты оештыру күздә тотыла. Шулай ук гала-концерт видеоязмага төшерелә. Узган фестивальдә катнашкан берничә кешенең чыгышы «Туган тел» телеканалында күрсәтелә. Шулай ук лауреатларга тавыш яздыру студиясеннән сертификат тапшырылган.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Гөлүс Хәбибрахманов фикеренчә, фестивальдә катнашучылар үзләрен камилләштерүне максат итеп куя.

– Алар өчен бу – бик зур дәрә­җә, гомер уйламаган нәрсә. Шулай ук бу – катнашучыларга алга таба үсәргә мотивация дә. Чөнки хәзерге зур сәхнәдә чыгыш ясаучыларның күбесе үзешчәннәрдән башлаган һәм менә алар нинди дәрәҗәгә иреште. Әгәр дә кеше яза белә икән, безнең максат – аларга мөмкинлекләр бирү, – ди Гөлүс әфәнде.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев та сәхнәне үзешчәннәр басты дигән сүзләргә үз фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, камил җыр тексты матур көйгә салынып та, артист сәхнәдә үзен «маймыл кебек тотса», җырга туры килми торган кыяфәтләргә керсә, ул чагында инде халыкта «бу өч тиенлек җыр» дигән фикер туа.

– Сәхнәгә чыкканда нәкъ менә табигый хисне бирә торган үзешчәннәребез кирәк безгә. Кызганыч, соңгы вакытта безнең җыр­ларның күбесенең темасы күңел ачуга кайтып калды. Әнисен күрмәгән-белмәгән, әнисен күрәлмаган кеше дә: «И әнкәем», – дип җырлаган була. Икенче мәсьәлә – тема. «Сөям сине, сөям сине...» Әмма бит табигать турында, ил турында, дөнья­ның матурлыгы турында темалар баштан ашкан. Әмма кешегә ярыйм дип җырлыйлар. Бөтен нәрсә акчага корылган, бу – бик куркыныч әйбер. Рухи тәрбия мәсьәләсе сәнгатькә бәйләнгән. Белемлеме ул, белемсезме, аның йөрәгеннән чыккан хисе йөрәккә үтеп керә һәм эчтәлеге кешене дулкынландыра икән, димәк, үзешчән композитор дигән сүз булмаска да мөмкин. Ул бит – тәрбия чарасы, – дип саный Миңгол Галиев.

Әйткәнемчә, гаризалар октябрь аеннан кабул ителә башлаган һәм аларны 2020 елның февраль аена кадәр юлларга мөмкин. Бер атна элек ун гариза кабул ителгән булган.
– Бүген исә гаризалар саны 40ка якын. Җырын җибәргәндә, автор материалның сыйфатына игътибар итсен иде. Бер җырны бер автор гына тәкъдим итә ала, – ди генераль продюсер.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading