16+

Сыер асраучыларга субсидия бирелә

Татарстанда халыктан җыела торган сөт бәяләре кинәт һәм 20 процентка төшү сәбәпле, шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары һәм кәҗәләр асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия тапшырылачак.

Татарстанда халыктан җыела торган сөт бәяләре кинәт һәм 20 процентка төшү сәбәпле, шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары һәм кәҗәләр асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия тапшырылачак.

Әлеге түләүләрне авыл халкы февраль ае дәвамында алачак. Бу хакта безгә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлнира Габдрахманова хәбәр итте.

– Татарстан Президенты бер тапкыр бирелә торган субсидия бүлеп бирү карарын кабул итте. Шулай итеп, хуҗалыгында бер сыер асраучыларга ике мең сум күләмендә акча биреләчәк. Ике сыеры булганнарга һәр сыер башына – өчәр мең, ә өч һәм аннан күбрәк сөтлебикәсе булганнарга дүртешәр мең сум акча түләнәчәк, – диде Гөлнирә Габдрахманова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сүзләренә сылтама ясап.

Әлеге максатлар өчен 360 миллион сум акча каралган. Шуның 335 миллионы шәхси хуҗалыкларда сыер тотучылар өчен булса, калганы – савым кәҗәләре өчен. Бер кәҗәгә бер мең сум акча каралган.
Күптән түгел генә Ришат Хәбипов «Татар-информ» журналистларына биргән әңгәмәсендә әлеге мәсьәләнең хөкүмәт башлыкларын, җитәкчеләрне дә борчуын әйтте.

– Без әлеге вазгыятькә федераль дәүләт органнарының катнашуын көтәбез, Россия хөкүмәтенә, Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итәбез. Безнең фикеребез: читтән кертелгән өчен акчалата җыем булырга, үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен саклар өчен башка төрле чаралар кабул ителергә тиеш.

Азык-төлек санкцияләре кертелгәч, без бик сөенгән идек. Бүген авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлеше ил эчендә җитештерелә, шул исәптән элек кертелгән – җир җиләге, каен җиләге, алмалар да. Субтропик культуралардан кала, без барысын да үзебез җитештерә алабыз. Хәзер базарда нинди генә продукция юк. Татарстан үз-үзен кирәкле барлык әйбер белән дә тәэмин итә, тик бүген безнең сөт заводларының складлары әзер продуктлар белән шыгрым тулы – монда сыр да, май да. Шушы ук хәлне шикәр заводларында да күзәтергә мөмкин. 2016 елда шикәрнең күпләп алу бәясе 37 сум иде, ә узган ел яхшы дигәндә дә 25 сум булды. Моның нәтиҗәсе буларак, шикәр чөгендерен чәчә торган агрофирмаларга да авырга туры килде. Шулай итеп, азык-төлек санкцияләре аркасында без күп җитештерә башлаган идек, әмма хәзер базар бөтенләй башка шартлар куя... – дигән иде ул.

Кичә Сөт җитештерүчеләрнең милли союзы съездында («Союзмолоко») Россия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев та Татарстанда сөт сатып алу бәяләренең төшүенә карата үз фикерен белдерде.
– Татарстандагы бәяләр буенча уникаль очрак: Татарстанда җитди сөт эшкәртү базалары юк. Ул элек бар иде. Җимерделәрме, саттылармы аны, белмим, кыскасы, тукталды. Әле предприятиеләр күп очракта бәяләрне контрольдә тотарга булыша. Сез чималны йөз километр ераклыктагы башка территориягә алып чыгасыз. Аңлашыла ки, сезне чимал кушымталары буларак файдаланалар. Шуңа күрә сез 18-19 сум аласыз да инде, – диде Александр Ткачев.

Министр әлеге мәсьәлә буенча тиз арада республика җитәкчелеге белән сөйләшәчәген әйтте.
– Миңа калса, мондый бурычларны үтәп чыгарга Татарстанның, һичшиксез, көченнән килә, – дип тә өстәде министр.

Субсидиягә кагылышлы өч сорау

1. Кайчан бирелә?
Февральдә.

2. Кая мөрәҗәгать итәргә?
Әлеге мәсьәлә белән авыл җирлеге администрациясенә гариза язарга кирәк булачак.

3. Нинди шартлар үтәлергә тиеш?
Сыерлар саны берникадәр вакыт аралыгында кимергә тиеш түгел.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Субсидия кайсы вакытка бирелгэн баш саны буенча тулэнэ? Шуна ачыклык кертэ алмассыз микэн?

    Мөһим

    loading