16+

Сыналдык – сынатмадык: WorldSkills Russia ярышларына нәтиҗәләр ясалды

WorldSkills Russia VII милли чемпионаты тәмамланды, ә аның кайтавазы әле дә дәвам итә. Җиңүчеләрне уч төбендә генә күтәреп йөртәләр хәзер. Ни дисәң дә, республиканың Дөнья чемпионаты ярышларындагы киләчәге генә түгел, ил икътисады, сәнәгате, эшмәкәрлек өлкәсе дә алар кулында бит хәзер.

Сыналдык – сынатмадык: WorldSkills Russia ярышларына нәтиҗәләр ясалды

WorldSkills Russia VII милли чемпионаты тәмамланды, ә аның кайтавазы әле дә дәвам итә. Җиңүчеләрне уч төбендә генә күтәреп йөртәләр хәзер. Ни дисәң дә, республиканың Дөнья чемпионаты ярышларындагы киләчәге генә түгел, ил икътисады, сәнәгате, эшмәкәрлек өлкәсе дә алар кулында бит хәзер.

Җиңү генә түгел бу...

29 май көнне Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia җиңүчеләрен тәбрикләде. Чемпионатның гомумкоманда зачеты буенча татарстанлылар I урын яулаган иде. Икенче урынны – Мәскәү, өченче урынны Мәскәү өлкәсе алды. Тантаналы чара Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

WorldSkills хәрәкәтендә Россия инде җиде ел катнаша. Рөстәм Миңнеханов билгеләп киткәнчә, шушы вакыт эчендә бу безнең өченче җиңүебез.

– Аеруча бу җиңүнең бездә Казан җирендә булуы сөендерә. Иң беренче чиратта яшьләрне әзерләргә ярдәм итүче укытучыларга, экспертларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Яшьләребез исә әлеге чемпионатта бик зур тәҗрибә алды. Сезнең финалда җиңү яулавыгыз ­карь­е­ра үсешенә этәргеч булып торачак. Хәзер сез – 2021 елда Шанхай шәһәрендә узачак Дөнья чемпио­натында, 2022 елда Санкт-Петербургта узачак Европа чемпионатында катнашу хокукына ия булдыгыз. Сезнең бу җиңүегез республиканың да WorldSkills хәрәкәтенә керткән өлешен күрсәтә. Ләкин безнең өчен җиңү генә мөһим түгел. Беренче чиратта безгә чемпионат иң яхшы ­дөнья методикасы, технологияләре, стандартлары китергәне өчен кирәк. Чемпионат ярдәмендә без яшьләрне көндәшлеккә сәләтле белгечләр буларак тәрбиялибез. WorldSkills белән республиканың киләчәк тормышы да бәйле, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент WorldSkills чемпионатында иң күп җиңү китергән уку йортларын да билгеләп үтте. 19 медальне – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студентлары, 13 медальне Казан инженерлык лицее укучылары яулаган булган.

Сынауны уңышлы уздык

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында да Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов WorldSkills Russia чемпио­натына нәтиҗәләр ясады.

– Татарстанда узган атна WorldSkills байрагы астында барды. Болар барысы да – тренерларның тырышып, яшьләрне оештырып эшләү нәтиҗәсе. Ләкин безнең әле башкарасы эшләр күп. Әгәр дә чемпионатның барлык медальләре безнеке булса, бар да яхшы, безгә тагын нәрсәгә дә булса ирешәсе булмас иде. Ә болай кайсы өлкәдә үсәргә кирәклегебезне ачык күрдек хәзер. Август аенда Дөнья чемпионаты булачак. Ул WorldSkills тарихында иң яхшы чемпионат буларак истә калыр дип уйлыйм, – диде Рафис Борһанов.

WorldSkills Kazan 2019 һөнәри компетенцияләр үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сүз­ләренчә, Россия чемпионаты Казанның дөнья ярышларына әзерлеген күрсәткән.
– Россия чемпионаты безнең өчен бер сынау булды. Бу көннәрдә без транспорт, кунакларны каршы алу, озату, яшәү урыннарын, ярышлар барган «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залын сынадык. Катнашучылар саны буенча да, компетенцияләр күләменә карап та, иң масштаблы чемпионат булды бу. Әлеге чарада бөтен серләребезне чишеп, мөмкинлекләребезне күрсәтеп бетермәдек, иң тәмлесен ­Дөнья чемпио­натына калдыр­дык. Анда да төрле илдән килгән кунакларны шаккатыра алырбыз, – диде Эмиль Гобәйдуллин.

Рафис Борһанов шаяртып та алды әле. 28 май көнне Эмиль Гобәйдуллинның туган көне иде.
– Җиңүегез белән Эмильгә бүләк ясадыгыз. Хәзер миңа да ясагыз инде. Августта минем туган көн, – дип, яшьләрне Дөнья чемпионатында да үзләрен күрсәтергә өндәде министр.

«Мин ярышка «җиңәм!» дип килдем»

WorldSkills Russia чемпионатының медицина һәм социаль тәрбия компетенциясендә I урын алган Луи­за Мәхмүтова әле дә җиңү яулаганына ышана алмый.
– Тренировкалар вакытында бар әйберне үземә губка кебек сеңдереп бардым. Җиңү серем бәлки шуның белән бәйледер, – ди кыз.

Аңа өч көн дәвамында барлыгы тугыз модуль эшләргә туры килгән. Луиза һәр модуль алдыннан каушаган, ләкин югалып калмаган.
– Жирәбә буенча мин иң соңгысы идем. Шуңа да биремнәрне кич белән генә эшләргә туры килде. Көн дәвамында борчылып хәл калмый иде инде. Кичкә таба көч тә иртәнге кебек булмый бит. Ләкин бу миңа I урын алырга комачауламады. Кемдер, «миңа иң мөһиме җиңү түгел – катнашу иде», дияр. Мин ярышка бары тик «җиңәм!» дип килдем, – ди Луиза.
Владислав Павленко JuniorSkills ярышларында ипи пешерүче компетенциясе буенча җиңүче. Аңа өч көн дәвамында алты төрле ипи пешерер­гә туры килгән. Шуның берсе «сюрприз» белән, ягъни нинди ипи пешереләсен ярыш башланыр алдыннан гына игълан иткәннәр.
– Атна дәвамында Казанның халыкара сервис көллиятендә алтышар сәгатьлек тренировкалар булды. Шимбә көнне мәктәпкә барып, өй эшләре алып кайта идем. Бер генә көн ял иттем. Җиңүем белән канәгать мин, инде олыраклар белән ярышасым килә, – ди әле мәктәптә генә укучы Владислав.

Республика яшь белгечләрне генә түгел, ә аларны өйрәтүче экспертларны да әзерли бит әле. Вероника Сафина да эксперт-компатриот буларак WorldSkills чемпионатында «Визуальный мерчендайзинг» компетенциясе ярышларында катнашкан. Чемпионатка ул ике студент әзерләгән.

– Мин дә үз укучыларыма сез Чемпионатка катнашырга түгел, ә җиңәргә киләсез. Хәзер ярышка барасыз да үзегезнең I урыныгызны алып кайтасыз! Төн йокыларыгызны калдырып, ялсыз эшләгән көннәрегезне искә төшерегез дә сез моңа лаек икәненә инаныгыз, дип тукып тордым. Балаларның туклану рацио­ны, витаминнар кабул итү вакытына кадәр төзеп куйдык. Бернинди вак-төяк мәшәкать тә аларның игътибарын ярыштан читкә юнәлдермәслек шартлар тудырдык. Безне Россия экспертлары түгел, ә Кытай, Бразилия һәм Һиндстан экспертлары бәяләде, шунысы да авыр иде, – ди Вероника Сафина.


WorldSkills чемпионатының Россия этабында 1300 яшь белгеч катнашты. Татарстан җыел­ма командасында 261 кеше бар иде. Нәтиҗәдә безнекеләр 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза һәм 25 осталык өчен медален яуладылар.

2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип билгеләнде.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading