16+

Сыйфатлы пилмәнне ничек сайларга?

Татарстан халкының яртысы диярлек тиз әзерләнә торган итле ризыклардан пилмәнгә өстенлек бирә икән.

Сыйфатлы пилмәнне ничек сайларга?

Татарстан халкының яртысы диярлек тиз әзерләнә торган итле ризыклардан пилмәнгә өстенлек бирә икән.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге уздырган сораштыру шундый нәтиҗәләр күрсәткән. Респондентларның бары 17 проценты гына элеккеге традицияләр буенча пилмәнне өйдә ясый, 82 проценты кибеттән сатып ала.  Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган дегустация вакытында белгечләр, пилмән җитештерүчеләр сыйфатлы пилмән сайлау турында сөйләштеләр.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, мондый дегустацияләрне алар еш уздыралар. Моңа кадәр ипи, май, сөт продукцияләрен тикшергән булсалар, бу юлы пилмәнгә тукталганнар. “Кызганыч, дегустацияләр вакытында тикшерелә торган продуктларның 22 проценты тиешле таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле,  лаборатор тикшерүләр уза алмый. Бу бит әле без сайлап алган продукция генә. Халык та хәзер грамоталырак. Үз хокукларын якларга өйрәнә”,– ди Җәүдәт Әхмәтханов.

Татарстан кибет киштәләрендә  150дән артык җитештерүченең 600 исемдәге пилмән эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Аларның  60 ка якыны Татарстанныкы. Бездә бу эш белән 20гә якын оешма шөгыльләнә.
Дегустациягә 10 төрле пилмән тәкъдим ителгән иде. Аларны Дәүләт алкоголь инспекциясе лаборатор тикшерүләр уздырганнан соң, сайлап алган. Кызганыч, алар арасында бары берсе генә Татарстанда җитештерелгән. Ни аяныч, дегустация нәтиҗәләре буенча анысы да сыйфатлы пилмәннәрнең беренче өчлегенә эләгә алмады.
 
Дегустация өчен пилмәннәрне бары тоз кушып кына пешерделәр, ризыкны  30 га якын белгеч бәяләде. Җитештерүчеләре, брендлары яшеренгән, саннар астында гына бирелгән пилмәннәрне эспертлар төрле критерийлар буенча бәяләделәр. Тышкы кыяфәтенә, төсенә, исенә, тәменә, составына игътибар бирделәр. Тәмнәр кушылмасын өчен дегустация вакытында чәй эчтеләр. Ахырдан, иң яхшы һәм сыйфаты мактанырлык булмаган пилмән исемнәрен атадылар.

 “Балачаклар искә төште, яңа ел алдыннан гаиләбез белән пилмән бөгә идек, әби гел камыры юка булсын, эчлеген өч төрле иттән кушып ясагыз, дия иде. Иң сыйфатлы пилмән өйдә үзең ясаганыдыр. Шуңа да кызларыбыз элеккеге традицияләрне онытмыйча, пилмәннәрне өйдә үзләре бөксеннәр иде, җитештерүчеләр исә сыйфатны өй пилмәненекенә тиңләштерергә омтылсыннар, – диде Дәүләт алкоголь инспекциясендә Халык кулланылышындагы товарларның сыйфатын контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Светлана Груздева.
 
 Сораштыру нәтиҗәләре буенча респондентларның 50 проценты 0,5 килолы пилмәнгә өстенлек бирә, 75 проценты Татарстанда җитештерелгәнне сайлый, пилмәнне сатып алганда кулланучы беренче чиратта тәменә, составына, бәясенә, тышкы кыяфәтенә, кабына, иң ахырдан гына сатучы киңәшләренә һәм рекламага колак сала.
Добойка:  Биш минутка биш сорау:
Сыйфатлы пилмән сайлау турында Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләштек.

–  Сыйфатлы пилмән нинди булырга тиеш?
– Иң башта составына игътибар итәргә кирәк. Еш кына этикеткада язылган мәгълүмат чынбарлык белән туры килми. Таныш белеш киңәшләре буенча, танылган җитештерүчеләргә өстенлек бирсәң була. Пилмәннең тышкы кыяфәтенә, төсенә, кабына, куллану вакытына игътибар итегез. Пилмәннең формасы дөрес булырга  кырыйлары әйбәтләп бөгелгән, ит чыгып тормаска тиеш. Пешергәндә ит камырдан аерылса,таралып китсә начар. Камырның төсе саргылт ак булса яхшы. Соры, күк төстәге камыр начар сыйфат турында сөйли. Тәм буенча пилмәннән тәмләткечләр, суган, сарымсак исе килергә мөмкин. Ә менә ят исләр килгән продукт бозылган дигән шик бар.

– Пилмән җитештерүчеләрдә нинди закон бозулар ешрак очрый?
– Тикшерелгән пилмәннәрнең 85 процентында тавык ите ДНКсы табылды. 50 процентында соя барлыгы ачыкланды. Ә бу хакта этикеткада берни әйтлемәгән. Бу кагыйдә бозу булып санала. Пилмәндә камыр белән ит тигез дәрәҗәдә булырга тиеш, әмма, камыры калын булганнары еш очрый. Дөрес сакланмаган, берничә тапкыр эретелеп, кабат туңдырылган пилмәннәрнең тышкы кыяфәтләре үзгәрә, алар бер берсенә ябышкан, чатнаган, имгәнгән булалар.

– Сыйфат белән бәя һәрчакта да туры киләме?
– Юк туры килми.  Кибеттә килосы 700 сумлык, 200 сумлык пилмәннәр дә бар. Әмма,  тегеләрендә дә, боларында да җитешсезлекләр очрый.

– Кибеттән алган пилмән сыйфатсыз булса нишләргә?
– Беренче чиратта сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Язмача гариза язу мөһим.Аның бер нөсхәсен үзегездә калдырыгыз, икенчесен кибеткә тапшырыгыз. Әгәр дә мәсьәлә кибеттә генә хәл ителмәсә, тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итәргә була. Безнең дегустация вакытында да тиешле таләпләргә җавап бирмәгән пилмәннәр турында мәгълүмат Роспотребнадзор идарәсенә җибәрелә. Анда өстәмә тикшерүләр үткәрелә. Нәтиҗәләр буенча товарны җитештерү оешмаларына кисәтү ясала, штраф салынырга мөмкин,бу хакта  сәүдә үзәкләренә хәбәр ителә. Сыйфатсыз товарны сатудан алулары да бар.


Татарстанда туңдырылган итле ярымфабрикаталарны күпме кулланалар?

44 процент - пилмән
12 процент - ит фаршы
11 процент - тавык наггетслары
10 процент - ит котлеты
6 процент - манты, хинкали
5 процент - голубцы, фарш тутырылган борыч
4 процент - ит төрелгән коймак
3 процент - башкалар

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading