16+

Үҗәт хәзрәт: «Дин кешеләрне дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә»

Шамил хәзрәт Вәлиуллин белән без Буа районына баргач таныштык. Буаның яңа бистәсендә мәчет төзү эшләре белән мәшгуль ул. Очрашуыбыз да шул төзелеп ята торган мәчет янында булды.

Үҗәт хәзрәт: «Дин кешеләрне дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә»

Шамил хәзрәт Вәлиуллин белән без Буа районына баргач таныштык. Буаның яңа бистәсендә мәчет төзү эшләре белән мәшгуль ул. Очрашуыбыз да шул төзелеп ята торган мәчет янында булды.

Бүгенге көндә район үзәгендә җиде Аллаһ йорты бар. Сигезенчесен төзү эшен Шамил хәзрәт үз өстенә алган. Төзү дип әйтү генә ансат, төзелеш проекты артыннан гына да күпме чабарга кирәк. Проектын эшләткәч, документларын рәсмиләштерү, эшчеләр табу, төзелеш материаллары кайтарту, техника юнәтү – саный китсәң, шактый тир түгәргә кирәк әле. Төзелеш мәйданчыгына да көненә берничә тапкыр барып килә. Төзелеш барсын өчен акчасы да кирәк. Аның өчен төрле оешма җитәкчеләре белән җайлап сөйләшергә, күндерергә, соранырга туры килә. Мондый вакытта тырышлыгы өстенә үҗәтлеге дә булышып куя хәзрәткә.

Районда Шамил хәзрәтне журналист буларак та беләләр. Журналистлыкка укымаган ул, әлеге дә бая­гы актив булуы, гел ниндидер яңа идеяләр уйлап табуы һәм кызыксынучанлыгы аны кулына каләм алырга этәргән. Шамил Буа мөхтәсибәтенең матбугат сәркатибе эшен дә алып бара. Буа районында барган бөтен дини чараларны көне-сәгате белән язып та куя. Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте сайтында Буа мөхтәсибәте яңалык­лары шыплап тулган. Район газетасына да язып тора. Моның белән генә чикләнми, Ютуб каналында аена бер видеожурнал да чыгарырга өлгерә. Мөхтәсибәт эшчәнлеген социаль челтәрләрдә дә яктыртып бара. Казанга радиоларда чыгыш ясарга да гел чакырып торалар аны.
Һөнәре буенча Шамил – эретеп ябыштыручы-ташчы. Буаның Мулланур Вахитов исемендәге татар мәктәбен тәмамлаганнан соң, училищеда укып һөнәр ала. Анда укыган вакытта мәчеткә дин дәресләренә йөри башлый.

– Беренче дин дәреслә­рен Һава апа Җәләлова белән Факия апа Сәлимова бирде. Беренче остазларыма бик рәхмәтлемен, Ходай исәнлекләрен бирсен, – ди хәзрәт.
Мәктәптә укыганда, гарәп телен өйрәнә. Намазга да шул вакытта баса. Укуын Буа мәдрәсәсендә, соңрак Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә дәвам итә. Кулына диплом алганнан соң, туры үз районына эшкә кайта. 2014 елдан Буа районы мөхтәсибәтендә эшли. «Хаҗилар» мәчетендә икенче имам булып торган. Хәзер исә яңа мәчет төзү эше артыннан йөри. Мәчет «Әбү Хәнифә» исемен йөртәчәк.
– Мәчет халык акчасына төзелә. Рәхмәт барысына да, биргән сәдакалары кабуллардан булсын. «Гидросервис» җәмгыяте директоры Зөфәр Садыйковка аерым рәхмәт әйтәсем килә, ул бик нык ярдәм итә. Мөхтәсибебез Илмир хәзрәт Хәсәнов та, хәлләрне гел белешеп, булышыр­га гына тора, – ди Шамил хәзрәт.

Хәзрәткә мөхтәсибәт моторлы велосипед алып биргән. Сәламәтлеге ягыннан проблемалары булганлыктан, машина йөрә алмый.
– Велосипед белән дә бик җайлы. Бөтен җиргә өлгерәм, бара алмый калган җирем юк, – ди ул, елмаеп.
Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте авыл җирләренә эшкә киткән яшь имамнарга 180 мең сумлык грант бирә. Шамил хәзрәт шул акчага үзенә фотоаппарат, компьютер, принтер сатып алган.
– Мондый грантларның файдасы бик зур. Диния нәзарәте яшь имамнарны авыл-районнарга җәлеп итү юлларын эзли. Яңа эшли башлаган кешегә акча кирәк. Кемдер, үз куышын булдыру өчен, ипотека ала. Кемдер машина сатып ала, мин исә эшләр өчен иң кирәкле техника сатып алдым. Шул фотоаппарат ашлы да итә. Мәдрәсә чыгарылышларын, никах туйларын фотога төшереп, дизайнын үзе ясап, альбомнар эшләп бирәм. Видеога төшереп монтажлыйм, – ди ул.
Видео төшерү дигәннән, әйткәнемчә, ул аена бер видеожурнал чыгара. Бу эшендә аңа хатыны Лилия ярдәм итә. Һөнәре буенча ул журналист икән. Видеожурналны Лилия тавышландыра.
Шамил белән Лилия өч бала үстерә. Барысы да намазда, кечкенә уллары Гаязга тиздән алты яшь тула. Быел инде ул мәктәпкә барырга әзерләнә. Биш яшендә үк хәрефләр танып укырга өйрәнгән. Гарәпчә дә рәхәтләндереп укый икән. Төрле дини конкурсларда да теләп катнаша ди.

– Дини тәрбияне балага кече яшьтән балага яхшы эшнең – савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга кирәк. Имам Газали бала тәрбиясе турында: «Бала – ата-ана кулындагы бер әманәт, бөек бер нигъмәт. Ул таза бер туфрак кебек. Шул таза туфракка нинди орлык чәчелсә, аның җимеше дә шулай хасил булыр. Сабыйларыбызга иман, Коръәни-Кәрим һәм Аллаһы Тәгаләнең әмерләрен өйрәтеп, ахирәт һәм дөнья сәгадәтенә кавышырга ярдәмче булырга тиешлебез», – дигән. Әтием Наил һәм әнием Роза белән бергә яшибез. Алар гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Тату һәм матур гаилә булып, булганына шөкер итеп, барыннан канәгать булып яшәп ятабыз. Барыбызга да Аллаһны танып, аның кушканнарын үтәп, күбрәк савап эшләсәк, мәңгелек сәгадәткә ирешербез. Дин кешеләрне дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле итә, – дип, сөйләшүне вәгазь белән тәмамлады хәзрәт.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading