16+

«Табиб миңа: «Яман шеш дүртенче дәрәҗәгә җиткән очракта да анализда чагылмаска мөмкин», – диде...»

Аларның гаилә тарихы бик матур башланган. Алабуга педагогия институтында укучы Алабуга егете Илдар белән Чаллы кызы Илнара II курста укыганда танышалар. Егетне кыз чибәрлеге, тыйнаклыгы белән гашыйк итсә, кызның күңелен егет шаян һәм искитмәле киң күңеллелеге белән яулап ала.

«Табиб миңа: «Яман шеш дүртенче дәрәҗәгә җиткән очракта да анализда чагылмаска мөмкин», – диде...»

Аларның гаилә тарихы бик матур башланган. Алабуга педагогия институтында укучы Алабуга егете Илдар белән Чаллы кызы Илнара II курста укыганда танышалар. Егетне кыз чибәрлеге, тыйнаклыгы белән гашыйк итсә, кызның күңелен егет шаян һәм искитмәле киң күңеллелеге белән яулап ала.

Төрле шәһәркүләм чараларда һәм хәйрия акцияләрендә катнашкан Илдар студент елларында тырыш, ир-атларга хас төпле егет булуы белән аерылып тора. Илнара – филология, Илдар икътисад бүлеген тәмамлап кулларына диплом алганнан соң, егет армиягә китеп бара. Яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләрне сынау өчен бер ел вакыт яхшы була: Илдар кайткан елны ук алар гөрләтеп туй итәләр. Тормыш үз агымына матур гына дәвам итә, гашыйк парның тормышларына ямь өстәп, кызлары дөньяга килә. Аңа дүрт яшь тулганда, түгәрәк дөньяларын тагын да түгәрәкләндереп, икенче кызлары туа. «Кызлар армия»сендә бердәнбер ир-ат булган Илдар – кызларына да, хатынына да төп таяныч. Ләкин язмышның кайчан сынау әзерләп куясын беркем алдан белми һәм кайчак аның әзмәвердәй ир-атларны да чарасыз калдыруы мөмкин...

Мәхмүтовлар гаиләсе ишеген дә сынау дигәнең көтмәгәндә шакый.
Берничә ел хезмәт куйган эш урыныннан башка эшкә ­күчәргә җыенган Илдар медицина тикшеренүе уза, барлык анализлар да яхшы, дип, Илнарасына куанып кайтып әйтә. Тик нигәдер гаилә башлыгының баш авыртуы гына аларны пошаманга сала. Еш кабатлана торган бик каты баш авырту, хәлсезлек, күңел болганудан интеккән гаилә башлыгына, ярдәм күрсәтү өчен, «Ашыгыч ярдәм» чакыр­талар. Борчылырга урын юк, бары ротавирус кына, дип тынычландыралар аларны. Тик иренең авыртуы басылмый азаплангач, кабат «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга мәҗбүр була Илнара. Бу юлы Илдарны тикшеренү өчен алып китәләр... һәм октябрьнең бер көне аларның тормышын тамырдан үзгәртеп куя. 32 яшьлек Илдарның башында зур бер шеш барлыгы ачык­лана. Озакка сузмый гына, Чаллыда аңа беренче операцияне ясыйлар. Аннан соң Илнара шешне Казанга алып барып гистологиягә тикшертә һәм ирендә икенче дәрәҗә яман шеш булуы ачыклана.

Борчылудан гаҗизләнгән Илнара онкологтан: «Аның бит барлык анализлары да яхшы иде, ничек инде алай?» – дип сорый. Табиб аңа: «Яман шеш дүртенче дәрәҗәгә җиткән очракта да анализда чагылмаска мөмкин», – дип җаваплый.
Операциядән соң Казанның онкология хастаханәсе юлларын таптау башлана, Илдар анда 30 сеанс нурланыш терапиясе узган. Чаллыда биш сәгать ясалган операцияне табиблар уңышлы чыкты дип бәяли. Тик куанырга иртәрәк була шул, яман шеш алай җиңел генә бирешергә җыенмый, тикшеренүләрдән соң аның үсүе ачыклана. Илдар химия терапиясе ала. Яман шештән котылу өчен, аңа тагын җитди дәвалану курслары үтәргә кирәк.

Алар Германиядәге бер клиника белән сөйләшү алып баралар. Тиздән шунда диагностика үтеп, алга таба дәвалану курсын дәвам итәргә яки кабаттан операция ясатырга кирәк булачак. Әлбәттә, монда барысы да акчага барып терәлә. Диагностика үтү өчен генә дә 350 мең сум тирәсе акча кирәк. Бүгенге көндә әлеге яшь гаиләнең мондый зур сумманы түләү мөмкинлеге юк...

Татар халкы элек-электән авырлык килгән вакытта мәрхәмәтле, ярдәмчел булган. Яшь гаиләнең зур сынавын җиңүдә бергәләп ярдәм итсәк иде, хөрмәтле укучыларыбыз! Тамчылардан күл җыела, ди халык. Кеше кайгысына битараф булмыйк, үз өлешен керткәннәр әҗер-савапларга ирешер, иншалла. Ике чәчкәдәй кызчыкның сәламәтләнеп аякка баскан әтиләре кочагында иркәләнеп үсәргә, татар хатын-кызларына хас сабырлык белән әлеге сынау алдында югалып калмыйча, ире өчен барысын да эшләргә риза булган Илнараның да бәхетле булырга хакы бар бит...

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен

Сбербанк картасы: 4276 6200 2480 7905 – 8 917 910 53 37 номерына бәйләнгән (Мәхмүтова Илнара).

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading