Автобуста барасың. Кемдер сиңа ялгыш бәрелеп китә яки аягыңа баса:
– Гафу итегез... – ди ул, бик гаепле кыяфәт белән.
Һәм син аны гафу итәсең. Энә кебек биек үкчәсе белән ботинкаңны тишеп, аяк йөзеңне канатучы булса да.
– Пажалыста, пажалыста, – дисең, тыйнак кына елмаеп. Кәефлерәк чагың булса, өстәп тә куясың: – Рәхим итеп тагың бер кабатласагыз да була.
Шәһәрдә кызык. Берәрсенә бәрелеп китәсең дә гафу үтенәсең. Сиңа бернәрсә дә булмый. Рәхәт.
Шулай гадел дә кебек. Мәдәниятле дә. Үз-үзеңә әдәпле дә кебек тоеласың. Тыйнаклык кагыйдәләрен бозмыйсың. Шәп бит инде: рәнҗеттең, гафу үтендең, әйбәт булып калдың.
Шәһәр кешесе шундый рәхәт тормыштан да арый. Һәм, табигатькә якынрак булырга теләп, авылга кайта. Авылда рәхәт: саф һава, җиләк-җимеш, яшелчә... Эш юк, вакытын белеп кайтсаң.
Авыл табигатькә якын булгач, анда җәнлек-җанвар бик күп. Беришләре бик назлы, матур – карап сокланып туймыйсың. Әйтик, песи баласы. Авылдагы песи бу юлы комакка охшаган бала тапкан. Төсе шундый. Теге идән буйлап йөгереп узса, әнисе үзе дә, комак түгелме соң бу дигәндәй, ымсынып куя. Кайчагында өстенә дә сикерә, шуннан баласы икәнен аңлап, шаярган булып кылана башлый. Кызык инде аларны күзәтеп тору.
Тик песиләр үзләре дә безне күзәтеп кенә торалар. Бүлмәне калдырып чыгып киттеңме – ялт өстәлгә. Һәм нәрсәнедер сөйрәп тә төшерәләр. Гафу үтенмиләр. Гомумән, хайваннар дөньясында гафу үтенү юк икән. Күршенең казын таптаткан шофер егет әллә ничә тапкыр килеп гафу үтенде, ахыр чиктә кайдандыр алып кайтып бер каз китереп бирде. Атна-ун көн үтүгә, теге күршенең абзарына төлке кереп, бөтен казын тезеп салып киткән. Төлке гафу үтенмәде. Акча да түләмәгән, казлар да китереп бирмәгән бугай.
Бер мәлне бүре төшеп, төнгелеккә кайтмыйча урамда ашанып йөргән туймас тамак сарыкларны буып китте. Ул да соңыннан килеп гафу үтенмәде, диделәр. Кыенсынып та тормаган ул, авылның уртасына бәреп кергән. Әллә нинди тыйнаксыз бүреләр бар инде дөньяда. Әдәп саклыйм, дип, хуҗага рәхмәт әйтеп тә чыкмаган. Шулай гадел түгел бит инде.
Табигатьтә гаделлек тә, тыйнаклык та, әдәп дигән нәрсә дә юк икән. Аның җан ияләре генә түгел, хәтта үләне-агачы да тыйнаклык саклап тормый, кайда җайлы – шунда төртеп чыга. Үсә. Орлык чәчә. Һәм беркемнән гафу үтенми.
Табигатькә якын кешеләр дә була икән. Бер мәлне төнгелеккә келәт ачык калган да кемдер бер капчык онны алып киткән. Үзебез дә сизмәгәнбез, күршеләр дә йоклап калган. Югыйсә бездәге бөтен нәрсәне күршеләр белә торган иде. Ә бу юлы кем икәнен дә белмәдек. Каян беләсең инде, үзе килеп гафу да үтенмәде, рәхмәт тә әйтмәде. Әллә нинди әдәпсез кеше булып чыкты ул.
И, аны гына аңлап була инде. Әле бер мәлне күрше авылда бер бабайның пенсиясен талап чыкканнар. Алар да гафу үтенмәгән. Рәхмәт тә әйтмәгәннәр. Шуннан теге бабай боларны җәнлек-җанвар дип уйлагандыр инде, мылтыгын алган да... Олы кеше бит, кулы калтырап киткәнме, бик туры ата алмаган. Ләкин арт аякларына тидергән. Һәм кан эзе буенча берсенең өненә барып чыккан. Авыл очында торган мәңге исерек бер егет булган теге. Моны күргәч, чүт йөрәге тотмаган бабайның.
Кыскасы, табигатькә якын булу һәрвакыт яхшы нәрсә түгел. Табигатьтә гаделлек, әдәп, намус кебек төшенчәләр юк. Шуңа күрә адәм балалары арасыннан табигатькә караклар, кеше талаучылар, алдакчылар һ.б. әтрәк-әләмнәр якынрак тора. Болар тән төзелеше буенча кешегә әйләнгәннәр, ә аң үсеше хайванлыкта калган.
Әле менә уйлап утырам. Татарның да мөстәкыйльлеген урладылар, телен тартып алдылар. Рәхмәт әйтүче дә, гафу үтенүче дә булмады. Болар– төлкеләр, бүреләр, пенсия талаучы егетләр сыман, табигатькә якынрак торган затлардыр инде. Тик монысы да артык гаҗәп түгел. Аларга карата канәгатьсезлек белдерүчеләр, каршы торучылар бик булмады. Тавыклар сыман – сарыклар сыман... тыныч кына үтеп китте барысы да. Менә шунысы гаҗәп.
Ә табигатькә кемнәр якынрак тора икән... Төлкеләрме, тавыклармы? Бүреләрме, сарыклармы?
Комментарийлар