Реклама
Татарстанда коронавируслы инфекциядән ике үлем очрагы расланды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
1953 елгы хатын-кыз хастаханәгә үпкә ялкынсынуы диагнозы белән китерелгән. Хәле полиорганик җитешсезлек аркасында начарланган. Моннан тыш, хроник авырулардан интеккәнлеге дә мәгьлүм.
1956 елгы хатын-кыз үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә озатылган. Дәвалау хроник авыруларның кискенләшүе фонында катлауланган.
Мәрхүмәләрнең үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус үзенчәлекле.
Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
20 ноябрьгә татарстанлыларның СОVID-19тан 128 үлем очрагы теркәлгән, диелә ведомство хәбәрендә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз