Даниянең балачагы әнисе белән генә узган. Ансыз да калудан курыкканга, әнисенең күзенә генә карап, сүзеннән чыкмау кызның төп тормыш кагыйдәсе булган. Укуын тәмамлагач, театр училищесына барырга теләгән Дания. Мәктәп сәхнәсендә артистлардан ким кыланмаган кызның бу карары берәүне дә гаҗәпләндермәгән. Тик менә әнисе генә үзенең ялгызлыгын һәм кызының ярдәменә гел мохтаҗ булуын искәртеп торган. Нишләсен инде, әнисенә каршы килергә өйрәнмәгән Дания, ризалашкан. Аннары мәхәббәтен очратып, ир хатыны, балалар әнисе дә булып куйган. Өч кыз, әти-әниләренә артык мәшәкать ясамый гына, бер-берләренә сердәш-терәк булып тәгәрәп үскән. Тырышып укыганнар. Тәртипле булганнар.
Мәктәпкә дә Александровларны бары тик Мактау кәгазе тапшырыр өчен генә чакырта торган булганнар. Тулы бәхетле тату гаиләдә үскән бу өч кыз бүген инде үзләре тормыш корып, балалар үстерәләр. Альбина – Әлмәттә, Әминә исемле кызы бар. Күрше авылда яшәүче Эльвира – нәни Айназ белән Айзиләнең әнисе. Региналары Саба кадет мәктәбендә эшли.
– Әгәр дә кече кызым Эльвира авырып хастаханәгә эләкмәсә, безнең гаиләнең тормышы бөтенләй башкача булыр иде, – ди Дания ханым, ул елларны искә төшереп, вакыт йомгагын кирегә сүтеп. – Безнең палатада бер нәни күкрәк баласы ятты. Зур тимер караватлар иде ул чакта. Курчак кебек матур иде ул кыз. Мин аны еш кына кулыма алып, шешәдән ашата, асларын алмаштыра идем. Шулай ияләшеп киттем. Үз кызым кебек була башлады. Еласа да, шәфкать туташлары килгәнче, янына үзем йөгерәм. Язмышын белгәч, бөтенләй үземнеке итәсем килде. Сабыйны анасы бала тудыру йортында калдырып чыккан. Бераз үскәч, кызчыкны хастаханәгә салганнар.
Кызы савыгып хастаханәдән кайтып китәр вакыт җиткәч, Дания ханым ире Геннадийга үзенең теләген җиткерә. Ир каршы килми. «Сиңа карыйсы бит. Мин юлдан кайтып кермим. Булдыра алсаң, ал!» – дигән. Тик менә гел үз сүзен тыңлатырга өйрәнгән әнисе генә: «Юк, авызыңны да ачма.Үзеңнекеләр дә өчәү, шуларны үстер. Әнә мин үлгәч алырсың!» – дип кырт кисә.
Бик авыр булса да, бу юлы да әнисе сүзенә каршы килми Дания. Тик үзенә сүз бирә: ул баланы булмаса да, барыбер бер ятимне гаиләгә алырга.
Гомер, көенечләре һәм сөенечләре белән, акрын гына үз җаена ага да ага. Инде теге күз яшьләре аша әйтелгән теләк-хыяллар да икенче планга күчеп, тормыш мәшәкатьләре астында капланып калган да булыр иде...
Тик тормыш тагын бер сынау әзерләгән Александровлар гаиләсенә. Балаларның әтиләре төрмәдән иреккә чыккач, газапларның тагын да авыррагы башланган. Ата кеше балаларын күрергә теләк белдергән. Ә тегеләре каршы килә алмаган, ата хокукыннан мәхрүм ителмәгән бит.
Бу көннәр турында күз яшьләрсез генә сөйли алмый Дания ханым. Алар аның йөрәгенә инә белән язылып, ике ел буе кан тамчылап торган, әле яңа гына җөйләнеп килә торган яра ясаганнар.
Өч балага ике сок, ике кап печенье (моңа сабыйлар: «Без өчәү бит, нигә ике генә», – дип бик гаҗәпләнәләр) тотып килгән әти кеше тәүге очрашудан соң балаларны үзенә алу турында уйлый башлый. Гариза да яза. Көрәш ике елга сузыла. 13 тапкыр суд эскәмиясенә утыра Александровлар. Бер гаепсез килеш. Тәрбиягә бала алган өчен пособие дә түләнми ике ел буе. Балалар да, ана да бер тиен акчасыз кала. Җитмәсә, Дания ханымның стажы да өзелә. Ә бит аңа тиздән пенсиягә чыгасы, февральдә 55 тула.
Мондый авыр хәлдә калгач, ярдәм кулы сузучы, «акыллы» киңәш бирүчеләр дә табыла. «Балаларны кире илтеп бир, нигә җәфаланасың?!» – диләр. Бу сүзләрне ишеткәч, Дания ханым аңын чак югалтмый.
Мәхәббәтнең җиңүе
– Коточкыч булды ул, – ди Дания ханым, искә алганда да яшьләнгән күзләрен сөртеп. – Балаларның психикасы какшады. Бер-берсенә кычкыра, тыңламый башладылар. Йокылары тыныч түгел. Укулары начарланды. «Без беркая да китмибез!» – дип, бертавыштан кабатлап торсалар да, судта бик ашыкмыйлар. Котыртып, өйрәтеп куйганнардыр, дип шикләнәләр.
Шулай да балалар яңа гаиләләрендә, яраткан әти-әниләре белән калалар. Яңадан барлык хокуклар да торгызыла. Тик менә бозылган нерваларны, үткән вакытны гына кире кайтарып булмый.
– Мондый сынаулар аша узарга да туры килгәч, бу сабыйларны канат астына алганга үкенмисезме?– ди сорыйм, җавапның нинди буласын белсәм дә.
– Юк, үкенмим. Тик зурракларны аласы калган икән дип кенә уйлаштырганым бар. Бу балаларның туйларында без бик карт булабыз инде, ямьсезләп утырачакбыз. Руслан бакчага йөргәндә, иптәш малае: «Әнә әбиең килгән», – дигән иде. Моны ишеткәч, киләчәк турында куркып уйланам.
Комментарийлар