16+

Талоннар кире кайтырмы?

80нче, 90нчы еллардагы азык-төлек талоннарын онытып бетермәгән идегезме әле? Әй, су буе тезелешеп, шул талоннарны рулонга чорнап, май, шикәр, көнбагыш маена, аракыга, ярмага чират тора идек, ә!

Талоннар кире кайтырмы?

80нче, 90нчы еллардагы азык-төлек талоннарын онытып бетермәгән идегезме әле? Әй, су буе тезелешеп, шул талоннарны рулонга чорнап, май, шикәр, көнбагыш маена, аракыга, ярмага чират тора идек, ә!

Миллионлаган гектар ашлык игеп, басу тутырып шикәр чөгендере үстергән пролетар илдә килеп чыккан коточкыч азык-төлек дефицитының ясалма шәй булганлыгын ул вакытта берәрсе аңладымы икән? АКШ акчасына оештырылган мәкерле планга кушылып, дефицит аша илне җимергәннәрен илдәге прихватизация, «демократия» байрагы астында үз халкына каршы көрәшкән адәмнәр  үзләре дә аңлап бетермәгәннәрдер ул чакта... Хәер, аларның күбесе инде күптән йә җир астындагы мәрхүм, йә җир өстендәге мескен җан булып гомер кичерәдер. Нәрсә генә булмасын, «талон» ул – безнең тарихыбыз, дәһшәтле соры елларның бер символы. Яшелле-кызыллы төсләрен җемелдәтеп төшләргә кереп йөдәткән кәгазьле бер мәхшәр. 

Илдәге вазгыятьнең катлаулылыгына карап, Россия регионнарында азык-төлек карталарының акча янчыкларына кире әйләнеп кайтуы да шактый ихтимал, диләр. Май аеннан да калмый, Россиядә азык-төлек карталарын гамәлгә кертү көтелә дигән сүзләр дә йөри.
Бу юлы карточкалар теге вакыттагы кебек бәдрәф кәгазе урынына чорналган төргәк рәвешендә булмас, әлбәттә, билгеле бер максатларда гына кулланып була торган сумма салынган пластик картадан гыйбарәт булачактыр. Ай дәвамында сумма тотылып бетмәгән очракта, максатчан бирелгән акчалар яначак икән, дигән сүзләр йөри. Димәк, мохтаҗлыгың шулкадәр...

Максат – азык-төлек сатуны кискен чикләү түгел, аз керемле кавемне кайгырту. Илдәге икътисади вазгыять һәм ярлылыкның теге ягында яшәүчеләр саны арту сәбәпле, күп балалы, аз керемле гаиләләр, ялгыз бала үстерүче аналар,  эшсезләр, инвалидлар, пенсионерлар һәм социаль яклауга мохтаҗ булган башка кавем кешеләргә ярдәм итү. 

Сан өчен әйткәндә, 2021 елда кеше башына яшәү минимумы, ягъни хәерчелекнең чиге – эшкә яраклылар өчен – 13 793 сум, балалар өчен – 12 274, пенсионер башына  – 10 882  сум. Ягъни әгәр өегездә әти, әни, теща, шалапай малай һәм тыңлаусыз кыз яши икән, 5 кешелек гаиләгезнең иң аз кереме 63 мең сум булырга тиеш. 

Азык-төлек картасы итеп биреләчәк ярдәм суммасының төгәл күләмен дә әлегә әйтмиләр, ләкин ул, еллык итеп исәпләгәндә, айлык яшәү минимумының 10 процентыннан да (уртача 1200 сум) кимрәк булырга тиеш түгел, диләр.

Талоннар турында ил башлыклары күптән, Россия рубленең чираттагы мәтәлчек атуыннан соң ук, илдәге хәлләр начараеп китеп, эшсезлек арта башлаган чорда – 2015 елда ук исләренә төшергәннәр иде. Соңрак пандемия дә илебезне «карточкага калдыра» язды. Ләкин ул чакта да, соңрак та аз керемле халыкны бушлай азык-төлек белән тәэмин итү өчен әллә кирәк, әллә артык акча табылмады, инициатива массалы рәвештә гамәлгә ашырылмады.

Рәсми мәгълүматларда китерелгәнчә, Россия халкының 11 проценты, ягъни 16 миллион кеше хәерчелекнең теге ягында гомер кичерә. 2022 ел ахырында андыйлар саны тагын 10 процентка артачак дигән фаразлар бар.
Шунысы хак: авырлыклар һәрчак вакытлыча. Өметтә булсын күңелләр. Хөкүмәт ярдәменнән ташламас.

Сезнең Әмир Исламовыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading