16+

Тамагың тукмы, студент?

Иртәдән бирле укыган студентка нибары тамак ялгап алу гына кирәк. Шуңа күрә төшке аш вакытында ашханә, кафе, буфетларга озын чират сузыла. Уку йортына якын урнашкан кафелар өчен бу бигрәк тә яхшы керем.

Тамагың тукмы, студент?

Иртәдән бирле укыган студентка нибары тамак ялгап алу гына кирәк. Шуңа күрә төшке аш вакытында ашханә, кафе, буфетларга озын чират сузыла. Уку йортына якын урнашкан кафелар өчен бу бигрәк тә яхшы керем.

«Түбәтәй» тиз туклану кафесы нәкъ менә студентлар бәхетенә ачылгандыр.

Университет урамында урнашуы да юкка түгелдер. Моңа кадәр бу урында «Рита в ритме» кафесы урнашкан иде. Аның кинәт кенә «юкка чыгуын» бик күпләр авыр кичерде. «Борчылмагыз, бу урында “Түбәтәй” кафесы булачак!» - дигәч, тынычлана төштеләр. Беренчедән,  әлеге кафеда милли, хәләл ризык белән сөендерәләр. Тагын бер өстен ягы - намаз укый торган бүлмә дә бар. Ә иң мөһиме - кафеда татар мөхите булдырылган. Без аны татар көйләре аша сизәбез.

Яңа «Түбәтәй» калганнардан ни белән аерылыр? Бу сорауга «Түбәтәй» рестораны директоры Руслан Гыйлметдинов җавап бирде:


- Биредә студент тиз арада кулай бәягә тамак ялгый алачак. Ә аермалы якларга килгәндә, бездә кухня моделе башка төрле, ягъни ризык кеше күз алдында әзерләнәчәк.
Менюга күз салсак, заманча атамалар «телне сындыра». Бигрәк тә Өчпочмак фрэш дигәне истә кала. Рәвеше буенча өчмпочмакны хәтерләтсә дә, тәме шаурмадан ким түгел.

Хәер, хәзерге заманда исем төп рольне уйнамый, иң мөһиме - үзенчәлек, җәлеп итү.
Кафе ачылып, бер көн дә узмады, Университет урамы студентлар белән шыгрым тулды. Һәркайсы ашарга ашкына, ә кемнәрдер кызыксынып кына күзәтә. Урамда җыелып торган яшьләр «Әллә кая барып йөрисе дә юк хәзер!» - дип сөенешәләр.
Студентлар канәгать, кафе да үз эшен шулай дәвам итә. Яшәсен татарның милли кафелары, ризыклары!


Рәфидә Галимҗанова

Фото: Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading