16+

"Тантана" театраль премиясе лауреатлары билгеле

"Тантана" театраль премиясе лауреатлары билгеле булды. Быел ул беренче тапкыр тамашачыларсыз узды. Х тапкыр тапшырылган премиянең күләме дә быел ике тапкыр арткан һәм 100 мең сум тәшкил итә.

"Тантана" театраль премиясе лауреатлары билгеле

"Тантана" театраль премиясе лауреатлары билгеле булды. Быел ул беренче тапкыр тамашачыларсыз узды. Х тапкыр тапшырылган премиянең күләме дә быел ике тапкыр арткан һәм 100 мең сум тәшкил итә.

Җиңүчеләр исә түбәндәгечә :

"Дебют" - Ләйсән Гатауллина, "Сүнгән йолдызлар" (Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры);

"Иң яхшы эпизодик роль" -  Игорь Скиданов, "Дракон" (В. И. Качалов исемендәге театр) ;

"Иң яхшы курчак театры актёры" - "Әлфия" спектаклендә уйнаган Рәмзия Фәйзуллина, Миләүшә Фәйзрахманова, Ләйсән Минәхмәтова, Рузилә Нуриева, Альбина Шәгалиева, Фәнзилә Сабирова, Гөлнур Габдрахманова, Юрий Чуктиев ("Әкият" курчак театры) ;

"Икенче пландагы иң яхшы хатын - кыз роле" - Елена Синицына, «Зимняя сказка для взрослых» (Казан яшь тамашачы театры), Гөлзада Камартдинова "Иран конференциясе" (Буа дәүләт драма театры);

"Икенче пландагы ир-ат роле" - Алмаз Сабирҗанов, "Сүнгән йолдызлар" (Г. Камал театры);

"Музыкаль спектакльдәге иң яхшы роль" - "Корсар" спектаклендә "Медоры" партиясен башкарган Аманда Гомес, "Минем Такташ" спектаклендә Хади роле өчен Артур Исламов ;

"Иң яхшы актёрлар ансамбле" - "Варшавская мелодия" ("Мастеровые" театры )

"Иң яхшы хатын-кыз роле" - Люция Хәмитова "Санаулы кичләр" (Г. Камал театры);

"Иң яхшы ир-ат роле" - Рафик Таһиров," Микулай" (Әлмәт Татар дәүләт драма театры) ;

"Балалар өчен иң яхшы спектакль" -  "Хикмәт әкиятләре" (Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры);

"Намус һәм йөз аклыгы" - Булат Сәләхов (Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры). 

Моннан тыш җырчы Салават Фәтхетдинов үзенең Халыкара театр көнендә Камал театры хезмәткәрләренә бирә торган традицион премиясен быел да тапшырды. Аңа быел театрның мәгълүмати технологияләр бүлеге инженеры Әхмәт Хаҗиев лаек булды. Әлеге премияне алу өчен театрда кимендә 25 ел эшләү шарт. 

"Тантана" — театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлар өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Ул 10 номинациясендә бирелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading