16+

Танылган блогер: “Казан мэрының социаль челтәрдә булмавы – сәеррәк”

Сергей Хахалев тиз арада Илсур Метшинны Вконтакте челтәрендә эшчәнлек башлап җибәрергә чакырды.

Танылган блогер: “Казан мэрының социаль челтәрдә булмавы – сәеррәк”

Сергей Хахалев тиз арада Илсур Метшинны Вконтакте челтәрендә эшчәнлек башлап җибәрергә чакырды.

Хакимият үз чакыруын, көн тәртибен халыка җиткерергә тели икән, социаль челтәрдән читтә булырга тиеш түгел. Казанда узган Tat.Digital 2.0 конференциясе вакытында социаль челтәрдә “Белгород – это интересно” паблигы администраторы, социаль челтәр маркетингы (SMM) буенча танылу алган Сергей Хахалев шундый фикер җиткерде.

Без өченче ел Россиянең 12 төбәгендә хакимиятнең халык белән интернетта диалогы ничек баруын күзәтәбез, диде ул чыгышында һәм “Түрәләр өчен социаль челтәрләр. Куллану инструкциясе” темасына тәфсилле әңгәмә корды.

–  Бирегә килгәнче республика буенча социаль челтәргә берникадәр күзәтү ясадым. Һәм Казанда үсеш күзәтелүен, идарә тармакларында социаль челтәрләрнең яхшы оештырылган булуын аңладым, – дип сөйләде азактан  Сергей Хахалев “ШК” хәбәрчесенә.  – Шәһәр мэры белән генә проблема бар – ул социаль челтәрдә күренми. Мин аны тиз арада әлеге кимчелекне бетерегә һәм Вконтактеда үз эшчәнлеген башлап җибәрергә чакырам.

Сергей Хахалев фикеренчә, бүген халык социаль челтәрдән актив файдалана һәм анда әти-әниең, туганнарың рәтендә шәһәр башлыгының, башка түрәләрнең булуы аларда ышаныч арттыра.

– Сүз бит аерым сорау һәм мәсьәләләрнең хәл ителүе турында бара, – ди блогер. – Социаль челтәрдә – аның халкы, җирле гражданнар. Димәк түрәнең социаль челтәргә килүе аны халыкка якынайта. Социаль челтәрләр күпчелек Казан халкын колачлый һәм мэрның анда булмавы сәеррәк.

Сергей Хахалев социаль челтәрдә халыкның тискәре фикерләр калдыруына тыныч карарга кирәк. Моннан берничә ел элек түрәләргә социаль челтәрдә булу кушылса, бүген вазгыять инде башкачарак – алар тискәре фикерләргә җавап бирергә тиеш.

– Әйтик, ишегалдында асфальтның җимерелүе турында яздылар, ди. Аңа инде: “Безнең шәһәрдә юл ремонты фәләненче елларга кадәр хәл итеп бетеләчәк”,  – дип җавап калдыру дөрес түгел. Социаль челтәр аша кеше тәгаен соравына җавап эзли һәм мәсьәләнең хәл ителүен тели. Тискәре комментарий калдыруның сәбәбе тәгаен – ул аңа күпчелекнең лайк куюын һәм мәсьәләнең хәл ителүен күрә, – ди блогер. – Тискәре фикергә тыныч карарга кирәк. Мисалга телевизор сатып алу очрагын китерәм: ул яхшы күрсәтсә, берәү дә “Яндекс Маркет”ка кереп, яхшы фикер калдырырга ашыкмый. Ә инде телевизор начар булып чыкса, анда да яза, чат саен дусларына да сөйли. Түрәләрнең социаль челтәрдә булуы – ике як өчен дә яхшы эш коралы.

Фото: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading