16+

Танылган Казан эшмәкәре сукбайлар приютында яшәүче кыздан принцесса ясаган

Золушкадан принцессага әверелү тарихы. Әлеге видеоны ютуб каналыннан бер көн эчендә 43 меңнән артык кеше караган.

Танылган Казан эшмәкәре сукбайлар приютында яшәүче кыздан принцесса ясаган

Золушкадан принцессага әверелү тарихы. Әлеге видеоны ютуб каналыннан бер көн эчендә 43 меңнән артык кеше караган.

«Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нең сукбайлар приютында яшәүче Даша исемле кызга, 8 март уңаеннан, Автосеть.РФ автомобильләр компаниясе хуҗасы Руслан Абдулнасыйров зур бүләк ясаган. Матурлык салонына алып барып, аңа прическа, маникюр ясатып, бизәндереп, брендлы киемнәр кибетеннән яңа киемнәр алып кидереп, кызны танымаслык итеп үзгәртте.  

28 яшьлек Дарья “Приют”та өченче елын яши. Клининг компаниясендә эшли. “Приют”ка килеп эләккәнче, колониядә утырып чыккан. Әти-әнисен мыскыл иткәннәре өчен ул аларны яклап сугыша һәм РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе буенча («Күрә торып кеше сәламәтлегенә зыян салу») ике ел ярымга хөкем ителә. Ике ел утыргач, гариза яза һәм аны ярты елга төзәтү эшләре белән иртәрәк чыгаралар. Ике ай урамда яши, аннары “Приют”ка килә. Монда аңа эш табалар, яшәргә урын бирәләр.

Дарьяга 21 яшь булганда, әти-әнисе юл һәлакәтенә очрап үлгән. Аның ике апасы бар. 7 яшьлек кызын бер апасы тәрбияли. Уртак фатирларында гаиләсе белән олы апасы яши, әмма аны өйгә кертмиләр, бертуган апасы, колониядән чыккан кеше монда яшәмәячәк, дигән. Дарья юристлар ярдәмендә документларын тәртипкә китереп, фатирда үзенең дә почмагы булуын раслап, кызы белән тыныч кына җылы рәхәт өендә яшисе килә. Әлегә бу мөмкин генә түгел.   
Руслан Абдулнасыйров кызга бәйрәм кәефе бүләк итеп, могҗизаларның чынлап та булганына ышандырды. Аның сүзләренчә, принцессага әверелдерү өчен нибары 300 мең сум акча тотылган. Минем өчен бәхетле мизгелләр бүләк итү күпкә рәхәтрәк. Мин бүген Дарьядан да бәхетлерәк, ди ул.  

Эшмәкәрнең ассистенты Ландыш Шәрифуллина безгә Руслан Абдулнасыйровның приютка һәрвакыт ярдәм итеп торуын, анда яшәүчеләр турында видеолар төшереп, социаль челтәрләргә таратуларын сөйләде. Шул рәвешле кешеләрне аларның проблемаларына битараф калмаска өндибез, диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аның хәлен тук белми. 300 меңне матурлык салонында чыгарып ташлаган чы, яшәрлек почмакка тотса, яхшырак булыр иде

    Мөһим

    loading