16+

«Тараканнар барлыкка килүдә йортта яшәүчеләр үзләре гаепле»

Телеграмм-каналда Казанның Гарифҗанов урамы, 38 нче йортның подъезд алдына тараканнар ияләшкән, дигән хәбәр чыкты.

«Тараканнар барлыкка килүдә йортта яшәүчеләр үзләре гаепле»

Телеграмм-каналда Казанның Гарифҗанов урамы, 38 нче йортның подъезд алдына тараканнар ияләшкән, дигән хәбәр чыкты.

Имештер, моны шул йортта яшәүчеләр хәбәр иткән. Фотосурәт тә куелган. Тараканнар подъезд тирәсен уратып алганга, кешеләр өйләренә дә керә алмый, аларның башларына һәм киемнәренә очып төшәләр, дип тә язылган. Хәбәрнең дөресме-юкмы булуын ачыклар өчен, без шул йортка киттек.

38 нче йортның беренче катында яшәүчеләр бу хәбәрне бездән беренче генә ишетте. Йортыбыз бик чиста, капиталь ремонт ясалды, мондый хәлне күргәнебез юк, диделәр. Аларның сүзен шушы йортка хезмәт күрсәтүче хат ташучы да җөпләде. Бөтен йортның подъездларын да карап чыктык. Тараканнар беркая да юк. Йорт алдында сөйләшкән кешеләребез тараканнарның булмавын беравыздан әйтте. Йортның дивары да, болдыр алды да, идәне дә, асфальты да фотодагы сурәткә туры килми. 38 нче йорт кына түгел, 38 нче а, 38 нче б йортларын да карап чыктык. Йортлар арасында әрле-бирле йөргәндә, ике йорт арасындагы җылылык камерасына тап булдык. Фотода шул сурәтләнгән икән.

Ул да түгел, безнең янга ике кеше килеп туктады. Фотога төшерүебезне күргәч, кем булуыбыз белән кызыксындылар. Үзләре "Уют-сервис” идарәче компания хезмәткәрләре булып чыкты. Алар да шул фотодагы хәлнең дөресме-юкмы икәнлеген тикшерергә чыкканнар. Баш инженерның урынбасары Руслан Насыйров әйтүенчә, җылылык камерасы өчен алар җавап бирми.

– Без йортлар һәм алар янындагы участок өчен генә җаваплы. Йортларны аена бер тапкыр тараканнарга, тычканнарга каршы препаратлар белән эшкәртәбез. Аның өчен махсус подряд оешмага мөрәҗәгать итәбез. Тараканнар булса, йортларда яшәүчеләр безгә хәбәр иткән булыр иде, бернинди дә шикаять булмады. Бу фото көз көне яки яз көне төшерелгән булырга тиеш. Ул вакытта Роспотребнадзор карап йөргән дип ишеттек. Алар аны "Казэнерго"га җибәргән булырга тиеш. Җылылык камерасы аларга карый, – диде ул безгә.


Айдар исемле инженер әйтүенчә, тараканнар барлыкка килүдә йортта яшәүчеләр үзләре дә гаепле.
– Күгәрченнәрне ашатабыз дип, кәстрүл белән әчегән ашларын алып чыгып сибәләр. Алар үзләре үк санитария шартларын бозалар, – ди ул.
“Казэнерго” компаниясендә исә безгә әлеге йорт тирәсенең аларга каравын, әмма тараканнар турында беренче тапкыр ишетүләрен, әлеге уңайдан шикаять буламавын әйттеләр.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X